Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
E-Mail: | Ssk.Akt@tatar.ru, st.kurmash2018@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 33 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне/23 февраля-День защитников Отечества
22.02.2023
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә хезмәт куючы ир -атларыбызны бәйрәм белән котладык,кечкенә бүләкләребезне тапшырып, матур теләкләребезне җиткердек.
В честь Дня защитника Отечества, 23 февраля, мы поздравили работающих мужчин в школе с праздником, вручили маленькие подарки и выразили добрые пожелания.
-
"Ягез әле, егетләр!"/А ну-ка, парни!"
22.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебезнең укучы егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Егетләр ике командага бүленеп үзләрен төрле ярышларда: ату, турникта күтәрелү, кул көрәше, бәрәңге әрчү һәм турау, баскетбол кәрзиненә туп ату, автомат сүтеп җыюда үзләрен сынадылар. "Разведчиклар" командасындагы егетләр: Исламов Гадел, Гыйлемьянов Камил, Зарипов Рәсүл, Рәшитов Илнурлар җиңү яуладылар. Чараны физкультура һәм тормыш иминлеге нигезе укытучысы Зиязетдинов Хатип Хаккый улы оештырды.
В рамках военно-патриотического месячника среди учащихся школы спортивное мероприятие "А ну-ка, парни!". Ребята разделились на две команды и попробовали себя в различных соревнованиях: стрельбе, поднятии на турнике, армреслинге, чистке картофеля, сбрасывание мяча в баскетболную корзину, сборке и разборке автомата. Победителями стали ребята из команды "Разведчики": Исламов Гадель, Гилемьянов Камиль, Зарипов Расуль, Рашитов Ильнур. Организатор мероприятия учитель физической культуры и ОБЖ Зиязетдинов Хатип Хаккиевич.
-
"Тамчы шоу"
22.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында туган телебезгә багышланган "Тамчы шоу" дигән чара уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар, үзләренең белемнәрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар.
21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. В связи с этим в нашей школе среди учащихся 5-7 классов было проведено мероприятие "Тамчы шоу", посвященное родному языку. Учащиеся соревновались в двух командах, проверяли свои знания в разных областях.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне
21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
-
Туган тел укытучыларының мастер - класс бәйгесе/Мастер-класс учителей родного языка
20.02.2023
Бүген 20 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә туган тел укытучыларының Бөтенрәсәй мастер -класс бәйгесенең муниципаль туры узды. Анда безнең мәктәптән туган тел әм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы катнашты
Сегодня 20 февраля в ЦДТ прошел муниципальный тур Всероссийского конкурса мастер-классов учителей родных языков. Из нашей школы участвовала учитель родного языка и литературы Марданова Адиля Ахсановна
-
"Мөһим сөйләшүләр"/"Разговоры о важном"
20.02.2023
20 нчы февральдә уздырылган сыйныф сәгате "23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне" дигән темага булды.
Классный час, проведенный 20 февраля, был на тему "23 февраля - День защитника Отечества".
-
Әлифба бәйрәме/Праздник Азбуки
20.02.2023
18 нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучыларының матур бәйрәмнәре - "Әлифба бәйрәме" үтте. Алар тагын бер баскычка күтәрелделәр. Аларга укуларында зур уңышлар телибез.
Шундый күтәренке кәеф белән укучылар каникулга киттеләр. Аларга күңелле яллар телибез18 февраля у учащихся 1 класса прошел замечательный праздник - "Праздник Азбуки". Они поднялись еще на одну ступеньку. Желаем им больших успехов в учебе. С таким настроением школьники уехали на каникулы. Желаем им веселого отдыха
-
"Физик очкын" конкурсы/Конкурс "Физический огонек"
18.02.2023
17 февраль көнне Сәфәр урта мәктәбендә физика фәненнән мәсьәләләр чишү конкурсы "Физик очкын" узды. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучылары Зарипов Рәсүл, Галиева Диләрә, Харисов Азат катнашты. Укытучылары - Гильфанова Филиза Әкрам кызы.
17 февраля в МБОУ "Сафаровская СОШ" прошел конкурс по решению задач по физике "Физический огонек". Из нашей школы участвовали ученики 7 класса Зарипов Расул, Галиева Диляра, Харисов Азат. Учитель-Гильфанова Филиза Акрамовна.
-
Физика укытучылары семинары/Семинар учителей физики
18.02.2023
17 нче февраль көнне Сәфәр урта мәктәбендә физика укытучыларының методик семинары узды. Безнең физика укытучысы Гыйльфанова Филиза Әкрам кызы катнашты
17 февраля в МБОУ "Сафаровская СОШ" прошел методический семинар учителей физики. Изнашей школы участвовала учитель физики Гильфанова Филиза Акрамовна
-
"Инглиз теле дөньясында"/"В мире английского языка"
18.02.2023
17 нче февраль көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында инглиз теленнән "Инглиз теле дөньясында" дигән викторина узды. Безнең укучыларыбыз - Сәүбанова Мәрьям, Фәрдиева Лияна, Гарифуллина Румия катнашты. Укытучылары - Галиева Ләйсән Мәхмүт кызы
17 февраля в Актанышском ЦДТ прошла викторина по английскому языку "В мире английского языка" среди учащихся 5-6 классов. Из нашей школы участвовали Саубанова Марьям, Фардиева Лияна, Гарифуллина Румия. Учитель-Галиева Лейсан Махмутовна