Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Бөтенроссия тыюлыклары дәресе 01.03.2017

28 февраль көнне "Бөтенроссия тыюлыклары дәресе" проекты нигезендә Варина Т.Р. Татарстандагы тыюлыклар турында 5-9 нчы классларда дәрес үткәрде. Идел- Кама буе Һәм Түбән Кама тыюлыгы турында презентация, фильм күрсәтелде,сайтларына күзәтү үткәрелде, табигатьне сакларга кирәклеге аңлатылды. Республикабыз бай табигате генә түгел, ә тарихы да борынгы, бөек шәхесләргә бай икәне турында ассызыклап кителде. Бу дәресне үткәрү өчен "Заповедный урок.рф" сайтында регистрация үтеп, материаллары кулланылды, соңыннан экология министрлыгына отчеты җибәрелде.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары 01.03.2017

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем бирүнең урта звеносына федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды. Сәетова Г.М. җәмгыять белеменнән “Яшүсмерләрдә ялгызлык проблемасы” темасына ачык дәрес һәм 6-7 нче класс укучылары белән “Зирәк-шоу” үткәрде.
Семинарда Абдуллина М.М. “2017 нче елда БДИ тапшырудагы үзгәрешләр” темасына чыгыш ясады, РМБ җитәкчесе Сафиуллин Р.Н. - биреп карау имтиханы нәтиҗәләре, район мәгариф идарәсе методисты Кадырова Л.Р. яңалыклар белән таныштырды.
-
Районный семинар учителей русского языка и литературы 01.03.2017

28 февраля в Старокурмашевской ООШ состоялся районный семинар учителей русского языка и литературы по теме «Внеурочная деятельность в системе ФГОС: создание условий для саморазвития и самореализации личности обучающихся». В начале семинара учителя и учащиеся школы познакомили со школьными музеями. Все мероприятия проводились в формате ФГОС: открытые уроки учителей-словесников Ф.Р. Газизовой и А.А. Исламовой; презентации проектных работ по литературному чтению учителей начальных классов Л.М. Зариповой и В.А. Хуснутдиновой. Кроме того, учителя русского языка представили познавательно-творческое внеурочное мероприятие с учащимися 5-6 классов «Праздник русских народных игрушек». В семинаре из нашей школы участвовала учитель русского язык и литературы Варина Т.Р.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2017

Хөрмәтле ир-атларыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм сезнең гаиләләргә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез! Ил барда — егет хур булмас, диләр. Cезгә һәрвакыт ихтыяр көче, гаилә бәхете юлдаш булсын! Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телибез!
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
Интеллектуаль КВН 22.02.2017

Район буенча үткәрелгән интеллектуаль КВНда башлангыч класс укучылары катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 төрле фән (математика, рус теле, татар теле, әйләнә-тирә дөнья) буенча көчләрен сынаштылар. Команда 4 урынны алды.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2017

21 февраль көнне мәктәптә Туган тел көне үткәрелде. Бәйрәмдә барлык класс укучылары да актив катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь конкурсы үткәрелде. Иң сәнгатьле сөйләүче укучы дип Гайнетдинова Луиза танылды. 5-9 класс укучылары белән “Шигырь сөйлим туган телемдә “ дигән темага әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Ф.Г. әзерләде.
-
Математик регата 21.02.2017

21февраль көнне Киров урта мәктәбендә 7- 8 класс укучылары арасында “Математик регата” конкурсы үткәрелде. Безнең мәктәп данын 8 класс укучысы Ситдиков Ирек яклады һәм 5 нче урынга чыкты. Аңа киләчәктә дә уңышлар һәм тагын да зуррак үрләр яулавын телибез. Шул ук вакытта математика укытучылары өчен 2,3 һәм 6 классларда ачык дәресләр күрсәтелде. Безнең мәктәптән семинарда математика укытучылары: Гараева А.Ф. һәм Фатхуллина Л.Х. катнашты.
-
Всероссийский конкурс исследовательских работ им. В.И.Вернадского 20.02.2017

18 февраля в г. Набережные Челны прошел Всероссийский конкурс юношеских исследовательских работ им. В.И.Вернадского. Ученик 6 класса Варин Фидан участвовал с работой на тему: "Да здравствует симметрия" и занял 3 место. Поздравляем! Научный руководитель Фатхуллина Л.Х.
-
Армрестлинг ярышы 20.02.2017

Такталачык интернат мәктәбендә армрестлинг буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта үз үлчәү авырлыкларында Авзалова Нәфисә, Муллагалиева Айназ беренче, Харисов Нәркиз икенче, Вакилов Ленар дүртенче урыннарны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Җитәкчеләре Нургалиев И.И.
-
Химия - биология укытучыларының район семинары 18.02.2017
16нчы февраль көнне Иске Кормаш мәктәбендә химия-биология укытучыларының район семинары үтте.Анда безнең мәктәптән химия-биология укытучысы Мингазов Р.Г. катнашты.Семинарда Аскарова Р.С., Фардиева Л.З. ачык дәрес, Зарипова Л. М., Хуснутдинова В.А. ачык чара үткәрделәр. Аларга үзанализ һәм анализ ясалды. Дәресләр һәм чаралар уңай яктан бәяләнде. Методист Ахмадгалиевой З.В. ЕГЭ, ОГЭ турында, РМО җитәкчесе Валиева Э.Ф. ФГОС буенча дәрескә карата тәлапләр, конкурслар турында сөйләде. Шулай ук 5 укытучы бирелгән темалар буенча чыгыш ясадылар. Семинар эшлекле үтте.













