Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №1
Илгизәр Фәтхел улы Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 19.10.2023Бүген мәктәбебездә "Остазлардан калган яктылык" исеме белән танылган педагогика ветераны Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция үтә. Илгизәр Фәтхел улы бик озак еллар мәктәбебезнең директоры булып эшли, бар булмышын районыбызның мәгариф системасы усешенә багышлаган зат.
Конференциябездә Татарстаныбызның һәм башка төбәкләрнең төрле районнарыннан катнашучылар бар. Киләлмичә калганнарны телемост элемтәсе аркылы кушабыз. Сарман, Азнакай, Нурлат, Алексеевск якларыннан, Башкортстаннан эшләр кабул ителде. Барлыгы конференциядә 100 якын укучы катнашырга теләк белдергән иде.
Конференция жюри әгъзалары:
- Шәвәлиева Рәйсәлә Гавис кызы, Татарстанның атказанган укытучысы, лаеклы ялдагы рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
- Шәрәфетдинова Рулия Әбелкасыйм кызы, лаеклы ялдагы рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
- Чинаева Вәзилә Мансаф кызы, Татарстанның атказанган укытучысы, лаеклы ялдагы химия-биология укытучысы.
- Шәйгәрданова Фәимә Зиннур кызы, лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- Даутов Гомәр Филгиз улы, филология фәннәре кандидаты, КФУ филиалы Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, Татарстан язучылар берлеге згүзасы.
- Гөлназ Нуриева, “Мәйдан” журналының әдәбият бүлеге мөдире.
- Айсылу Сәлимова, “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.
Источник: Телеграм канал МБОУ "Актанышская СОШ №1" - https://t.me/asoch_1/4765
К списку новостей