Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Гаиләләргә ярдәм/ Помощь семьям 06.03.2024
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләрен утын белән тәэмин итү акциясенә безнең мәктәбебез дә кушылды: Мурзин Риназ һәм Мирзамухамедов Әлфир абыйлар пычкылар белән коралланып Актанышка агач бүкәнләргә бардылар. Ил төкерсә күл булыр, дип халкыбыз тиккә генә әйтмәгән. 100 дән артык гаилә утын белән тәэмин ителде.
К акции по обеспечению дровами семей участников специальной военной операции присоединилась и наша школа: Мурзин Риназ и Мирзамухамедов Альфир абый, вооружившись пилами, отправились в Актаныш пилить бревны. Более 100 семей были обеспечены дровами.
-
Гореф-гадәтләрне искә төшереп 06.03.2024
Халкыбызның гореф-гадәтләрен искә алып ветеран укытучы Разова Римма апа укучыларны мунчала ясау, юкә кайрысыннан кәрҗин, чабата, савыт-саба үрү серләренә төшендерде. Байсар авылының Мунчала күле турында, бу исемнең килеп чыгышы турында сөйләде.
Вспоминая традиции своего народа, учительница-ветеран Разова Римма апа познакомила учащихся с тонкостями изготовления тонкого вязового лыка, плетения из липовой лыки корзин, лаптей, посуды. Дала информацию о названии озера "Мунчала"
-
8 март 04.03.2024
Язга да аяк бастык. 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Мәктәбебез укучылары технология дәресләрендә әниләрен, әбиләрен , апа-сеңелләрен котларга бүләкләр әзерләү белән мәшгуль.
Наступила весна. Приближается Международный женский день-8 марта. Учащиеся нашей школы на уроках технологии занимаются подготовкой подарков, чтобы поздравить своих мам, бабушек, сестер.
-
Спартакиада учащихся. 1 место! 04.03.2024
Гаилә елына багышланган укучыларның кышкы сапартакиадасы булып узды. Бик күп кышкы төр ярышларда укучыларыбыз алдынгы урыннарны яуладылар. Нәтиҗәдә Байсар мәктәбе төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
Состоялась зимняя Спартакиада школьников, посвященная Году семьи. Во многих соревнованиях по зимним видам наши ученики заняли призовые места. В результате Байсаровская школа заняла 1 место среди основных общеобразовательных школ. Поздравляем!
-
Математика атналыгы 02.03.2024
Мәктәбебездә төрле предмет атналыклары, айлыклары үткәрелеп тора. Бүген математика укытучысы Римма Разова укучыларны төрле математик биремнәр белән кызыксындырып, математика дөньясына алып керде. Көн дәвамында укучылар кроссвордлар, төрле кызыклы мәсьәләләр чиштеләр.
В нашей школе проводятся различные предметные недели, месячники. Сегодня учитель математики Римма Разова увлекла учащихся разнообразными математическими заданиями и ввела их в мир математики. В течение дня учащиеся разгадывали кроссворды, различные интересные задачи.
-
Конференциядә җиңүче! 02.03.2024
Яр Чаллы шәһәренең 21 нче урта мәктәбендә Яр Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Мәктәбебездән мәктәп директоры Салахов Р.Җ. катнашып, эше жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм 1 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
В средней школе № 21 г. Набережные Челны прошла республиканская научно-практическая конференция, посвященная творчеству Набережночелнинских писателей и поэтов. Школа была представлена директором школы Салаховым Р. Дж., работа которого была высоко оценена жюри и удостоена 1 места. Поздравляем!
-
Бәйрәм концерты/ Праздничный концерт 01.03.2024
Балалар бакчасы , мәктәп белән берлектә Байсар авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар һәм 8 март - халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырды. Балалар башкаруындагы биюләр,җырлар һәм барлык чыгышларны тамашачылар зур алкышлар белән каршы алды. Кечкенәләребезнең чыгышлары барлык авыл халкына да бәйрәм бүләге булып яңгырады./ Наш детский сад и наша школа вместе организовали праздничный концерт в честь Дня защитника и 8 марта в Байсаровском РДК. Выступление наших детей порадовали наших родителей и гостей.
-
Язгы концерт/Весенний концерт 01.03.2024
Яз аеның беренче көне белән, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңае белән Байсар авылы мәдәният йортында әти-әниләргә бүләк итеп зур концерт куелды. Балаларыбызның чыгышларын тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Балаларыбызның быелгы йолдызлык бәйгесендә 1 урын яулаулары да концерт чыгышларыны бик тә көчле, уйланылган һәм матур булуын күрсәтеп тора. Илләребез имин булсын, язлар тынычлык китерсен!
С первым днем весны, в связи с приближающимся праздником 8 марта в Байсаровском сельском Доме культуры состоялся большой концерт в подарок родителям. Выступление наших ребят зрители встретили горячими аплодисментами. И то, что наши дети заняли 1 место на нынешнем конкурсе звезд, "Созвездие-Йолдызлык" показывает, что концертные выступления очень сильные, продуманные и красивые. Пусть наша страна будет в безопасности, пусть весна принесет мир!
-
"Созвездие - 2024 "/ "Йолдызлык - 2024" 28.02.2024
"Йолдызлык - 2024" бәйгесендә безнең нәниләребезнең уңышлары: Назмеева Зәкия - вокал - соло - 3 урын, "Чарльстон" , "Пилоты", "Татар биюе" - 3 урын, Ганеев Габдулла - конферанс - дипломант , гомуми балалар бакчалары арасында 2 урын яуланды. Кечкенә йолдызчыкларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышлар телибез! Афәрин балалар!/ В ежегодном конкурсе "Созвездие - 2024" воспитанники нашего детского сада заняли почетные 3 места. Среди детских садов района наш детский сад занял 2 место. Мы гордимся нашими детьми!
-
Созвездие-йолдызлык 24.02.2024
Ә.Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда укучыларның "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестиваленең Гала концерты булып узды. Байсар мәктәбеннән 16 чыгыш бүләкләнеп, мәктәбебез 1 урынга лаек дип табылды. Әлеге фестивальгә күп көч куйган укытучылар, укучылар, ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
В Актанышском Дворце культуры им.А. Авзаловой состоялся гала-концерт молодежного фестиваля "Созвездие-Йолдызлык". 16 выступлений учащихся признаны лауреатами. По итогам фестиваля Байсаровская школа удостоена 1 место. Выражаем огромную благодарность учителям, учащимся, родителям, приложившим немало усилий к этому фестивалю!