• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54
Телефон: +7(855)-525-53-21
E-Mail: sba.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Байсаровская ООШ"
Руководитель: Салахов Рамиль Замигнурович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 52 учащихся
У нас учат: 12 педагогов

Новости Байсаровской школы

Байсар мәктәбенә яңа исем!

Опубликовано: 17.12.2024

17 декабрь  көнне Байсар мәктәбендә зур чара үттте: Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенә шушы мәктәптә 30 елга якын мәктәп директоры булып эшләгән Басыров Миргалим Гыйлем улының исемен мәңгеләштереп, уку йортына аның исеме бирелде.

      Басыров Миргалим Гыйлем улы 1926 елның 20 гыйнварында Иске Айман авылында урта хәлле крестьян Гыйлем Басыйров гаиләсендә дөньяга килә. Әтиләре 1931 елны күмәк хуталыкка керә, гаилә башлыгы 1935 елны үлә. Егет үзе хезмәт юлын 1943 елны Пучы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң күмәк хуҗалыкта башлый. 1944 елның мартыннан I Украина фронты гаскәрләре составында автоматчы, пулеметчы сыйфатында утлы давыллар кичеп, 1950 елның апрелендә генә шинелен сала. Ике абыйсы да фронтта һәлак була. Совет Армиясеннән кайткач, 1950-1952 елларны Алабуга укытучылар институтында укый, соңыннан пединститутны читтән торып тәмамлый. М.Г.Басыров 1952-1957 елларда Иске Сәфәрдә уку-укыту бүлеге мөдире, 1957-1959 елларда Исәнсеф сигезьеллык мәктәбендә директор булла. 1959 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы, Иске Байсар урта мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе, укучыларның иң яраткан укытучысы: укытучыларның мәртәбәле остазы, хезмәттәше, киңәшчесе; авыл халкының могътәбәр кешесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе булды. 1 тапкыр район Советы, 8 тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланды.

         Басыров Миргалим Гыйлем улын сугышчан каһарманлыгы хакына бирелгән медальләре өстенә мәгариф өлкәсендәге фидакарьлеге өчен “Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә, РСФСРның  атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә, дәрәҗәле югары оешмаларның күп санлы Мактау кәгазьләренә, башка кадер-хөрмәткә лаек булды.

 

Чарага Миргалим абыйның кызлары кайткан иде. Районыбызның мактаулы граңданины, авылның аксакалы Рәүхәт Салихҗан улы әлеге шәхес турында якты истәлекләр белән уртаклашса, аның кул астында 8 ел хезмәт иткән, яшь укытучы буларак эшкә өйрәнгән Сәлимә Борһан кызы яшьлек елларга, тәүге хезмәт елларына алып кайтты. Миргалим абыйның кешелеклелеге, тәҗрибәсе хакында күп сүзләр сөйләнде. “Ак Барс” банкының Актаныш бүлеге җитәкчесе Рубин Фәнис улы укучыларга Миргалим абыйның исеменә тап төшерми тырышып укырга, илебезгә, җәмгыятебезгә хезмәт итәрлек егет-кызлар булып үсүләрен теләде. Үзеннән бүләк итеп уку елы ахырында “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган укучыларны экскурсиягә алып бару өчен автобус бирәчәгенә ышандырды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьяновна Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенә уңышлар теләде, мәктәпнең районда тоткан урынын югары бәяләп, мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

  Кунаклар мәктәп белән танышканнан соң, актлар залында укучыларның чыгышын карады, чара түгәрәк чәй табыны артында дәвам итте.


Источник: МБОУ "Байсаровская ООШ"

К списку новостей