Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Республиканское родительское интернет-собрание на тему «Можно ли на экзамены идти с удовольствием?» 14.04.2018
13 апреля 2018 года состоялось республиканское родительское интернет-собрание на тему «Можно ли на экзамены идти с удовольствием?» (Об эффективных методиках подготовки детей и подростков к аттестации знаний). Очередное республиканское родительское интернет-собрание пройдет в формате видеоконференции. Он-лайн трансляция собрания велась на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова
-
Космонавтика көне 14.04.2018
12 апрель көнне мәктәп күләмендә Космонавтика көненә багышланган чара булып узды. Физика-математика укытучылары уздырган әлеге чарада укучыларга Мәскәүнең космонавтика музееннан күренешләр күрсәтеп таныштырылды, укытучы Якупова Сәлимә апа бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде, күңелле викторина уздырылды.
-
Географик "Брейнг-ринг" 14.04.2018
13 апрель көнне мәктәптә 6-9 класс укучылары арасында география-биология атналыгы кысаларында география фәне буенча брейнг-ринг бәйгесе уздырылды. Укытучы Әмиров Р.Х. укучылар өчен бик кызыклы сораулар әзерләгән. Укучылар фән буенча белемнәрен сынадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйге экологик презентация карау белән тәмамланды.
-
Педагогик киңәшмә 11.04.2018
Мәктәптә 3 чирек нәтиҗәләренә багышланган педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмә барышында ата-аналар - укытучы - укучы бәйләнешенә багышланган эшлекле уен уздырылды.
-
География-биология атналыгы 11.04.2018
9 - 15 апрель көннәрендә мәктәптә география-биология атналыгы уза. Укытучылар Амиров А.С. һәм Амиров Р.Х.лар укучылар өчен төрле конкурс-викториналар, кичәләр, кызыклы уеннар уздыралар. Табигаткә сак караш, аннан дөрес файдалану һәм саклау турындагы әңгәмәләр дә укучылар өчен бик файдалы.
-
Конкурс театральных постановок на английском языке 10.04.2018
Сегодня в Актанышском районе прошел конкурс театральных постановок на английском языке, посвященного 180-летию со дня рождения Льва Николаевича Толстого. Ребята нашей школы успешно выступили на данном конкурсе и заняли почетное 1 место. Руководитель - учитель английского языка Мурзина Эльвира Даннуровна. Поздравляем победителей!
-
Җиңүчеләрне хөрмәтләделәр 06.04.2018
Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да Актаныш районында Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган тантана 30 март көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылды.Тантанада Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, Татарстан Фәннәр академиясе вицепрезиденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Габдулла Тукай Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Илфак Ибраһимов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
-
"Россиянең ел укытучысы" белән очрашу. 06.04.2018
Мәктәп укучыларның язгы каникуллары да быел шактый үзгә үтте. Ел дәвамында “энә белән кое казып”, алдынгылар сафына күтәрелгән укучылар, аларның мөгаллимнәре үз хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар, аларны әзерләгән укытучылар район сәхнәсенә күтәрелеп хөрмәтләнде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
Энгель Фәттахов үзе билгеләп үткәнчә, укучыларны муниципаль дәрәҗәдә шулай хөрмәтләү – киләсе елларга лаеклы алмаш әзерләүгә дә зур стимул булып тора. Педагоглар да укучының сәләтен күреп, аның ирешкән уңышларын барлап, вакытында күтәреп ала белергә бурычлы.
“Ныклы система булдырганда гына, зур уңышларга ирешеп була!” – мәгариф өлкәсендә шигарь итеп алырлык бу сүзләрне районның Башкарма комитет җитәкчесе бүген технология техникумында оештырылган тантанада да кабатлады. Һәм бу системаны булдырып, аның нәтиҗәләрен якын киләчәктә күрүне максат та итеп куйды.Энгель Фәттахов залда утыручыларга бик үзенчәлекле сюрприз да әзерләгән булып чыкты: тантанада 2014 елда “Ел укытучысы” бәйгесе тарихында беренче тапкыр "Россиянең ел укытучысы" исеменә лаек булган Татарстан кызы - Алла Головенькина катнашты. Район күләмендә “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулаган укытучыларыбызга Россия дәрәҗәсендә хөрмәтләнгән педагог кулыннан рәхмәт хатлары алу бәхете елмайды.
“Ел укытучысы” титулына ия булган чорда Норлат районында балаларга белем биргән Алла Николаевна хәзер Иннополис шәһәрендә “Лицей Иннополис” автоном укыту учреждениесе директоры урынбасары булып хезмәт куя. Актанышта исә ул бүген үз белемнәре белән уртаклашты, мөгаллимнәргә мастер-класс күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, Алла Головенькина районыбыз педагогларының һөнәри үсешен камилләштерү юнәлешендә Актанышның кураторы да булачак. “Алла Николаевна белән турыдан-туры бәйләнеш урнаштырачакбыз,” – дип ышандырды Энгель Нәвап улы.
-
"Без бергә" Республика балалар иҗат фестиваленең зона этабы. 06.04.2018
5 нче апрель көнне, Мөслим районында "Без бергә" республика балалар иҗат фестиваленең зона этабы үтте. Безнең мәктәптән 9 класс укучысы Локманова Гүзәл уңышлы чыгыш ясады.
-
Хоккей 06.04.2018
Безнең мәктәп командасы хоккей буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы 3 урынны яулады. Хоккейчы егетләребезне котлыйбыз!