Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
Телефон: | |
E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 59 учащихся |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости Такталачукской ООШ
«Һөнәри дебют»/ "Профдебют"
Опубликовано: 16.03.2024Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - «Һөнәри дебют» старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша.
Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!"
Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде.
Бәйгенең нигезләмәсе буенча, укучылар алдан әзерләп килеп проект эшләре яклады, шулай ук практик биремнәрне үтәде. Шунысы сөендерә, егет -кызлар арасында чын-чынлап һөнәргә гашыйклар күп. Киләчәктә алар районыбызның лаеклы киләчәге булыр дигән матур ышанычта калабыз.
К списку новостей