Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Фәнни - гамәли конференция 03.03.2014

27 февраль көнне башлангыч сыйныф укытучысы З.Н.Сарварова Әлмәт шәһәрендә Р.Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни - гамәли конференциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2014

Язның беренче көне - 1 март көнне, мәктәбебезнең актлар залында 1 класс укучыларының әлифба бәйрәме булды.
-
Шигырь бәйрәме 03.03.2014

27 февраль көнне башлангыч класслар арасында "Туган тел көне"нә багышланган шигырь бәйгесе оештырылды. Урыннар чыгарылды.
-
Ел укытучысы - 2014 01.03.2014

27 февраль көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы 2014 ” бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең мәктәптән физика-информатика укытучысы Радик Ромель улы Гайсин конкурсның финал өлешенә узды һәм “Яшьлек һәм уңыш” номинациясендә җиңү яулады. Аңа алга таба хезмәтендә яңа үрләр һәм уңышлар телибез!
-
Инглиз теленнән олимпиада
01.03.2014
27 февраль көнне беренче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында 6, 7 класс укучылары өчен инглиз теленнән олимпиада уздырылды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Газетдинова Гүзәл 5нче урынга лаек булды, 6 класстан Мухаметова Айзилә шулай ук лаеклы чыгыш ясады.
-
Халыкара телләр көне 28.02.2014

Мәктәбебездә 21 февраль- Халыкара телләр көне билгеләп үтелде. Шушы көнне укучыларыбыз Казан Федераль университетында үткәрелгән “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалары” россиякүләм фәнни- гамәли конференциясендә катнаштылар. Шәемова Алинә (11 сыйныф) -Җиңүче, җитәкчесе Шәемова А.М., Хөрмәтуллина Гөлназ (9 сыйныф)- Җиңүче, җитәкчесе Нуриева Ә.Г., Хаҗиев Айбулат (9 сыйныф)- “Иң яхшы чыгыш ясаучы” исеменә лаек булдылар, җитәкчесе Нуриева Ә.Г.
-
“Шинельсез солдатлар” 28.02.2014

24 февраль көнне хәрби- патриотик айлык кысаларында урта сыйныф укучылары өчен В.Нуруллинның “Шинельсез солдатлар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Конференцияне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы 6 сыйныф укучылары белән берлектә әзерләде.
-
Итог недели, поздравление победителей 24.02.2014

Итог недели, поздравление победителей
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч классларда малайлар арасында күңелле эстафета оештырылды.
-
Гашыйклар көне 21.02.2014

Авыл мәдәният йортында мәктәбебезнең педагог организаторы Г. Валиева гашыйклар көненә багышланган чара уздырды.Мәктәп укучылары һәм авыл яшләре катнашында барган әлеге чара бик мавыктыргыч булды. Үзләре теләгән тәртиптә 5 парны сайлап алып, төрле уеннар уйнатты. Кичә ахырында кечкенә бүләкләр тапшырылды.










