• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Тату сыйныф серләре

Опубликовано: 22.11.2018

 

Бүген, 22 ноябрь көнне, район мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район этабы узды. Беренче урын алу өчен ярышның кызу булачагы коридордан ук аңлашыла иде инде. Биредә укытучылар, әти-әниләр, укучылар жюри карамагына тәкъдим ителгән күргәзмә тирәсендә кайнашалар. Әлеге күргәзмәдә - укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы  мактау кәгазьләре, фотолар, стена газеталары, плакатлар, иҗади проектлар   һәм тагын әллә ниләр урын алган иде. 

 

 

 

Республика күләмендә өченче ел рәттән оештырылучы бәйгенең район этабында бүген 24 мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкилләре катнашты. Әти-әниләр комитеты мәктәпнең, сыйныф җитәкчесенең уң кулы дияргә кирәк.
Кайсы гына өлкәне алып карасак та, аларның берсе генә дә ата-аналар комитеты катнашыннан башка узмый. 

 

 

 

Мәктәп һәм ата-аналарның тыгыз элемтәдә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешүенең тагын бер сәбәбе, ул да булса, әти-әниләрнең бәйрәмнәрдә генә түгел, дәресләр вакытында да укучыларның үз-үзләрен тотышы, дәрес барышы белән даими танышып барулары. Бу алым укучыларда үзтәнкыйть дигән бик мөһим сыйфат тәрбияли. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алабыз, сыйныфта иң шук яисә тыңлаусыз бала да, әти-әниләр дәрестә кунак булып киткәннән соң иң тәртипле укучыга әверелә. Бу һич кенә дә куркыту алымы түгел, ә бары тик үзенең эш-гамәлләренә шәхсән үзенә нәтиҗә ясарга ирек бирү дигән сүз.

 

 

 


           Кыскасы, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.

 

 

 

 

         «Тату сыйныф серләре» бәйгесенә безнең мәктәпнең 5 нче класс укучылары һәм ата-аналары катнашты. Ата-аналарның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, якланды. Шулай ук визит карточкасы, проект эше тәкъдим ителде.



К списку новостей