• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 59 учащихся
У нас учат: 15 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

"Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә/Пушкинская карта

Опубликовано: 20.09.2021

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керде. Бу программаны туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде. Ул 14-22 яшьлек россиялеләргә юнәлдерелгән. Татарстанда шул яшь аралыгындагы 331 меңнән артык кеше исәпләнә.

Билгеле булганча, 2019 елда Татарстанда “Укучы өчен мәдәният” программасы эшли башлады. Ул чорда республика мәктәпләрендә 400 меңнән артык укучы саналган һәм шуларның 80 меңнән артыгы бу программада катнашкан. Укучыларга мәдәни көндәлек тапшырыла һәм ел дәвамында алар нинди тамаша каравын билгеләп бара. Ел азагында активларга бүләкләр тапшырыла.

“Пушкин картасы”н шуның дәвамы итеп тә кабул итәргә буладыр. Бу программада Россиянең барлык төбәкләрендәге мәдәни учреждениеләр катнаша. Географик яктан чикләүләр юк. Әмма учреждениеләр ягыннан карасак, аларның бөтенесе дә программага кертелмәгән. Татарстанда, мисалга, 68 мәдәни оешмага билетны яңа төр карта белән алырга мөмкин булачак. Бу исемлекне махсус комиссия төзи. Сүз уңаеннан, программада шәхси мәдәни оешмалар да катнаша, тик алар арасында шоу-бизнеска кагылганнары юк.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итүенчә, “Пушкин кара”сын “Дәүләт порталы” сайтында рәсмиләштерергә була. Әлегә карта виртуаль итеп кенә эшләнелгән, әмма киләчәктә аның пластик варианты да булачак. Пластик вариант әлегә тәгаенләнеп бетмәгән. Аны бәлки, җанатарлар картасы кебек ясарлар. Ягъни карта хуҗасының фотосурәтен төшереп. Шунысы мәгълүм, һәр карта да ияле итеп эшләнелә. Билетны да кеше үзенә генә сатып алырга хокуклы. Мисалга, Гали Вәлиев концертка берәрсен алып барасы килеп, ике билет ала икән, бу очракта ике урында да аның үзенә генә утырырга туры киләчәк. Чөнки билетлар да исемле итеп сатыла һәм аларны бик ныклап тикшерәчәкләр, дип аңлатты министр. Билетларны шулай ук “Дәүләт порталы” аша сатып алырга мөмкин булачак.

Әгәр дә кешегә 1 сентябрь көнне 22 яшь тула икән, ул чагында карта алу мөмкинлеге булмаячак.

Быел картага 3 мең сум акча күчереләчәк. Ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш, чөнки калган сумма икенче елга күчми. Ә 1 гыйнвардан картага 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә.

Шәһәр җирендә мәдәни чаралар, учреждениеләр белән проблема күренми. Ә менә авылларда, районнарда туган якны өйрәнү музейлары, мәдәният йортларыннан тыш әллә ни сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Бу мәсьәләне чишүнең ике юлы бар, ди Ирада Әюпова. Укучылар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә йөри алачак. Кайбер очракларда труппалар авылларга, районнарга барып чыгыш ясаячак.

C 1 сентября 2021 года в стране начнет работать новый инструмент борьбы с бескультурьем и необразованностью — Пушкинская карта для молодежи. Речь идет о специальных картах — находящиеся на них деньги можно будет потратить только на культурные мероприятия. 30 августа 2021 года в Государственном музее изобразительных искусств имени Пушкина состоялась презентация проекта Пушкинская карта.

«Мы уже несколько месяцев обсуждаем это с правительством и хотим назвать этот инструмент «Пушкинская карта», — сказал Владимир Путин, выступая 30 июня на «Прямой линии с президентом». — Имеется в виду предоставить возможность и финансовые средства — небольшие, скромные, тем не менее существенные — для того, чтобы решать эту задачу».

1. Что такое Пушкинская карта

Пушкинская карта — проект, направленный на то, что бы молодежь нашей страны могла за счет государства посещать различные культурные мероприятия.

Те молодые люди, у которых будет Пушкинская карта, смогут оплачивать с нее посещение различных культурных мероприятий. Это могут быть походы на экскурсию, на концерт, в театр.

2. Как и кому можно оформить Пушкинскую карту

Пушкинская карта предназначена для молодых людей в возрасте от 14 до 22 лет включительно. В 2021 году возраст будут определять на 1 сентября. Кому на этот день уже исполнится 14 лет, но еще не будет 23 — те смогут получить карту.



К списку новостей