Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Без бергә" конкурсы 18.03.2017

17 март көнне балалар иҗат үзәгендә "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль конкурсының район этабы узды. Гатин Аяз, Гайнетдинова Луиза, Ситдиков Ирек катнашып сертификатка ия булдылар.
-
Язгы каникул башланды 18.03.2017

Ниһаять, 3 нче чирек тәмамланды, язгы каникуллар башланды. Укучыларга билгеләр, куркынычсызлык кагыйдәләре, каникул планы аңлатылды. 29 март көнне балалар кабат укуларын дәвам итәчәкләр.
-
"Старые сказки на новый лад" театр конкурсы 18.03.2017

16 март көнне район күләмендә инглиз теленнән үткәрелгән "Старые сказки на новый лад" театр конкурсында башлангыч класс укучылары (Гатин Аяз, Ханов Рүзәл, Салихзянов Ришат, Хабетдинова Илнара) "Три поросенка" әкиятен сәхнәләштерделәр һәм "Лучшая актерская игра" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булдылар. Җитәкчесе: Салихьянова Р.Р.
-
"Көнгерә" математик уены 17.03.2017

16 нчы март - "Көнгерә" математик уен көне. Халыкара математик уен-конкурста безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. Алар төрле дәрәҗәдәге биремнәрне кызыксынып эшләделәр. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Кышкы сезонны ябу 16.03.2017

15 нче март көнне укучылар кышкы сезонны ябу буенча чаңгы ярышында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 16.03.2017

15 март көнне, "Юлларда имин булыйк" исеме астында ГКУ "Дирекция БДД" Актаныш филиалы җитәкчесе Р.З.Саетова белән очрашу булды.Укучылар юл хәрәкәтенә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, видеороликлар карадылар.Полиция хезмәткәрләре укучыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.Очрашу файдалы һәм кызыклы булды.
-
XII Всероссийский турнир по борьбе «Көрәш» 14.03.2017

В Альметьевске состоялся XII Всероссийский турнир по борьбе «Көрәш», посвященный памяти Зуфара Шайдуллина - заслуженного работника сельского хозяйства России и Республики Татарстан. Ученик 7 класса Харисов Галинур занял 3 место. Поздравляем!
-
"Русский медвежонок" конкурсы 14.03.2017

Рус теленнән үткәрелгән "Русский медвежонок" конкурсында катнашкан укучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Укучыларның кышкы спартакиадасы 13.03.2017

11 нче март көнне район күләмендә укучыларның кышкы спартакиадасы узды. Укучылар чаңгы эстафетасы, шахмат, шорт-трек, өстәл теннисы, гер күтәрү, аркан тартышу, йөзү һәм бадминтон кебек спорт төрләрендә катнаштылар. Бадминтон ярышында Мукимова Марсельеза 3 урынны алды.
-
Рус теленнән биреп карау имтиханы 10.03.2017

Мәктәпләрдә ОГЭ ларга әзерләнү дәвам итә. Бүген безнең мәктәптә Такталачык, Уразай, Чалманарат мәктәбе укучылары да үз белемнәрен сынап карау өчен рус теленнән пробный ОГЭ эшләргә җыелдылар. Бу эшләр укучыларга үз хаталарын аңларга, тагын да ныграк, тырышыбрак әзерләнергә мөмкинлек бирә.













