• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Г.Афзал - гамь һәм моң иясе

Опубликовано: 19.12.2018

Җирле хакимият һәм Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенең быелгы иясе аталды. 2011 елдан Актаныш районы үзенең якташы, күренекле шагыйрь Гамил Афзал исемендәге әдәбия премия булдырган иде. Аңа ел саен юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен, яхшы дип табылган матур әдәбият әсәре авторы ия була.  Аның беренче иясе итеп Туфан ага Миңнуллин аталды. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салиховлар  ия булды. Быел исә әлеге премиянең тапшырылу тантанасы Гамил Афзал үзе туып-үскән Такталачык авылында оештырылу белән тарих битләрендә үз урынын алачак. Сигезенче премия иясенең исеме бүген Такталачыкның җәмәгать үзәгендә аталды.  Мәртәбәле бүләккә язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) лаек булды. Дамир Минсәгыйр улы әлеге премияне  Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кулыннан кабул итеп алды. Бәйрәм чарасында дәрәҗәле Казан кунаклары, шагыйрьләр, язучылар катнашты. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да әлеге тантананың кунаклары иде. 



К списку новостей