• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

2013 ел республикабызда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы.

Опубликовано: 02.03.2013


2013 ел республикабызда экологик культура  һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Табигать, аңа китерелгән зыян, табигать ресурсларының елдан-ел кимүе кебек проблемалар бүгенге көндә бик актуаль.

Мин авыл кызы. Өебез урман янында урнашкан. Без кечкенәдән табигать кочагында уйнап үстек, аның барлык матурлыгын күрдек, саф һавасын суладык, ләкин кешеләрнең табигатькә булган салкын карашына да шаһит булдык. Шул өебез янында урнашкан урманны чын мәгънәсендә чүплек оясы дип әйтеп була. Анда күпме генә кәгазь, целлофан пакетлар, шешәләр юк. Кызганычка каршы, бу чүп-чар еллар буе урманның агачлары, хәтфә үләннәре арасында аунап ята. Кечкенә чагымда мине: “Нишләп алар бер дә череми? Ничек ясаганнар микән аларны?”- кебек күптөрле сораулар борчый иде. Үсә төшкәч мин барысына да әкренләп төшендем. Бигрәк тә химия дигән катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч һәм кызыклы фән миңа бик күпне аңларга, үземне борчыган күптөрле сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирде. Без бу фәннең серләренә 8 сыйныфтан бирле төшенәбез. Укытучыбыз Исламова Зөлфия апа безнең күңелләрдә химиягә карата кызыксыну уятты.

11 – 17 февральләрдә мәктәбебездә химия атналыгы булып узды. Минем беренче чиратта шуның турында язасым килә. Чөнки бу атналык миңа бик ошады. Химия фәненә багышланган газеталар чыгару, презентацияләр ясау, ярышлар һ.б. чаралар үткәрелде. Шәхсән мин үзем “Үз уеным” дигән ярышта катнаштым. Без, кызлар һәм егетләр командасы, ярыштык, химиядән булган белемнәребезне күрсәттек, үз-үзебезне сынадык. Нәтиҗәдә, кызлар командасы җиңүгә иреште. Шулай ук мин “Көнкүрештә химия” дигән темага презентация ясадым. Көнкүрештә химия киң кулланылышта. Ул хәтта ашаган ризыгыбызда да бар. Бу презентациямдә мин химиянең кеше тормышындагы әһәмиятен һәм безгә китергән зыянын чагылдырдым.

Химия атналыгы бик күңелле узды. Без һәрберебез дә анда актив катнаштык. Бу күңелле чараларны үткәргәне өчен без укытучыбыз Зөлфия апага бик рәхмәтле.

Химия бүгенге көндә бик актуаль фән. Бу фән белән үз язмышын бәйләгән кешеләр һәр яклап ота дип уйлыйм мин. Чөнки бөтен тормышыбыз химия белән тыгыз бәйләнгән . Кем белә, бәлки әле мин дә үз язмышымны аның белән бәйләрмен дә, табигатебезне зарарлаган әйберләрнең зыянын киметергә тырышырмын, табигатьне саклауга зур өлешемне кертермен. Мин булмасам, бу хыялларны тормышка ашыручы башка берәү дә һичшиксез табылыр. Чөнки химия-кызыклы, актуаль киләчәк фәне.

                            Акрамова Алсу 10 класс



К списку новостей