• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Татар теле - туган телебез

Опубликовано: 05.03.2013


Татар теле - туган телебез

     И минем җандай кадерле, и минем газиз телем. Гасырларны кичеп бугенге көнгә кадәр килеп җиткән тере телем. Халкымның йөзе аклыгы, кечкенәдән үк челтер-челтер чишмә тавышы кебек колагымда чеңләгән әбием, әнием сөйләгән әкиятләр, бишек җырлары белән күңелемә сеңгән назлы, йомшак, якын тел бит син. Тукайлар, Мусалар, Такташлар үстергән тел. Үсә – үсә синең камиллегенә мин ныграк ышанам. Бөек тырыш халкым яшәсә, телемдә яшәр.

    Күпне күргән, авырлыкны иңнәренә күтәреп килгән батыр телем, безнең өчен гәүһәр мирас бит син. Шуңа да без сине якларга, сакларга, үстерергә тиешбез.

  Быел халыкара туган тел көнен мина Казанда каршыларга туры килде. Мин анда Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институтында  “Лингвокультурология: проблемалар, перспективалар” дүртенче Бөтенрәсәй фәнни гамәли конференциясендә чыгыш ясадым. Мин анда Айгөл Әхмәтгалиеваның “Әрем балы”  хикәясендә чагыштырулар дигән темага эзләнү эшемне тәкъдим иттем. Уңышлы гына чыгыш ясап, иң яхшы чыгыш өчен мактау грамотасы  һәм истәлекле буләк тапшырдылар. Конференциягә Рәсәйнең төрле почмакларыннан  укучылар, студентлар җыелган иде: Удмуртиядән, Пермь, Самара өлкәсеннән, Пенза шәһәреннән чыгыш ясаучылар булу татар халкының чынлап та бөтен Рәсәй буйлап таралуын күрсәтә. Без Актаныш районыннан биш укучы һәм бер студент бардык. Алтыбыз алты секциядә чыгыш ясады. Бу безнең лингвокультурологияны төрле яклап ачуыбызны күрсәтә.

    Еш кына татар теле Актаныш районы җирлегендә генә кирәк, аннан китү белән кирәкми, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу ялгыш фикер, шушы конференциядә катнашу бу фикернең ялгыш икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Мин туган телемнең бөеклегенә сокланып, тел белән камил куллануыбызга горурланып кайттым.

    Шундый олы аудиторияләрдә олугъ галимнәр алдында чыгыш ясауга ирешеуемә эти-эниемэ фәнни җитәкчем-татар теле һәм әдәбияты укытучым  Әлфия Гавис кызына һәм баруны тәэмин итүче гимназия-интернат дирекциясенә рәмәтем чиксез.

  Шаемова Алинә Илһам кызы Такталачык урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы.



К списку новостей