Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Имтихан 24.01.2016

Шимбә көнне 11 сыйныф укучылары Актанышның №1 урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында математикадан имтихан биреп карауда катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 23.01.2016

Районда хатын-кыз укытучылар арасында отжимание ясау буенча ярыш булып узды. Безнең мәктәптән бу ярышка Г.Г.Фәйрушина катнашып, урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары арасында 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
2 нче урын! 22.01.2016

6 сыйныф укучылары Сөләйманова Таңсылу һәм Шәйхәйдаров Зәет "Я - гражданин России" дип исемләнгән прпоектлар конкурсында катнашып, 2 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - педагог-оештыручы Гыйльфанова Р.Ш. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Нюрнберг процессына 70ел. 19.01.2016

Нюрнбергта узган халыкара суд процессының 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә узачак чараларның планы төзелде. Шул план буенча бүген 9-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфирә Хикмәтелгаян кызы алып барды.
-
Ачык ишекләр көне 19.01.2016

<span lucida="" sans';="" font-size:="" 11px;="" line-height:="" 16.5px;"="">Бүген укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Гаптелсөббух кызы "Ромашка" балалар бакчасында ачык ишекләр көнендә катнашты.
-
"Йолдызлык"ка әзерлек 18.01.2016

Мәктәптә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар 9 февральдә булачак икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
2016 ел - Су саклау зоналары елы 15.01.2016

Су объектларын саклау һәм торгызу, биологик су ресурсларының, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының яшәү тирәлеген саклау, халыкка уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.
-
Кышкы спартакиада
09.01.2016
Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булды. Безнең мәктәпнең укытучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Кул көрәше буенча Гыйльманова Рина Мулланур кызы - 1, Дартс буенча Гыйльфанова Рәмилә - 2, Турникта тартылуда Гәрәев Наил - 3 урыннарны яуладылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Имтиханнарга әзерлек 09.01.2016

8 гыйнвар көнне 11 сыйныф укучылары Актанышның №1 мәктәбе базасында математикадан, бүген рус теленнән имтихан биреп карадылар.
-
Теннис ярышы 06.01.2016

Кичә Актаныш спорт комплексында узган теннис ярышында безнең укучыларыбыз катнашып призлы урыннар яуладылар. Гыйльманова Рәмзилә - 1урын, Фәттахов Ринас - 2 урынга лаек булдылар. Укытучыбыз Галиев Нияз Минтимер улы да 1 урынны яулады.Җиңүчеләребезне котлыйбыз!













