Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
“Информация гасыры” 25.02.2016
21 нче гасырны “Информация гасыры” дип тә атыйлар. Һәркөнне без йөзләгән информацияне кабул итәбез. 25 нче февраль көнне Латыйпова Гүзәл 7 нче класс укучыларын иң яңа яңалыклар белән таныштырып үтте.
-
Лыжня 2016 24.02.2016
23 февраля в лесном массиве "Буляк" прошли соревнования по лыжным гонкам среди общеобразовательных школ, организаций, учреждений района на призы депутата Государственной Думы Федерального собрания РФ Гильмутдинова И.И.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 23.02.2016
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан 7 нче класс кызлары үзләренең классташ егетләрен һәм Илнар абыйларын бәйрәм белән котладылар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2016
Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн (21 нче февраль) - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Мәктәптә 20, 22 февраль көннәрендә үткәрелгән чаралар туган телебез - татар теленә багышланган иде.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2016
Ил барда – егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 19.02.2016
3нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырдылар. Кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен, җырларын, хикәяләрен укыдылар, тыңладылар. Муса Җәлилнең биографиясе һәм фронттагы батырлыклары турында әңгәмә алып бардылар.
-
"Физик огонек" конкурсы 19.02.2016
18 нче февраль көнне мәктәбебез базасында район күләмендә 7-8 класс укучылары арасында физикадан мәсьәләләр чишү конкурсы – “Физик огонек” булып узды. Анда барлыгы 25 мәктәптән 75 укучы көч сынашты. Безнең мәктәпнең командасы (Гилмуллин Рушан, Фатихова Ләйлә һәм Собханова Таңсылу) III урынны алды. Котлыйбыз аларны!
Фотолар: https://yadi.sk/d/Upq-uknbp6JGk
-
Безнең уңышлар 19.02.2016
Мәктәбебездән Мифтахов Адель һәм Фатихов Айназ “Зимние забавы” дип исемләнгән II бөтенроссия иҗади рәсем конкурсында катнашып 2 нче урынга лаек булдылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Ватанны саклаучылар” көненә әзерләнеп 17.02.2016
7 нче класс укучылары белән класс сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп барыла. 17 нче февраль көнне “ Ватанны саклаучылар” көненә багышланган класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович бу бәйрәмнең тарихы, хәзерге вакыттагы Россия кораллы көчләренең составы һәм бу бәйрәмнең әһәмияте турында аңлатты.
-
15 нче февраль- «Афганчылар көне» 12.02.2016
15 нче февраль- «Афганчылар көне” буларак билгеләп үтелә. 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет сугышчысы Афганистан җирен калдырып чыга. Укучыларда патриотизм, Ватанга карата хөрмәт хисе тәрбияләү өчен, 11 нче февраль көнне,7 класс укучыларына “ Афганистан-йөрәк ярасы”- дип аталган класс сәгате үткәрелде. Балаларга Афганистан сугышы, анда катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләнелде, патриотик видеоролик күрсәтелде.