Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 39 учащихся |
У нас учат: | 19 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 28.04.2023
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында буген, ягъни 28 нче апрель көнне “Карга боткасы”утте.Башлангыч сыйныф укытучылары Ф. М.Габдуллина һәм Ә.Г.Нәбиева борынгы йола турында сөйләделәр. Балалар белән татар халкының "Йөзек салыш" ,"Кулъяулык","Капкалы", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын уйнадылар.Музыкаль өлешне музыка укытучысы З. М. Гибадуллина алып барды. Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар.Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Шул вакытта гына безнең милли йөзебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак.
- Атналык. 28.04.2023 Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында буген, ягъни 28 нче апрель көнне “Карга боткасы”утте.Башлангыч сыйныф укытучылары Ф. М.Габдуллина һәм Ә.Г.Нәбиева борынгы йола турында сөйләделәр. Балалар белән татар халкының "Йөзек салыш" ,"Кулъяулык","Капкалы", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын уйнадылар.Музыкаль өлешне музыка укытучысы З. М. Гибадуллина алып барды. Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар.Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Шул вакытта гына безнең милли йөзебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак.
-
"Әбиләрдә кунакта" 28.04.2023
2023ел -Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар үтә. Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гыйбадуллина җитәкчелегендә туган телне сөюче укучылар "Әбиләрдә кунакта" исемле сәхнә хезмәте күрсәттеләр, рольләрен бик оста башкардылар. Афәрин!
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 28.04.2023
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында физкультура укытучысы Тазиев Х.Х. саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырды.
-
Ачык дәрес. 27.04.2023
27нче апрель көнне Ю.И.Мансурова 6-7 нче класс укучылары белән логопедиядән ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар 7 ел буена логопедия дәресләрендә алган белем- күнекмәләренә йомгак һәм нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирүче логопедик уеннар уйнадылар. Җәмгыятьтә кешеләр арасында, бер- берең белән аралашканда фикереңне ачык, төгәл, дөрес һәм матур итеп җиткерү өчен сөйләмең анлаешлы, авазлар дөрес әйтелергә тиешлегенә тагын бер кат инандылар. Кулланылган видеоөземтә, һәр укучыга аерым әзерләнгән биремнәр, үзенчәлекле физминут дәресне тагын да кызыклырак, җанлырак итте.
-
"Тукай яши безнең күңелләрдә"./"Тукай живет в наших сердцах" 26.04.2023 26 апрель көнне татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Такталачык мәктәп-интернатында "Тукай яши безнең күңелләрдә"дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, экиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр. 26 апреля исполняется 137 лет со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В связи с этим в Такталачинской школе- интернате прошел музыкально-поэтический вечер "Тукай живет в наших сердцах". Ученики рассказывали стихи поэта наизусть, инсценировали отрывки из сказок.
-
"Әкиятләр кичәсе" 25.04.2023
25 енче апрель көнне,башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, укытучылар Ә.Г.Нәбиева, Ф.М. Габдуллина тарафыннан "Әкиятләр кичәсе" үткэрелде. Кичә барышында укучылар белән "Шалкан" әкияте сәхнәлэштерелде, викторина сорауларына җаваплар табылды, әкият сөйләүчеләр үзара көч сынашты. "Әкиятләр кичәсе" балаларга бик ошады.
-
Ф.М.Габдуллина "Табышмаклар кичәсе" үткәрде. 25.04.2023
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген укытучы Ф.М.Габдуллина "Табышмаклар кичәсе" үткәрде. Кичәдә балалар ике командага бүленеп ярыштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр,бер - берсенә табышмаклар әйттеләр. Чара бик күңелле үтте.
-
Линейка. 24.04.2023
Бүген – 24 апрель көнне атналык дүшәмбе линейкасы дәүләт флагларын кертүдән башланды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйлә Финарис кызы Галиева атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
-
Атналык. 24.04.2023
24-28 апрель көннәрендә Такталачык мәктәп - интернатында башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрелә. Башлангыч класс укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Ә.Г.Нәбиева атналыкның планы белән таныштырды.