• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Яңа уку елын башладык/ Новый учебный год

Опубликовано: 01.09.2019

 Мәктәбебездә быелгы кыңгырау чыңын 77 укучы ишетте. Аларның җидесе Белем көне уңаеннан оештырылган тантанада тәүге тапкыр катнашып, бүгеннән “укучы” дигән яңа статуска ия булды. Быелгы беренчеләрне үз канаты астына Ралена Ринат кызы Имамова кабул итеп алды. Мәктәп балаларга белем  һәр тәрбия бирәчәк педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу уку елында 15 укытучы хезмәт куя. Җирлек җитәкчелеге катнашкан бәйрәм чарасында мәктәп директоры  Алмаз Хаҗиев башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Шәемовага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шул рәвешле Такталачык мәктәбендә уку елының тәүге көне тынгысыз хезмәтнең матур нәтиҗәләрен барлаудан башланды. Күркәм традициягә тугры калып, быел да педагогик составны һәм укучыларны бәйрәм белән котларга җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов,   авыл имамы Шәфик Хәбибуллин, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб  Ленар Минхуҗиннар килгән иде. Алар укучыларга яңа уку елында уңышлар теләп, беренче сыйныфка аяк басучы нәниләргә бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларның берничә авыл җирлегеннән килеп укулары белән үзенчәлекле. Быел биредә 4 җирлекнең сигез авылыннан (Мәсәде, Бурсык, Чалманарат, Гәрәй, Такталачык, Әҗмәт, Түмерҗә, Уразай) балалар белем ала. “Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Фәрих улы быел да белем бирү йортын акчалата сертификат белән сөендерде. Ул укытучылар составына, укучыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен дә җиткерде. Рафис Миңнеханов хуҗалык белән мәктәпнең шактый еллар аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен билгеләп үтеп, киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвамлы булачагына ышандырды. Бәйрәм җыр-моң белән сугарылган бик тә җылы атмосферада үтте. Чарага лаеклы ялдагы укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм, әлбәттә, әти-әниләр  дә чакырулы иде. Белем бәйрәмен Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе зур әзерлек белән каршы алды. Укучыларны сәламләгән кыңгырау моңы да алар өчен бик тансык иде. Җәй буе күрми торган укытучы абый-апаларны балалар чәчәк гөлләмәләренә күмде – шул рәвешле  укучылар укытучыарына хөрмәт билгесе күрсәтте.

Мәгълүмат  Актаныш-информ сайтыннан алынды. Фотоларны  түбәндәге ссылка аша кереп карарга мөмкин: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/kygyrau-chyy-balachak-yry-taktalachyk-mktbend-77-ukuchy-belem-knen-karshylady-fotomizgellr



К списку новостей