Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Чаңгы ярышы 03.12.2018

1 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт сезонын ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче 166 укучы җыелды. Безнең мәктәп командасы да матур гына чыгыш ясап кайтты. Физкультура укытучысы Кәлимуллина Гөлнара Рафик кызы хатын-кызлар арасында 2 урын яулады. Чаңгы ярышында җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Математик көч сынашу 30.11.2018

Физик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала. Физика һәм математика акылны дисциплиналаштыра, логик фикер йөртергә өйрәтә. Шушы максатлардан чыгып 7-9 класслар арасында физика-математика буенча кичә булып узды. Төрле тәҗрибәләр үткәрелде, кызыклы сорауларга җаваплар табылды.
-
Каз өмәсе 30.11.2018

Бүген мәктәптә балаларны татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан "Каз өмәсе-авыл бизәге" дигән бәйрәм уздырылды. Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйнадылар, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Авыл халкы элек-электән күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыелышып, күмәкләшеп башкарган. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсен оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Өмәдә барыннан да элек кызларның уңганлыгы сыналган. Булачак кайнаналар үзләренә ошаган кызларны шунда билгеләп куйганнар. Борынгы әби-бабаларыбыз казларны бик яратканнар. Күргәнебезчә, каз өмәсе авыл тормышының бер бизәге. Бу гадәтебез яшь буынга кире әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә.
-
Математик кичә 30.11.2018

Математика атналыгы дәвамында 5-6 класслар арасында "Серле утрау янында диңгез сугышы" дигән кичә булып узды. Укучылар ике командага бүленеп мәсьәләләр чиштеләр, "Серле утрау"дан хәзинә эзләделәр. Күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар белделәр, математика фәне белән кызыксыну фикерләү сәләтен үстерүгә, дәрестән тыш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүгә чыннан да ярдәм итә икән дигән фикергә килеп таралыштылар.
-
Математика атналыгы 28.11.2018

26 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр мәктәптә математика-физика атналыгы уза. Атналык дәвамында төрле кызыклы кичәләр, конкурслар уза. Укучылар телдән иң тиз исәпләүче бәйгесендә, сканвордлар төзүдә, рәсемнәр ясап, газеталар чыгарып көч сынашалар, иң көчлеләрне ачыклыйлар.
-
Математикадан олимпиада нәтиҗәләре 24.11.2018

22 нче ноябрь көнне районда математика олимпиадасының муниципаль туры булып үтте. Безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Мирзамәхмүтов Ильяс призер, 7 класс укучысы Ямиев Динар җиңүче булдылар. Котлыйбыз!
-
Секреты дружного класса
24.11.2018
22 ноября в РДК прошёл финал муниципального этапа республиканского конкурса "Секреты дружного класса". Свой секрет дружного класса раскрыли учащиеся и родители 7 класса нашей школы и заняли II место. В рамках конкурсных мероприятий родительский комитет продемонстрировал визитную карточку, защиту проекта и выставку про свой класс. Поздравляем и желаем успехов!.
-
Математик карусель 20.11.2018

Бүген, ягъни 20 ноябрь көнне, Байсар мәктәбендә 5-6 класслар арасында "Математик карусель" конкурсы булып узды. Бәйгедә 28 мәктәптән 32 команда катнашты. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләнделәр.
-
Математика укытучылары семинары 20.11.2018

20 ноябрь көнне Байсар мәктәбендә “ФГОС нигезендә дәресне проектлау этаплары” дигән темага математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда 28 укытучы катнашты. Математика укытучысы Ямиев Р.Ф. 7 класста алгебрадан ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан дәрескә анализ ясалды, район укытучыларының киңәшмәсе булды.
-
"Буду бдительным на льду и на воде" 19.11.2018

В целях профилактики и предупреждения несчастных случаев с учащимися и детьми на водных объектах, с 30 октября по 13 ноября текущего года в образовательных организациях района проводился муниципальный этап конкурса «Буду бдительным на льду и на воде». Из нашей школы участвовала ученица 1 класса Хабирянова Рузалина Рузилевна (Руководитель Муфтиева Г.А.)













