Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Уңыш бәйрәме" 15.10.2023 Ни арада җәй үткән Алтын көз килеп җиткән, Җимешләр өлгергәч бакча Бигрәк тә матур икән! Әйе,чыннан да көзнең матурлыгы үз кулларың белән бакчада өлгергән уңышны җыйнап алган да күренә.Уңыш мул булганда гына табыннар түгәрәк,бәйрәмнәр ямьлерәк була шул.Такталачык мәктәп-интернатында ел саен матур бер бәйрәм була.Ул - "Уңыш бәйрәме" Бүген менә шушы бәйрәмне укучы балалар гына түгел,мәктәптә эшләүче барлык абый- апалар да көтеп ала.Чөнки,җир куенына салган кечкенә генә орлыклардан зур-зур яшелчәләр, тәмле - татлы җиләк- җимешләрне җыйнап алганчы бакчада хезмәт куйган һәркемнең никадәр көче куела бит.Бәйрәмне бакча мөдире Гөлчәчәк Флүс кызы Шәйхенурова бакча эшчәнлеге белән таныштырудан башлады. Бәйрәм күңелле мизгелләрга бай булды.Укучыларыбыз берсеннән - берсе уздырып бик тә үзенчәлекле,зәвыклы итеп көзге модалар күрсәттеләр.Ә инде иҗади чыгышлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмнең тагын да күңеллерәк өлеше ахырда булган икән.Мәктәбебез директоры Наилә Хаҗимәрдан кызы Хаҗиева алдынгы укучыларны матур - матур бүләкләр белән бүләкләде.Укучы балаларның һәрберсе дә мулдан тутырылган күчтәнәч капларын алганда шатлыкларының иге- чиге булмады! Бу тәмле бүлакләр өчен мәктәбебезнең даими иганәчеләре булган Бакоян Армен һәм Жанна гаиләсенә рәхмәтларебез чиксез.Аларга сәламәтлек,гаилә иминлеге, киләчәктә уңышлар телибез!

-
2 группа укучылары белән "Янгыннардан сак булыйк" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. 12.10.2023 2 группа укучылары белән "Янгыннардан сак булыйк" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар,янгын вакытында үз-үзеңне ничек тотарга,янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белем һәм күнекмәләрен ныгыттылар. Җитәкчесе:Мурзина Д. Д.

-
КОТЛЫЙБЫЗ!Поздравляем! 05.10.2023 КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Такталачык мәктәп-интернаты тәрбиячесе Сибгатуллина Рузилә Сәһил кызы бүләкләнә.

-
УКЫТУЧЫ! 05.10.2023 УКЫТУЧЫ! Иман канатлары нык булганнар Адашмаслар олы юлларда. Исемеңне киләчәккә илтер Язмышлар бит Синең кулларда. Вакыт кысалары билгеләми, Үлчәүләр юк түккән көчеңә. Изге гамәлләрең һәр баланың Күңел бизмәнендә үлчәнә.

-
КОТЛЫЙБЫЗ!Поздравляем! 05.10.2023 КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Такталачык мәктәп-интернатының математика укытучысы Билалова Сафура Сафуан кызы бүләкләнә.

-
Бүген мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне чакырып хөрмәтләдек- укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттек һәм чәй өстәле янында җанлы әнгәмә, хатирәләр уртаклашу тәэмин иттек. 29.09.2023 Бүген мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне чакырып хөрмәтләдек- укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттек һәм чәй өстәле янында җанлы әнгәмә, хатирәләр уртаклашу тәэмин иттек. Мәктәбебез директоры Н.Х.Хазиева үзенен котлау чыгышында өлкәннәребезгә ихлас рәхмәтләрен җиткерде, саулык- сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде. Мәктәбебездә озак еллар укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшәгән лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Р.Х.Сибгатуллина да өлкәннәребезгә, укытучы- тәрбиячеләр коллективына, укучыларга үзенен рәхмәтләрен, ихлас изге теләкләрен җиткерде. Чәй өстәле янында дәвам иткән аралашу өлкәннәребез хәтерендә күнелле хатирә булып озак сакланыр.

- Укучылар белән Өлкәннәр көненә концерт номерлары өйрәнү. 28.09.2023 Укучылар белән Өлкәннәр көненә концерт номерлары өйрәнү.
- 25 нче сентябрь , “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Россиядә сайлау системасына багышланды. 25.09.2023 25 нче сентябрь , “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Россиядә сайлау системасына багышланды. 9 класс укучылары шул темага сөйләштеләр. Класс җитәкчесе:Шайхенурова Г. Ф.
- Китап/Книга. 21.09.2023 Китап – киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең, Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син, Керле кулың белән аны Беркайчан да тотма син. Ул яратмый пычракны- Керне, тузанны, тапны, Саф, керсез күңелең белән Бик чиста тот китапны. Көн дә укы син аны: Китап – якын дустың ул, Синең сорауларыңа Җавап биреп торыр ул! (Х.Шабанов.)
- 21 нче сентябрь - Халыкара тынычлык көне 21.09.2023 21 нче сентябрь - Халыкара тынычлык көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара тынычлык көне миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.







