• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Батырлык дәресе/Урок Мужества. Ленинградская блокада

Опубликовано: 29.01.2021

      Россия күләмендә 27 январь көнне, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, "Батырлык дәрес"ләре узды. 

       1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен  бу үлем исе аңкып торган  иң авыр  872 көн була.  Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә  2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып  кереп калды.
          Камалышның беренче көннәреннән үк  фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен  азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның  2 сентябреннән  азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр:   эшләүчеләр -  350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар.  Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
            Камалыштагы шәһәрне коткару өчен  азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша  озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн  файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен  геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.

27 января был проведен Всероссийский "Урок Мужества. Ленинградская блокада".



К списку новостей