Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 61 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Белем бәйрәме белән!
01.09.2023
Бүген илебезнең барлык мәкләпләрендә дә беренче кыңгырау чыңлады. Байсар мәктәбе 1 класска укырга керүче 4 укучыга тәүге мәртәбә ишекләрен ачты. 2023-2024 уку елында мәктәптә 61 укучы белем алачак. Бәйрәмгә ата-аналар, кунаклар да килгән иде. һәр елдагыча, "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗан улы җәйге чорда хуҗалыкта хезмәт куйган укучыларга премияләр тапшырды һәм мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен 50 ц икмәк бирде.
-
"Яхшы остаз" күкрәк билгесе үз ияләрен тапты!
01.09.2023
"Педагог һәм остаз" елында республика җитәкчелеге тарафыннан бик күп эшләр эшләнде, укытучы-мөгаллимнәргә игътибар артты. Мәгариф министрлыгының агымдагы елның16 июнендә чыккан 203 приказы нигезендә Якупова Сәлимә Борһан кызы "Яхшы остаз" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Сәлимә апаның бүген- 1 сентябрь туган көне булуын да исәпкә алсак, алар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәм. Сау-сәламәт булып әле бергә-бергә озын-озак еллар хезмәт куярга язсын, Сәлимә апа!
-
Сугышчы үз өенә кайтты
27.08.2023
Сталинград өчен барган сугышта батырларча һәлак булган якташыбыз 81 ел үткәч үз туган авылына кайтып җирләнде. Зариф Гобәйдуллин 22 яшендә аяусыз сугышта ятып кала. Эзтабарлар тарафыннан сөякләре табылып, шәхесе ачыклана. Качкын авылында батыр солдат рухына догалар, Коръән аятьләре укылып, авыл зияратына җирләнде. Чарада мәктәп директоры Рамил Сәлахов белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Даннур кызы да катнашты. Тыныч йокла, солдат!
-
Кадрия Сөнгатовна- педагог-остаз
25.08.2023
Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гомуми тел белеме һәм төрки гыйлем кафедрасы доценты Фәтхуллова Кадрия Сөнгат кызы 1959 елның 18 октябрендә Актаныш районы Актаныш авылында туган. 1977 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. 1982 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Казан шәһәренең 78 нче мәктәбенә француз теле укытучысы итеп җибәрелә. 1992-1994 елларда КДПИның татар тел белеме кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1996 елдан Казан университетында эшли. 2002 елда татар телендщ аралашырга өйрәтү проблемасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта ул КФУның Габдулла Тукай исемендәге Югары Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы булып тора. Ул лекцияләр укый һәм практик дәресләр алып бара.
Кадрия Фәтхуллова 200 дән артык фәнни — методик хезмәтләр авторы. "АНА ТЕЛЕ" онлайн-укыту мәктәбе үзәген җитәкләде.
Тынгысыз якташыбыз КАДРИЯ СӨНГАТЬ КЫЗЫ ФӘТХУЛЛОВА Россия Федерациясе югары белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды; “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медале белән бүләкләнде.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшкә җыелды
18.08.2023
Агымдагы елның 18 августында Байсар мәктәбендә районыбызның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җыелды. Яңа 2023-2024 уку елына максат-бурычлар билгеләнде. Яңа федераль белем бирү программалары белән җентекләп танышып уку-укыту планнары өйрәнелде, эш программаларын төзү буенча күрсәтмәләр алынды. Киңәшле эш таркалмас, дигән борынгылар. Районыбыз мәгарифе бу уку елында да сынатмас дип өметләник!
-
Байсарда рәсем-музыка укытучылары секция утырышы
15.08.2023
Киңәшле эш таркалмас...
-
Хезмәтенә күрә бүләге
12.08.2023
Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы!
-
Яңа уку елына максат-бурычлар
10.08.2023
Укырга, укырга һәм укырга!
-
"Укучының мәдәни көндәлеге" республикакүләм бәйгесендә җиңү
07.06.2023
Байсар мәктәбенең 2 класс укучысы Садриева Язгөл (укытучысы Нәзлия Мәхиян кызы) "Укучының мәдәни көндәлеге" республикакүләм бәйгесендә җиңү яулап, "акыллы колонка" белән бүләкләнде һәм Казан дәүләт циркына 2 билет тапшырылды. 1 июнь - Балаларны яклау һәм саклау көнендә Язгөлебез әнисе белэн Казан шәһәренә "Бар да яхшы булачак!" дип аталган тамашага бардылар. Цирк Максим Юрьевич Никулин исемендәге Мәскәү артистлары тарафыннан куелган. Мәңге истә калачак әлеге күңелле чараны алдагы уку елында барлык укучыларга да күрергә, әлеге бәйгедә җиңәргә язсын!
-
Укытучы һәм остаз елы/Год педагога и наставника
01.06.2023
Новости на онлайн-доске Padlet: https://padlet.com/cakzn2020/2023-2023-pseba7ku4t7120xi – «Выставки и акции», находящуюся в открытом доступе в ГИС ЭО РТ.