Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тетар-мәгърифәт көзгесе 18.04.2026

18 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә уздырылган "Театр-мәгърифәтнең көзгесе" дип исемләнгән театрлар бәйгесендә Байсар мәктәбенең "Миргалим оныклары" театр коллективы укучылары 1 урынга лаек дип табылды. 5-9 класс укучыларыннан торган коллектив Салих Батталның "Сугыш беткәч" шигъри тамашасын тәкъдим итте. Актаныш районыннан килгән башка коллективлар да Әлмәтлеләрне таң калдырды! Афәрин, кызлар-егетләр! Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми,- алга илтә!
-
Тәмле юл билгесе бәйгесе/ Конкурс "Вкусный дороңный знак" 10.04.2026

Бакчабыз быел да "Тәмле юл билгесе" татар халык ашлары бәйгесендә катнашты. Амирзяновлар гаиләсе тәмле,зур чәкчәк ясап, чәкчәкне баллы юл билгеләре белән бизәделәр. Тырышлыгыбызның нәтиҗәсе булып 3 урын яуладык. Әти - әниләребезгә зур рәхмәт!
-
Беренче адымнар... 30.03.2026

28 нче март көнне Сарман районында үткәрелгән башлангыч класс укучылары өчен "Беренче адымнар" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә районыбыздан Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар мәктәбенең 4 класс укучысы Сафиуллина Риана да катнашып җиңү яулады. Нәни укучыбыз Рианага һәм укытучысы- Гөлнара Әбелгас кызына алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!
-
Агровызов конференциясе 27.03.2026

Казан шәһәрендә үткәрелгән "Наука и молодежь Татарстана- Агровызов" фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебезнең 8 класс укучысы Хайбрянова Рузалина лаеклы 3 урынны яулады. Казан аграр университеты "Үсеш ноктасы" юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы Розалия Данис кызын һәм Рузалинаны диплом белән бүләкләде. Аларны ихлас котлыйбыз!
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе 27.03.2026

Яр Чаллы шәһәрендә татар әдипләре катнашында узган "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә Байсар мәктәбеннән дә ике укучыбыз Садриева Язгөл һәм Салахова Таңсылу беренче тур җиңүчеләре булып, мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты. Казан шәһәрендә узачак бәйгеләрдә дә аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Кышкы сезонны ябу 24.03.2026

Байсар мәктәбе командасы районда уздырылган кышкы сезонны ябу спартакиадасында 2 урынны яулап, янә җиңү белән кайттылар. Ярышларда катнашкан укучыларыбызны һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучылары Гөлнара Рафиковнаны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Йолдызлык-Созвездие 04.03.2026

3 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район Мәдәният сараенда "Йлддызлык-2026" фестивале узды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәп коллективы мактаулы 1 нче урынны яулады. Укучыларны, өйрәткән педагогларны һәм әти-әниләрне кантнашучыларның нәтиҗәле чыгыш ясаулары, зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!
-
Туган телне яхшы бел! 02.03.2026

Татар теленнән Республика олипиадасында мәктәбебез укучылары янә җиңү яуладылар. 9 класс укучылары Салахова Таңсылу һәм Кашапова Язилә призер булдылар. Укучыларны һәм укытучы апалары Гөлнара Илгиз кызын ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар гына юллыйбыз.
-
Волейбол ярышы җиңүчеләре! 06.02.2026

Агымдагы елның 4 февраль көнне "Батыр" спорт сараенда район мәктәпләренең укучылар командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Мәктәбебез егетләр командасы мактаулы 2 урынга лаек булдылар. Укытучылары Гөлнара Рафик кызына һәм егетләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез. алдагы чрышларда да уңышлар телибез!
-
"Йолдызлыкта" йолдызлар! 06.02.2026

3 февраль көнне Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, мәртәбәле жюри каршында "имтихан" тотты. Үз эченә патриотик темадагы нәфис сүз, җыр, бию номинацияләрендә укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Аларга Гала концертта да уңышлар телибез. Афәрин, укучылар! һәм әзерләүче укытучылар













