Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Уборка памятника/Һәйкәлне чистартабыз 18.04.2025

В преддверии праздника Победы организована уборка улиц села, территорий организаций. Учащиеся школы внесли свой вклад в очистку памятника героям, ветеранам Великой Отечественной войны. Спите спокойно, ветераны!
Җиңү бәйрәме якынлашкан мәлдә авыл урамнарын, оешма территорияләрен чистарту оештырыла. Мәктәбебез укучылары Бөек Ватан сугышы каһарманнары, ветераннары истәлегенә салынган һәйкәлне чистартуда өлешләрен керттеләр. Тыныч йоклагыз ветараннар!
-
Макет конкурсы 18.04.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, сугыш хәрәкәтләрен чагылдырган макетлар конкурсының район этабына эш җибәрелде. Укучылар бу макетны башкару өчен кызыксынып күп китаплар укыдылар, интернеттан эзләделәр. Уңышлар телибез.
Была направлена работа на районный этап конкурса макетов, посвященных 80-летию Великой Победы.Ученики с интересом прочитали много книг и искали в интернете, чтобы выполнить этот макет. Желаем удачи.
-
Татар кызы бәйгесе 18.04.2025

Районыбызның Балалар иҗат үзәгендә "Татар кызы" бәйгесе булып узды. безнең мәктәбебезнең данын башлангыч класслардан Мурзина Зәмирә, югары класслардан Хайбрянова Рузалина яклады. Нәтиҗәләрне көтәбез.
В районном центре детского творчества прошел конкурс "Татар кызы". Честь нашей школы с начальных классов защищала Мурзина Замира, со старших-Хайбрянова Рузалина. Ждем результатов.
-
Безопасное колесо/Имин көпчәк 17.04.2025

Прошел конкурс "Безопасное колесо", проводимый совместно сотрудниками Актанышского ГИБДД и Управлением образования. Ученики 4 класса нашей школы тоже приняли участие в этом конкурсе. Проверили знания по медицине, безопасности дорожного движения.
Актаныш ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Мәгариф идарәсе берлектә үткәрә торган "Безопасное колесо"-"Имин көпчәк" бәйгесе үзды. Мәктәбебезнең 4 класс укучылары да үзләрен сынап әлеге бәйгедә катнаштылар. Медицина, юл иминлеге буенча белемнәрен сынадылар.
-
"Татар егете - татар кызы" бәйгесе/ Конкурс "Татар егете- татар кызы" 15.04.2025

Безнең балалар бакчасыннан Ганеев Габдулла , Мурзина Зифа "Татар егете - татар кызы" район бәйгесендә катнаштылар. Балалар үзләре турында сөйләделәр, яратып башкарган һөнәрләре белән таныштырдылар. Балаларга уңышлар телибез./ Наш воспитанники Ганеев Габдклла, Мурзина Зифа участвовали в районном конкурсе "Татар егете- татар кызы". Дети рассказали о себе, о своих увлечениях, исполнили татарские песни и стихи. Желаем детям успехов и побед!
-
Күңелле бакча/ Веселый огород 14.04.2025

Табигатебезгә сагынып көткән яз да җитте. Барлык тереклек уянып, кояш якты нурларын таратты. Безнең бакчабызда, якты кояшка үрелеп, тәрәзә төбендә утырткан кечкенә тәҗрибә бакчабызда яшел үсемлекләр үсә башлады./ Наступила долгожданная весна. Вся природа ожила. В нашем детском саду на подоконнике посадили зеленые саженцы. Дети знакомятся и с любовью ухаживают за растениями.
-
Космонавтика көне/День космонавтики 12.04.2025

12 апреля-День космонавтики. В этот день был совершен первый в истории человечества пилотируемый полет в космос. В память об историческом событии, впервые открывшем путь в космос, и легендарном Юрии Гагарине в библиотеке была организована книжная выставка "космические просторы".
Учитель физики Якупова С.Б. провела викторину, победителям-призерам викторины вручены памятные подарки.
-
Район тәрбиячеләре методик берләшмә утырышы/ РМО воспитателей 10.04.2025

Бүген безнең балалар бакчасында район тәрбиячеләренеең "Төрле төр эшчәнлекләр аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү"темасына методик берләшмә утырышы булып узды. Катнаш зурлар төркемендә "Туган илем-туган өем" , катнаш кечкенәләр төркемендә "Кече Ватаным" ачык эшчәнлекләр күрсәтелде. Катнаш зурлар төркеме тарафыннан "Батрай чишмәсе серләре" исемле ачык күңел ачу күрсәтелде. Бакчабызның эшчәнлегенә югары бәя куелды. Барлык катнашучыларга да, җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәт!
-
Гаилә дәресе/ Урок семьи 10.04.2025

Мәктәбебезнең 8-9 класс укучылары бүген Актаныш район үзәгендә урнашкан ЗАГС бүлегендә кунакта булдылар. Гөлфия Баяновна "Гаилә дәресе" үткәрде, район Җәмигъ мәчете имам хатибы Руслан хәзрәт Мортазин дини күзлектән гаилә кыйммәтләрен, ир хакы, хатын хакы турында аңлатты. Махсус хәрби операциядәге егетләргә укучыларның теләкләре язылган открытка җибәрелде.
Учащиеся 8-9 классов школы побывали сегодня в отделе ЗАГС Актанышского района. Гульфия Баяновна провела "Урок семьи", имам-хатыб районной Соборной мечети Руслан хазрат Муртазин разъяснил с религиозной точки зрения семейные ценности, права мужчины, права женщины. Ребятам, участвующим в специальной военной операции, была отправлена открытка с пожеланиями учащихся.
-
"Батырай чишмәсе серләре" ачык күңел ачу эшчәнлеге/ Открытое мероприятие "Тайны родника Батырай" 10.04.2025

Бүген бакчабызда район тәрбиячеләренең "Төрле төр эшчәнллекләр аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү " темасына методик берләшмә утырышы уздырылды. Катнаш зурлар төркемендә "Батырай чишмәсе серләре" исемле ачык күңел ачу чарасы күрсәтелде. Балалар чарада изге чишмәнең тарихы, файдалы үзлекләре белән таныштылар. Татар халкыбызның милли уеннарын, җырларын яратып башкардылар./ В нашем детском саду в собрании РМО дети старшей группы показали откры тое мероприятие "Тайны родника Батырай". Дети знакомились с историей родника, пели народные песни, играли в народные национальные игры.













