Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Гамил Афзал укулары 19.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Гамил Афзал исемендәге педагогик укуларда ел саен активлык күрсәтә. Быел бу чарага 5 укытучы үзләренең эшләрен тәкъдим итте. 4 укытучы педагогик укуларда катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Мөбәрәк кызы Шәемова- 1нче урынга, математика укытучысы- Алсу Мәхиян кызы Гыйлфанова -өченче урынга, башлангыч класс укытучысы Земфира Нәвис кызы Сәрвәрова дипломга лаек булды. Директор урынбасары Әлфия Гавис кызы Нуриева педагогик укуларда жюри әгъзасы буларак катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы 06.05.2016

Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйрәмгә күптән әзерләнәләр. Рәсемнәр ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бүләкләр әзерлиләр.
-
"Туган як" музеенда 06.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә оешкан "Туган як" музеенда экскурсиядә булдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында мәгълүматләр тупладылар. "Хәтер "китабы белән таныштылар, үзләренең туганнарын эзләделәр. Якты тормыш бүләк иткән ветераннарны без мәңгегә онытмабыз!
-
Элемтәне ныгыту 29.04.2016

Мәктәп белән балалар бакчасы һәм ата-аналар белән элемтәне ныгыту максатыннан Такталачык балалар бакчасында әзерлек һәм зурлар төркеме балалары катнашында рус теле шөгыле күрсәтелде. Соңыннан балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Башлангыч класс укытучысы Исламова А.Ф. "Балаларның мәктәпкә әзерлеге" темасына чыгыш ясады
-
Хартия Земли 28.04.2016

-
БДИ 28.04.2016

26 нчы апрель көнне “Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8 нче класс укучылары математика фәненнән БДИ тапшырып карадылар. Укучылар бланк, җавапларны тутырырга өйрәнделәр, беренче “имтиханнан” соң үзләренә нәтиҗә ясадылар.
-
Г.Тукайның туган көне 28.04.2016

гомуми мәктәбендә.туган елдагыча үтелде залда.багышланган Аннан 1-5 класс балалар шигырьләренә Тукай" композиция. "замандашлары сүз призлы булган Теләнче тәкъдим. теле укытучысы кызы.юбилее эшләргә Чара күмәк рәвештә "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды
-
Техник иҗат фестивале 28.04.2016

-
Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү 22.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәпнең 1-5 нче класс укучылары, сөекле шагыйребезнең сабыйлар өчен язылган "Бәйрәм бүген, "Театр", "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт", "Фатыйма белән сандугач", "Бичара куян","Кошларга" әсәрләреннән үзенчәлекле композиция төзеп, тамашачыга тәкъдим итте.
-
Техник иҗат фестивале 20.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен, район күләмендә үткәреләсе техник иҗат фестиваленә әзерләнү максатыннан, кул эшләре күргәзмәсе һәм рәсем күргәзмәсе оештырыла. Быел бу күргәзмә ата- аналарга тәкъдим ителде.










