Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
«Россия бөркетләре» сафына кабул итү/ Посвящение в "Орлята России" 14.11.2024

Бүген мәктәптәбебездә беренче сыйныф укучыларының «Россия бөркетләре» сафларына керүенә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Беренче сыйныф укучылары “Россия бөркетләренең” зур гаиләсенең бер өлеше булдылар.Чара барышында балалар «Бөркет» кануннары белән таныштылар, «Россия бөркете» гимнын җырладылар, укытучы апаларыннан теләкләр алдылар һәм үз илебезне яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр башкарырга, үз сүзебезгә тугры булырга, дуслыкның кадерен белергә, якыннарыбыз турында кайгыртырга һәм намус белән эш итәргә вәгъдә биреп ант иттеләр.
Сегодня в нашей школе состоялось праздничное мероприятие, посвященное вступлению первоклассников в ряды «Орлята России». Первоклассники стали частью большой семьи “Орлята России”. В ходе мероприятия дети познакомились с законами «Орлят», спели гимн «Орлята России», получили пожелания от учительниц и дали клятву любить свою страну, усердно учиться, делать добрые дела, быть верными своему слову, ценить дружбу, заботиться о близких и действовать честно.
-
Бүләкләү/Награждение 11.11.2024

"КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы кысаларында Актаныш районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында баскетбол буенча район ярышында III урын яулаган егетләребезне бүләкләдек.
В рамках школьной баскетбольной лиги" КЭС-БАСКЕТ " состоялось награждение ребят, занявших III место в районном соревновании по баскетболу среди учащихся общеобразовательных организаций Актанышского района.
-
Бүләкләү/Награждение 11.11.2024

Бүген атналык линейкада гомуми белем бирү оешмаларында «Укучы әни ‒ укучы ил» Республика конкурсының мунципаль этабында, үз баласы өчен "Әни тарафыннан язылган иң яхшы әсәр" номинациясендә җиңү яулаган Гайсина Лилия Фәнил кызы бүләкләнде.
Сегодня на еженедельной линейке была награждена Гайсина Лилия Фанилевна ‒ победительница муниципального этапа республиканского конкурса « Читающая мама ‒ читающая страна » в номинации "Лучшее произведение, написанное мамой" для своего ребенка.
-
Уку атнасы башланды/ Начало учебной недели 11.11.2024

Безнең мәктәптә яңа уку атнасы гадәттәгечә әләм күтәрүдән һәм гимн башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен күтәрү хокукы ОБЗР фәненнән олимпиаданың муниципаль этабы призёры Мингазова Алинәгә һәм "Татарча диктант" акциясендә иң яхшы диктант язучы Шәемова Илсөягә бирелде.
Новая учебная неделя в нашей школе традиционно началась с поднятия флага и исполнения гимна. Почетное право поднять Государственные флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено призеру по олимпиаде ОБЗР муниципального этапа Мингазовой Алине и Шаемовой Ильсие ,за самый лучший диктант, которые писали в рамках акции "Татарча диктант".
-
Мөһим әңгәмәләр / Разговоры о важном 11.11.2024

Бүгенге дәреснең темасы: "Синең гомуми эшкә керткән өлешең".Чираттагы дәрестән тыш шөгыль җәмгыятебез һәм тулаем илебез үсешенә һәрберебезнең шәхси өлеш кертү кыйммәтен аңлауның ачык мисалы булды.Дәрес барышында балалар үзләренең һәм башкаларның хезмәтенә сакчыл караш төшенчәсен формалаштырдылар, җәмгыять тормышын яхшыртуга керткән өлешнең мөһимлеген аңладылар, үз гамәлләре һәм карарлары өчен җаваплылык турында сөйләштеләр.Чара барышында балалар авылга, илгә нинди өлеш кертүләре белән уртаклаштылар. Алар әле кайда файдалы була алулары турында уйландылар.
Тема сегодняшнего занятия: «Твой вклад в общее дело».Очередное внеурочное занятие стало ярким примером того, как важно осознавать ценность личного вклада каждого из нас в развитие нашего общества и страны в целом.Во время занятия ребята сформировали понятие бережного отношения к своему и чужому труду, поняли важность вклада в улучшение жизни общества, поговорили об ответственности за свои поступки и решения.В ходе мероприятия ребята поделились тем, какой вклад они уже внесли для села, страны. Поразмышляли, где они могут еще стать полезными.
-
Татарча диктант - 2024 09.11.2024

2024 елның 8-9 ноябрендә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе узды.Акциянең төп максаты - татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Быел «Татарча диктант» акциясе тугызынчы мәртәбә уздырыла. Безнең мәктәп укучылары, укытучылары да бу акциягә бик теләп кушылдылар.
С 8 по 9 ноября 2024 года прошел Всемирная образовательная акция «Татарский диктант». Основная цель акции – привлечение внимания к татарскому языку и культуре, объединение татар, проживающих по всему миру, предоставление возможности проверить знание языка, расширить круг пользователей литературного татарского языка и привить любовь к татарскому языку. В этом году акция «Татарский диктант» проводится в девятый раз. Наши школьники, учителя с удовольствием присоединились к этой акции.
-
Иртәнге фильтр /Утренний фильтр 08.11.2024

Иртәнге фильтр барлык белем бирү учреждениеләренең мәҗбүри эш шарты булып тора. Безнең мәктәптә көн саен иртәнге фильтрлар үткәрү - Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән медицина-профилактика чараларын гамәлгә ашыруның мәҗбүри шарты. Иртәнге тикшерү һәм термометрия укучылар, укытучылар, эшчеләр һәм мәктәп кунаклары өчен үткәрелә. Термометрияне контактсыз термометр белән үткәрәләр.
Утренний фильтр является обязательным условием работы всех образовательных учреждений. Ежедневное проведение утренних фильтров в нашей школе - обязательное условие реализации медико-профилактических мероприятий, рекомендованных Роспотребнадзором. Утренний осмотр и термометрия проводятся для учащихся, учителей, рабочих и гостей школы. Термометрию проводят бесконтактным термометром.
-
Атналык линейка 07.11.2024

Көзге каникуллардан соң икенче уку чиреген башладык. Яңа көчләр, яңа омтылышлар, яңа максатлар белән ныклап, белем алырга тотындык. Мәктәп директоры, А.С.Хазиев ,укучыларга сәламәтлек, сабырлык, күңелләренең күтәренке рух белән тулып, яңадан-яңа үрләр, яхшы билгеләр яуларга насыйп булуын теләде. Икенче уку чиреге бары уңышлар гына алып килсен! Хәерле сәгатьтә!
После осенних каникул мы начали вторую учебную четверть. С новыми силами, новыми устремлениями, новыми целями мы стали крепнуть, учиться. Директор школы А. С. Хазиев пожелал ученикам крепкого здоровья, терпения, новых успехов и хороших оценок. Пусть вторая учебная четверть принесет только успехи! Добрый час!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 07.11.2024

Хөрмәтле Алсу Махиян кызы! Сезне матур бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә һәр туар көнгә куанып саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, куанып яшәргә язсын. Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Алга таба да авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
-
Рус теле атналыгы йомгаклары /Итоги Недели русского языка 07.11.2024

Бүген мәктәбебездә “Рус теле һәм әдәбияты” атналыгына йомгак ясалды. Атналык вакытында үткәрелгән чараларда актив катнашучы укучылар билгеләнде. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар грамота, дипломнар белән бүләкләнде. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Шаемова Альбина Мөбәрәк кызына һәм Нуриева Әлфия Гавис кызына иҗади уңышлар телибез.
Сегодня в нашей школе подведены итоги недели "Русского языка и литературы". Учащиеся, показавшие лучшие результаты, были награждены грамотами и дипломами. Желаем творческих успехов учителям русского языка и литературы Шаемовой Альбине Мубараковне и Нуриевой Альфии Гависовне.










