• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы

Опубликовано: 08.01.2019

Яңа ел яллары чорында Актанышта старт алган спартакиаданың эстафетасын 5 гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләре кабул итеп алды.Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында оештырылучы әлеге чарада педагоглар командасы 200дән артык спортсөярне чаңгы юлына бастырды, мөгаллимнәр өстәл теннисы, бадминтон, йөзү буенча осталыкларын сынады. 
Укытучылар катнашында оештырылган кышкы спорт чараларында буран чыгу да үзенә күрә бер традициягә кереп китте кебек. Әмма гомерләрен балаларга аң-белем бирүгә юнәлткән әлеге хезмәт ияләрен табигатьнең көйсезлекләре куркытмый булып чыкты. Бүген “Бүләк” чаңгы базасында старт алган ярышларга һәр мәктәптән команда тәкъдим ителү  моның ачык мисалы иде. Актанышның педагогик кадрларын район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова сәламләде. Ул һәр катнашучыга уңышлы чыгыш һәм матур нәтиҗәләр теләде. Районның баш педагогы Нәфисә Рим кызы да мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп, бүгенге спартакиаданы бердәм спорт бәйрәменә әверелдерергә чакырды. 

“Бүләк” базасында чаңгы шуганнан соң мәгариф хезмәткәрләре “Дулкын” бассейнын колачлап йөзде, универсаль спорт комплексында өстәл теннисы һәм бадминтон уйнады. Спартакиада шартлары буенча, һәр хезмәткәр ике төр ярышта катнашырга тиеш булса, аның мәҗбүри төре чаңгы иде. Нәтиҗәләр дә педагоглар арасында һәр спорт төре буенча аерым чыгарылды, призлы урыннар билгеләнде.  Мәктәп командалары арасында да җиңүчеләр аерым билгеләнде. 



К списку новостей