Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 39 учащихся |
У нас учат: | 19 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ!Поздравляем! 05.10.2023 КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Такталачык мәктәп-интернаты тәрбиячесе Сибгатуллина Рузилә Сәһил кызы бүләкләнә.
-
УКЫТУЧЫ! 05.10.2023 УКЫТУЧЫ! Иман канатлары нык булганнар Адашмаслар олы юлларда. Исемеңне киләчәккә илтер Язмышлар бит Синең кулларда. Вакыт кысалары билгеләми, Үлчәүләр юк түккән көчеңә. Изге гамәлләрең һәр баланың Күңел бизмәнендә үлчәнә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!Поздравляем! 05.10.2023 КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Такталачык мәктәп-интернатының математика укытучысы Билалова Сафура Сафуан кызы бүләкләнә.
-
Бүген мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне чакырып хөрмәтләдек- укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттек һәм чәй өстәле янында җанлы әнгәмә, хатирәләр уртаклашу тәэмин иттек. 29.09.2023 Бүген мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне чакырып хөрмәтләдек- укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттек һәм чәй өстәле янында җанлы әнгәмә, хатирәләр уртаклашу тәэмин иттек. Мәктәбебез директоры Н.Х.Хазиева үзенен котлау чыгышында өлкәннәребезгә ихлас рәхмәтләрен җиткерде, саулык- сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде. Мәктәбебездә озак еллар укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшәгән лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Р.Х.Сибгатуллина да өлкәннәребезгә, укытучы- тәрбиячеләр коллективына, укучыларга үзенен рәхмәтләрен, ихлас изге теләкләрен җиткерде. Чәй өстәле янында дәвам иткән аралашу өлкәннәребез хәтерендә күнелле хатирә булып озак сакланыр.
- Укучылар белән Өлкәннәр көненә концерт номерлары өйрәнү. 28.09.2023 Укучылар белән Өлкәннәр көненә концерт номерлары өйрәнү.
- 25 нче сентябрь , “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Россиядә сайлау системасына багышланды. 25.09.2023 25 нче сентябрь , “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Россиядә сайлау системасына багышланды. 9 класс укучылары шул темага сөйләштеләр. Класс җитәкчесе:Шайхенурова Г. Ф.
- Китап/Книга. 21.09.2023 Китап – киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең, Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син, Керле кулың белән аны Беркайчан да тотма син. Ул яратмый пычракны- Керне, тузанны, тапны, Саф, керсез күңелең белән Бик чиста тот китапны. Көн дә укы син аны: Китап – якын дустың ул, Синең сорауларыңа Җавап биреп торыр ул! (Х.Шабанов.)
- 21 нче сентябрь - Халыкара тынычлык көне 21.09.2023 21 нче сентябрь - Халыкара тынычлык көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара тынычлык көне миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.
- В 6 классе Билалова С.С. провела классный час по профориентации "Азбука профессии". Учащиеся определяли классификацию профессий по предмету труда. 21.09.2023 В 6 классе Билалова С.С. провела классный час по профориентации "Азбука профессии". Учащиеся определяли классификацию профессий по предмету труда. Провели конкурс рисунков "Моя любимая профессия”.
- Экскурсия. 19.09.2023 Урман эчләренә кергән идем, Сары төстән күзләр камаша. Һәрбер яфрак нидер сөйли миңа, Барлык җиһан куя тамаша. Көз фасылы урман түрләрендә, Сихри көче итә тантана. Тын да алмый хозурлана күңелем, Көзге матурлыкка таң кала. Әй, урманым! Син дә сәхнә кебек Төрле төсләр белән янасың. Тамашаңны тәмам иткәч кенә Купшы киемеңне саласың. 2 группа укучылары белән көзге урманда экскурсиядә . Җитәкчесе:Мурзина Д. Д.