• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 59 учащихся
У нас учат: 15 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Якташ шагыйрә Лилия Гыйбадуллина иҗатына багышланган шигъри кичә/ Поэты и редколлегия газеты "Көмеш кыңгырау" и журнала "Мәйдан" у нас в гостях

Опубликовано: 12.04.2022

Актанышның Такталачык җирлеге җитәкчелеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, мәктәбебез укучылары, мөгаллимнәр авылдашлары Лилия Гыйбадуллинаны, аның иҗатташ дусларын, хезмәттәшләрен кунакка алды. 11 нче апрель көнне авыл мәдәният йортында бик матур иҗат кичәсе - «Талантларга бай син, Туган җирем!» дип исемләнгән бәйрәм узды.

Лилия Гыйбадуллина Такталачыктан әллә ни ерак булмаган Әҗмәт авылыныкы. Сеңелләре белән яшьтән үк хезмәт сөеп, авыл тормышында сыналып, чыныгып үскән кызның күңеле бик нечкә, әмма рухы көчле. Бу аның шигырьләрендә дә чагыла.

«Районыбызның иҗатчылары миңа көч биреп, «Лилия, сиңа язарга кирәк» дип үсендереп тордылар, шигырьләрем башта район газетасында, аннан соң республика матбугатында басылды. Бу миндә үз-үземә ышаныч уятты. Мәктәптә олимпиадаларга әзерләнгәндә бик күп китаплар укыдым, әсәрләрне анализлаганда укучы тормышны, үзен анализлый. Минем өчен китап - хәзерге тренинглар, психологик консультацияләр булган икән. Шулай итеп мине китап тәрбияләде дип әйтә алам», – дип сөйләде.

«Хәзерге көндә Чаллыда яшим, «Мәйдан» журналында эшлим. Аңа кадәр «Көмеш кыңгырау» газетасында хезмәт куйдым. Укучылар, укытучыларыгыз нинди генә бәйгегә катнашырга кушса да, кире какмагыз, тырышыгыз, бәйгеләр, сезне үстерә», -  дип, кичә башында ук нәни дусларына киңәшләрен бирде язучы, шагыйрә авылдаш апалары.

Әлеге кичә Лилиянең генә түгел, барча әдәбият-сәнгать әһелләре өчен рухи азык бирүче, тәрбияви, мәгънәви, фикер алышу мәйданы булды. Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров яшь әдибәнең туган авылы, туган төбәге өчен җан атып яшәве өчен рәхмәт әйтеп, шулай ук чәчәк гөлләмәсе тапшырды. Лилиянең туган ягында төшерелгән фотосына шигырьләр язылган сурәт-картинаны барлык кунакларга истәлеккә бүләк итте.

Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

11 апреля состоялся творческий вечер, посвященный нашей землячке, поэту, писателю Л.Ф.Гибадуллиной. В мероприятии приняли участие коллеги по творчеству – поэты, писатели, а также редколлегия газеты "Көмеш кыңгырау", журнала "Мәйдан". В зале собрались родственники, односельчане, друзья, почитатели творчества поэта.



К списку новостей