Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Онытылмый Әфган кырлары/Незабываемые афганские поля 15.02.2022

Әфганстан сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә "Онытылмый Әфган кырлары" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды, 9 в сыйныф укучылары өчен "Әфганстан-йөрәк ярасы"китапханә дәресе үткәрелде, Әзһәр Зәйнетдиновның "Тәмугтан репортаж" китабын укырга тәкъдим ителде.
В библиотеке была организована книжная выставка «Незабываемые афганские поля», призванная способствовать более глубокому пониманию войны в Афганистане, ее сути и уважению к нашим юношам, прошедшим военную службу в Афганистане. Для учащихся 9 в класса был проведен библиотечный урок, на котором было предложено прочитать книгу Азгара Зайнутдинова «Репортаж из ада».
-
Гасырларда калыр батырлык/Мужество, которое продлится века 15.02.2022

Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты һәм тормышы белән якыннан танышу максатыннан, "Гасырларда калыр батырлык" дип исемләнгән видеофильм күрсәтелде.
Был показан видеофильм под названием «Мужество, которое продлится века», чтобы поближе познакомиться с творчеством и жизнью Мусы Джалиля во время войны.
-
Илһам ага җырларыннан илһамланып/Вдохновленные песнями Ильгама Шакирова 15.02.2022

Мәшһүр җырчы Илһам Шакировны искә алу уңаеннан китапханәдә "Илһам ага җырларыннан илһамланып" китап күргәзмәсе оештырылды, җырчы укучыларыбыз Илһам Шакиров иҗаты белән якыннан таныштылар.
В честь известного певца Ильгама Шакирова в библиотеке была организована книжная выставка «Вдохновленные песнями Ильгама Шакирова», и наши ученики-вокалисты ознакомились с творчеством Ильгама Шакирова.
-
Әфганстан безнең йөрәкләрдә/Афганистан в памяти нашей 15.02.2022

Бүген Җиңү паркында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне узды. Мәктәбебез укучылары әлеге чарада катнашып, ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп калган солдатларны искә алдылар һәм алар истәлегенә ясалган мемориаль комплекска чәчәкләр куйдылар.
Сегодня в Парке Победы отмечается День памяти россиян, проходивших службу заграницей. Учащиеся нашей школы приняли участие в мероприятии, почтив память воинов, погибших в далеком Афганистане, и возложили цветы к мемориальному комплексу в их память.
-
Илһам Шакировның тууына 87 ел/87 лет со дня рождения Ильгама Шакирова 15.02.2022

Бүген -15 февраль көнне - Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Аңа 87 яшь тулган булыр иде. Җырчының туган коненэ багышлап укучыларга аның башкаруында язылган жырлар видеоязмалары күрсәтелде. Илһам Шакиров үзенең вокаль-башкару мәктәбен оештырган татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булып тора. Халык башкару манерасына ия булып, ул үз репертуарына татар халык җырларын гына түгел, ә классик әсәрләрне (арияләр, романслар) һәм татар композиторларының әсәрләрен, шулай ук заманча татар эстрада җырын да керткән. Илһам Шакиров шулай ук казакъ, үзбәк, әзербайҗан, каракалпак, башкорт музыка сәнгате әсәрләрен дә башкарган.
Сегодня, 15 февраля, день рождения Народного артиста Республики Татарстан Ильгама Шакирова. Ему исполнилось бы 87 лет. Ко дип рождения певца учащимся показали видеозаписи песен, записанных в его исполнении. Ильгам Шакиров – видный деятель татарской культуры, организовавший свою вокально-исполнительскую школу. Имея народную исполнительскую манеру, он включил в свой репертуар не только татарские народные песни, но и классические произведения (арии, романсы) и произведения татарских композиторов, а также современные татарские эстрадные песни. Ильгам Шакиров также исполнял произведения на казахском, узбекском, азербайджанском, каракалпакском и башкирском языках.
-
Финанс грамоталылыгы/Финансовая грамотность 15.02.2022

Финанс белеме-замана таләбе.4 сыйныф укучылары өчен"Балалар өчен финанс белеме" исем астында китапханә дәресе уздырылды. Финанс белеме нәрсә ул, аны ни өчен яшьтән үк өйрәнергә кирәк, киләчәктә аның әһәмияте турында аңлатылды. Һәр укучыга да финанс белеме дәреслеге һәм эш дәфтәрләре тапшырылды.
Финансовое образование - это современное требование жизни. Для учащихся 4-х классов был проведен библиотечный урок на тему «Финансовое образование для детей». Каждому ученику были вручены учебники по финансовому образованию и рабочие тетради.
-
Муса Җәлил туган көн/День рождения Мусы Джалиля 15.02.2022

Бүген 15 февраль -патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 4 в сыйныфы укучылары Актаныш балалар китапханәсе оештырган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дигән кичәдә катнаштылар. Бик бай күргәзмә, видеофильм укучыларның шагыйрь иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтте.
Сегодня, 15 февраля, день рождения поэта-патриота Мусы Джалиля. В связи с этим учащиеся 4в класса приняли участие в мероприятии "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." , организованном Детской районной библиотекой Очень насыщенная выставка и видеофильм углубили знания учащихся о творчестве поэта.
-
Парламент дәресе/Парламентский урок 14.02.2022

Бүген безнең мәктәптә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган "Мин гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" исеме астында парламент дәресе үткәрелде .
Парламент дәресе 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул ундүртенче тапкыр узачак.
Сегодня в нашей школе прошел парламентский урок, посвященный 30-летию со дня принятия Конституции Республики Татарстан, на тему: «Я – гражданин! Мои права и обязанности».
Парламентский урок успешно реализуется с 2009 года. В этом году он состоится уже в четырнадцатый раз.
-
География фәненнән олимпиаданың республика этабы җиңүчесе/Призёр республиканского этапа олимпиады по географии 14.02.2022

Бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасының география фәненнән республика этабы җиңүчесе:
- Хәйретдинова Гөлназ - 10 класс, укытучысы З.Ә.Галиева.Котлыйбыз!!!
Призёр республиканского этапа Всероссийской олимпиады школьников по географии :
- Хайретдинова Гульназ - 10 класс, учительЗ.А.Галиева.Поздравляем!!!
-
"Россия чаңгы юллары - 2022"/"Лыжня России -2022" 12.02.2022

"Россия чаңгы юллары - 2022" Бөтенроссия чаңгы көне кысаларында "Татарстанның чаңгы юллары" массакүләм чаңгы ярышы "Бүләк" чаңгы трассасында үтте. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнаштылар. 5-7 сыйныф кызлары арасында:
- Ибраһимова Чулпан (6а сыйныфы) - 1 урын;
- Ильясова Азалия (6а сыйныфы) - 2 урын;
5-7 сыйныф егетләре арасында:
- Хасанов Камил (7т сыйныфы) - 1 урын;
- Ринат Гайнанов (6а сыйныфы) - 2 урын;
8-9 сыйныф кызлары арасында:
- Алия Сәләхова (8а сыйныфы) - 2 урын;
8-9 ксыйныф егетләре арасында:
- Ибраһимов Искәндәр (9а сыйныфы) - 2 урын;
10-11 сыйныф егетләре арасында:
- Мугтазиров Искәндәр (9а сыйныфы) - 1 урын;
41 яшьтән 60 яшькә кадәр ир-егетләр арасында:
- Мөхәммәтов Ирек - 1 урын. Котлыйбыз!
Массово лыжные соревнования "Лыжня татарстана-2022" в рамках всероссийского дня лыжника "Лыжня России - 2022" состоялись на лыжной трассе "Буляк".Учащиеся и учителя нашей школы приняли активное участие и заняли призовые места.Среди девушек 5-7 классов:
- Ибрагимова Чулпан (6а класс)- 1 место;
-Ильясова Азалия (6а класс)-2 место;
среди юношей 5-7 классов:
- Хасанов Камиль (7т класс)- 1 место;
- Гайнанов Ринат (6а класс) - 2 место;
среди девушек 8-9 классов:
- Салахова Алия (8а класс) - 2 место;
среди юношей 8-9 классов:
- Ибрагимов Искандер (9а класс) - 2 место;
среди юношей 10-11 классов:
-Мугтазиров Искандер (9а класс) - 1 место;
среди мужчин с 41 до 60 лет:
- Мухаметов Ирек - 1 место. Поздравляем!










