Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 61 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Профдебют
18.03.2024
Актаныш технология техникумында төрле номинацияләр буенча профдебют бәйгесе булып узды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Абдуллина Чулпан үзен төзүче буларак сынап карады. Кыз кеше булуына карамастан башка мәктәпләрдән килгән егетләр белән бергә измә изде, кипичтән стена өйде. Нәтиҗәләрне көтәбез.
В Актанышском технологическом техникуме состоялся конкурс профдебют по различным номинациям. Ученица 9 класса нашей школы Абдуллина Чулпан попробовала себя в качестве строителя. Несмотря на то, что является девушкой, она вместе с парнями из других школ сделала раствор, строила стены из кирпича. Ждем результатов.
-
Ышаныч телефоны/телефон доверия
12.03.2024
2010 елдан авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына 8-800-2000-122 балалар ышаныч телефоны буенча ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүдә ярдәм итә.
Балаларга һәм ата-аналарга ашыгыч психологик ярдәмне Россия Федерациясенең 85 субъекты территориясендә 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия номеры астында эшләүче 210 төбәк балалар ышаныч телефоны хезмәте тәэмин итә.
80 төбәктә балалар ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм тәүлек әйләнәсе кулланыла
С 2010 года Фонд поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации, содействует органам исполнительной власти субъектов Российской Федерации в оказании экстренной психологической помощи по детскому телефону доверия 8-800-2000-122.
Экстренную психологическую помощь детям и родителям обеспечивают 210 региональных служб детского телефона доверия, работающих под единым общероссийским номером 8-800-2000-122 на территории 85 субъектов Российской Федерации.
В 80 регионах экстренная психологическая помощь по детскому телефону доверия доступна в круглосуточном режиме.
-
В мире книг/ Китаплар дөньясында
11.03.2024
Бакчабызда бүген авыл китапханәчесе Лилия апа белән балалар китаплар иленә сәяхәткә бардылар. Алар матур шигырьләр, хикәяләр тыңладылар. Әсәрләр буенча бергәләп кул эшләре ясадылар. Балаларга очрашу бик ошады./ Сегодня дети детского сада вместе с библиотекарем побывали "В мире книг". Они познакомились с рассказами, стихами. По мотивам произведения делали красивые поделки. Детям встреча очень понравилась.
-
Созвездие-Йолдызлык зона туры
07.03.2024
6 март көнне Мөслим районының Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Гала-концерты булып узды. Безнең Байсар мәктәбенең 3 класс укучысы Садриева Язгөл дә үзенең көчен сынап карады. Ике этапта да уңышлы чыгыш ясады.Алга таба да уңышлар телибез!
6 марта в Доме культуры им.З. Басыровой Муслюмовского района состоялся гала-концерт фестиваля "Созвездие-Йолдызлык". Попробовала свои силы и ученица 3 класса нашей Байсаровской школы Садриева Язгуль. Успешно выступила на обоих этапах.
-
Гаиләләргә ярдәм/ Помощь семьям
06.03.2024
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләрен утын белән тәэмин итү акциясенә безнең мәктәбебез дә кушылды: Мурзин Риназ һәм Мирзамухамедов Әлфир абыйлар пычкылар белән коралланып Актанышка агач бүкәнләргә бардылар. Ил төкерсә күл булыр, дип халкыбыз тиккә генә әйтмәгән. 100 дән артык гаилә утын белән тәэмин ителде.
К акции по обеспечению дровами семей участников специальной военной операции присоединилась и наша школа: Мурзин Риназ и Мирзамухамедов Альфир абый, вооружившись пилами, отправились в Актаныш пилить бревны. Более 100 семей были обеспечены дровами.
-
Гореф-гадәтләрне искә төшереп
06.03.2024
Халкыбызның гореф-гадәтләрен искә алып ветеран укытучы Разова Римма апа укучыларны мунчала ясау, юкә кайрысыннан кәрҗин, чабата, савыт-саба үрү серләренә төшендерде. Байсар авылының Мунчала күле турында, бу исемнең килеп чыгышы турында сөйләде.
Вспоминая традиции своего народа, учительница-ветеран Разова Римма апа познакомила учащихся с тонкостями изготовления тонкого вязового лыка, плетения из липовой лыки корзин, лаптей, посуды. Дала информацию о названии озера "Мунчала"
-
8 март
04.03.2024
Язга да аяк бастык. 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Мәктәбебез укучылары технология дәресләрендә әниләрен, әбиләрен , апа-сеңелләрен котларга бүләкләр әзерләү белән мәшгуль.
Наступила весна. Приближается Международный женский день-8 марта. Учащиеся нашей школы на уроках технологии занимаются подготовкой подарков, чтобы поздравить своих мам, бабушек, сестер.
-
Спартакиада учащихся. 1 место!
04.03.2024
Гаилә елына багышланган укучыларның кышкы сапартакиадасы булып узды. Бик күп кышкы төр ярышларда укучыларыбыз алдынгы урыннарны яуладылар. Нәтиҗәдә Байсар мәктәбе төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
Состоялась зимняя Спартакиада школьников, посвященная Году семьи. Во многих соревнованиях по зимним видам наши ученики заняли призовые места. В результате Байсаровская школа заняла 1 место среди основных общеобразовательных школ. Поздравляем!
-
Математика атналыгы
02.03.2024
Мәктәбебездә төрле предмет атналыклары, айлыклары үткәрелеп тора. Бүген математика укытучысы Римма Разова укучыларны төрле математик биремнәр белән кызыксындырып, математика дөньясына алып керде. Көн дәвамында укучылар кроссвордлар, төрле кызыклы мәсьәләләр чиштеләр.
В нашей школе проводятся различные предметные недели, месячники. Сегодня учитель математики Римма Разова увлекла учащихся разнообразными математическими заданиями и ввела их в мир математики. В течение дня учащиеся разгадывали кроссворды, различные интересные задачи.
-
Конференциядә җиңүче!
02.03.2024
Яр Чаллы шәһәренең 21 нче урта мәктәбендә Яр Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Мәктәбебездән мәктәп директоры Салахов Р.Җ. катнашып, эше жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм 1 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
В средней школе № 21 г. Набережные Челны прошла республиканская научно-практическая конференция, посвященная творчеству Набережночелнинских писателей и поэтов. Школа была представлена директором школы Салаховым Р. Дж., работа которого была высоко оценена жюри и удостоена 1 места. Поздравляем!