Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Чемпионнарыбыз/Наши чемпионы 22.02.2021

Якшәмбе, 21 февраль көнне, безнең мәктәп укучылары " Лачын "хоккей командасы составында Кама Аланы "Олимп" командасын 19:2 исәбе белән җиңде. Афәрин, егетләр, шулай тотарга! 24 февральдә Менделеевскида җирле "Лигра"командасы белән уен узачак. Уңышлар сезгә, егетләр! Без сезгә ышанабыз!
В воскресенье, 21 февраля , ребята нашей школы в составе хоккейной команды "Лачын" одержали уверенную победу над командой из Камских Полян ""Олимп" со счетом 19:2. Молодцы, ребята, так держать! 24 февраля состоится игра в Менделеевске с местной командой "Лигры". Удачи вам, ребята! Мы верим в вас!
-
23нче февраль белән/ С 23 февраля 22.02.2021

Кадерле ир-атларыбыз, батырларыбыз! Сез-безнең таяныч, өмет һәм яклау! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Кадерлеләребез, кыюлыгыгыз, җаваплылык һәм ышанычлы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Без сезнең кылган эшләрегезне югары бәялибез һәм Сезнең белән бик горурланабыз, чөнки сезнең киң аркаларыгыз артында безгә берни дә куркыныч түгел! Сезгә, кыю, кайгыртучан һәм яраткан ир-атларыбыз, нык сәламәтлек, уңышлар, көч, сабырлык һәм батырлык телибез. Һәрвакыт шундый көчле һәм батыр булыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, мәхәббәт, иминлек һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе телибез!
Дорогие наши мужчины, наши храбрые и отважные защитники! Вы наша опора, надежда и защита! Поздравляем вас с Днем защитника Отечества! Дорогие, любимые, родные, спасибо вам за смелость, ответственность и надежность. Мы ценим всё, что вы для нас делаете, и очень гордимся вами, ведь за вашими широкими спинами нам ничего не страшно! Желаем вам, наши смелые, заботливые и любимые мужчины, крепкого здоровья, удачи во всём, сил, терпения и мужественности. Будьте всегда такими сильными и храбрыми. Счастья, любви, благополучия и, конечно же, мирного неба над головой желаем вам и вашим семьям, наши защитники!
-
"Тел - милләт сакчысы"/"Язык - защитник нации" 20.02.2021

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә "Тел - милләт сакчысы" исем астында китап күргәзмәсе эшләнде.
21 февраля - в Международный день родного языка в библиотеке была организована книжная выставка "Язык - хранитель нации".
-
Җәлил укулары җинүчесе/Победитель Джалиловских чтений
19.02.2021
9а сыйныф укучысы Загертдинов Илмир Халыкара "Җәлил укулары" бәйгесе җиңүчесе булды. Укытучысы Рахманова Гөлнара Фәлгат кызы. Котлыйбыз!
Ученик 9а класса Загертдинов Ильмир стал победителем международного конкурса "Джалиловские чтения" Учитель Рахманова гульнара Фаплгатовна. Поздравляем! Молодцы!
-
"Мәктәп волейбол лигасы"/"Школьная волейбольная лига" 17.02.2021

9-11 сыйныф укучылары Сәяпова Азалия, Хабибуллина Гүзәл, Сәетова Резедә, Әхмәдуллина Алсу, Мәрдәнова Инзилә, Салихова Гүзәл, Шиһапова Камилә, Закирҗанова Лиана составындагы, "мәктәп волейбол лигасы"республика проекты кысаларында район гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча II урынны яулаган мәктәп командасын котлыйбыз. Кызлар район данын Яр Чаллы шәһәрендә киләсе турда яклаячак. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Поздравляюем команду школы в составе учениц 9-11 классов Саяповой Азалии, Хабибуллиной Гузель, Саетовой Резеды, Ахмадуллиной Алсу, Мардановой Инзиля, Салиховой Гузель, Шигаповой Камили, Закирзяновой Лианы, заняшуюю II место по волейболу среди обучающихся общеобразовательных организаци района в рамках республиканского проекта "Школьная волейбольная лига". Девочки будут защищать честь района в следующем туре в городе Набережные Челны. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Профилактик совет утырышы/ Заседание совета профилактики 16.02.2021

15 нче февраль көнне мәктәпнең чираттагы профилактик советы утырышы булды. Анда ПНД һәм мәктәп учетында торган кайбер укучылар белән әңгәмә, бер укучының әнисе белән сөйләшү булды. Мәктәп директоры Даниал Даниф улы һәм ПНД инспекторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алсу Глүс кызының чыгышлары тыңланды.
-
"Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда"/"Не преклоню колен, палач, перед тобой" 16.02.2021

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда" исем астында Хисамова Нурсия Мулланур кызы 5б сыйныф укчылары өчен китапханә дәресе үткәрде.
В честь 115-летия со дня рождения Мусы Джалиля Хисамова Нурсия Муллануровна провела библиотечный урок для учащихся 5б класса под названием "Не преклоню колен, палач, перед тобой".
-
"Җәлил һәм җәлилчеләр" 16.02.2021

6а сыйныф укучылары өчен китапханәдә "Җәлил һәм җәлилчеләр"нең батырлыгы турында викторина үткәрелде.
Для учащихся 6а класса в библиотеке была проведена викторина "Джалиль и джалильцы".
-
Сыйныф сәгате/Классный час 15.02.2021

5а сыйныфында халкыбызның бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел булуына багышланга сыйныф сәгате үтте. Класс җитәкчесе Валиева Алсу Риф кызы укучыларны Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштырды. Китапханәчебез Хисамова Нурсия Мулланур кызы оештырган күргәзмә белән дә таныштылар.
В 5а классе прошел классный час, посвященный 115-летию со дня рождения великого поэта нашего народа Мусы Джалиля. Классный руководитель Валеева Алсу Рифовна ознакомила учащихся с творчеством Мусы Джалиля. Они также ознакомились с выставкой, организованной библиотекарем Хисамовой Нурсией Муллануровной.
-
"Онытылмый Әфган кырлары"/ "Не забываются Афганские края" 15.02.2021

15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуга 32 ел туу уңаеннан китапхәнәдә "Онытылмый Әфган кырлары" исем астында китап күргәзмәсе эшләнде. Әзһәр Зәйнетдиновның "Тәмугтан репортаж" китабы буенча 9а, 6в, 6г, 7т сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе уздырылды.
15 февраля-в честь 32-й годовщины вывода советских войск из Афганистана в библиотеке была организована книжная выставка "Не забываются Афганские края". По книге азгара Зайнутдинова "Репортаж из ада" для учащихся 9а, 6в, 6г, 7т классов проведен библиотечный урок.










