Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Яшь янгын сүндерүчеләр 08.04.2016

Мәктәбебездә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "ПЛАМЯ" эшләп килә. Дружина, 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узачак "Горячие сердца"конкурсына әзерлек алып бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
ГТО 07.04.2016

Бүген, ягъни 7 апрель көнне, мәктәбебездә ГТО га әзерлек максатыннан ике команда көч сынашты. Татар Суыксуы урта мәктәбе һәм Мари Суыксу мәктәбенең 5 -6 сыйныфлар катнашында оештырылган әлеге ярышта дуслык җиңде.
Молодцы егетләр, кызлар! Киләчәктә дә сезгә ГТО ны яхшы тапшырырга язсын. Уен-ярышны физкультура укытучысы Галиев Нияз Минтимер улы оештырды.
-
Балалар бакчасына сәяхәт 05.04.2016

Бүген, ягъни 5 апрель көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды “Ромашка” балалар бакчсында янгынга каршы профилактика чаралары буларак аңлату эшләре алып барды.
-
"Яшь янгын сүндерүчеләр" отряды 05.04.2016

Бүген, ягъни 5 апрель көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды янгын сүндерү депосына сәяхәт ясадылар.
-
“Наркомания, ВИЧ инфекцияләргә-урын юк!” 04.04.2016

Бүген, ягъни 4 апрель көнне, Татар Суксуы мәдәният йортында “Наркомания, ВИЧ инфекцияләргә-урын юк!” темасы астында район больницасыннан акушер-гинеколог –Закирҗанов Рөстәм Хәләф улы, эпидимиолог-Мөхитова Эльвира Ильшат кызы, Тат. Суксу участок шифаханәсе баш табибы- Әминова Наилә Рафаел кызы катнашында укучыларга ВИЧ инфекцияләр, аларны булдырмый калу юллары, профилактика чаралары турында аңлату эшләре алып барылды.
-
“Тукай-безнең күңелләрдә!” 04.04.2016

Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшереп 26 нчы апрельдә узачак “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” конкурсына әзерләнәләр. 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе- Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы җитәкчелегендә “Тукай-безнең күңелләрдә!” темасына сыйныф сәгате уздырдылар.
-
Кошлар-канатлы дусларыбыз! 02.04.2016

Мәктәп күләмендә укучылар кош оялары ясадылар. Үзләре яраткан кошларны рәсемгә төшерделәр. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Кошлар көненә рәсемнәр. 02.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең яраткан кошларын рәсемгә төшерделәр, Иптәшләре алдында канатлы дуслары турында язган иншаларын укыдылар.
-
Рәмзиләне котлыйбыз! 01.04.2016

Республика күләм үткәрелгән “Иң шәп әйдаман” конкурсының район этабында 2 нче урынны алган Рәмзилә Гыйльманова 29 нчы марттан 1нче апрельгә кадәр Казан шәһәрендә оештырылган волонтерлар слетына катнашып кайтты.
-
"Зарница" 01.04.2016

Мәктәбебез командасы район күләмендә уздырылган “Зарница” хәрби-спорт уенында 2 нче урынны яулады. Җитәкчесе: Гәрәев Наил Назыйф улы. Егетләр, кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!!! Алдагы ярышларда да уңышлар телибез.













