МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Үзәк балалар китапханәсенә экскурсия 03.11.2022

3 ноябрь- балаларның яраткан рус язучысы Самуил Маршакның туган көне. "Алтынчәч" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары аның әкиятләре, хикәяләре белән таныш. Маршакның “Тыныч әкият”, “Песи өе”, “12 ай” әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарын яратып та өлгерделәр.Төркем бүлмәсендәге китап почмагы әти-әниләр ярдәмендә Маршак китаплары белән баетылды. Бүген исә, балалар тәрбияче апалары белән берлектә районыбызның Үзәк балалар китапханәсендә бик файдалы, кунелле экскурсиядә булып кайттылар. Китапханәче апалар балаларны җылы каршылап, китапханәче һөнәре белән таныштырдылар. Интерактив уеннар, башваткыч уен- викториналар әзерләп, балаларны сынап та карадылар. Төрледән-төрле әкият китаплары, мавыктыргыч энциклопедияләр, балалар җурналлары, хәтта Кызыл китап белән таныштылар сабыйлар. Үзләре дә кунакка буш бармадылар, китапханәгә балаларның Маршак әкиятләренә ясалган рәсемнәреннән торган китапчык бүләк иттеләр. Балалар экскурсиядән уңай кичерешләр белән кайттылар.
3 ноября-день рождения любимого писателя детей Самуила Маршака. Воспитанники старшей группы детского сада "Алтынчәч" хорошо знакомы с творчеством писателя, мультфильмы "Тихая сказка', "12 месяцев", "Кошкин дом", снятые по его произведениям, одни из самых любимых. Родители под руководством воспитателей группы прилагают большие усилия для привития у детей любви к художественной литературе. Так общими усилиями в книжном уголке группы была организована выставка книг писателя, а сегодня в день рождения С. Я. Маршака дети побывали в центральной библиотеке села. В ходе увлекательной экскурсии, подготовленной сотрудниками библиотеки, дети уточнили знания о творчестве писателя, более глубоко познакомились с профессией "библиотекарь", просмотрели детские энциклопедии, красочно оформленные книги, детские журналы, познакомились с "Красной книгой". Интерактивные игры, головоломки, игры-викторины с большим интересом были восприняты детьми. Воспитанники пришли в гости не с пустыми руками, они принесли в подарок сотрудникам библиотеки книгу с иллюстрациями к произведениям писателя, которую изготовили своими руками.
Данное мероприятие оставило неизгладимый след в сердцах воспитанников -
«Файдалы каникуллар» проекты 02.11.2022

2 нче ноябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 класс укучылары «Файдалы каникуллар» проекты кысаларында район үзәгендәге Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче ресурс үзәгенә экскурсиягә бардылар. Бу уку йортында әзерләүче белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар һәм уку бүлмәләрен карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
2 ноября 2022 г. ученики 8-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках проекта «Полезные каникулы» посетили Актанышский технологический техникум. Ребятам рассказали, какие профессии они могут получить на базе техникума. Обсудили и вопрос трудоустройства. Подростки с большим интересом рассматривали представленные образцы сельскохозяйственной техники.
-
"Китап укып елый алганнарның кунелендэ булмый каралык" китап укучылар конференциясе 02.11.2022

2 ноябрь конне Богады мәктәбе укытучылар коллективы "Китап укып елый алганнарның кунелендэ булмый каралык" дип аталган китап укучылар конференциясенэ жыйналды. Конференциягэ М. Маликованын "Арыш тэме", "Бал чэчэге", А. Эхмэтгалиеванын "Ак читек" эсэрлэре сайлап алынган иде. Укытучылар проблема сорауларга жавап лар эзлэделэр, тормыштан мисаллар китерделэр.
2 ноября в библиотеке Бугадинской ООШ прошла читательская конференция. Представляли вниманию учителей книги М. Маликовой "Вкус ржи"," Цветочный мед", Айгуль Ахметгалиевой "Ак читек". Книги о красоте, любви, искренности, добрате. Судьбы, надежды, потери... Учителя искали ответы на проблемные вопросы. Привели примеры из жизни. -
"Мин - гимназист"/ "Я - гимназист" 31.10.2022

28 нче октябрь көнне гуманитар гимназия-интернатта "Мин - гимназист", 1, 5 нче сыйныф укучыларын кабул итү чарасы үтте. Бәйрәмдә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, район башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова катнашты һәм укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
28 октября в гуманитарной гимназии-интернате состоялось посвящение учащихся 1, 5-х классов в гимназисты. В мероприятии приняли участие глава Актанышского района Ленар Рафакович Зарипов, заместитель руководителя исполнительного комитета района по социальным вопросам Дильбар Миркасимовна Анварова, руководитель "Управления образования" Исполнительного комитета Раниза Митьяновна Шакирова.
-
"Җәяүле" акциясе/ Акция "Пешеход" 31.10.2022

Гуманитар гимназия-интернатның яшь ЯХИчеләр отряды педагог-оештыручылар Миләүшә Аграпова, Алсу Хафизова һәм Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән берлектә, "Җәяүле" акциясенә кушылдылар. Каникулларда юлларда сак булуны искәртеп, брошюралар, истәлекле сувенирлар тараттылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр
Вместе с педагогами-организаторами Миляушей Аграповой, Алсу Хафизовой и начальником Актанышского отдела Госавтоинспекции дорожного движения Лейсан Мухаметовой отряд юных инспекторов дорожного движения гуманитарной гимназии-интерната присоединились к акции "Пешеход". Ребята напомнили о необходимости соблюдать осторожность на дорогах во время каникул, раздавали брошюры, памятные сувениры, давали свои советы.
-
“Цветаевские костры”регионара укулар нәтиҗәләре 29.10.2022

29 октябрь көнне Казан шәһәренең “Аерым фәннәрне тирән үзләштерүче 85 номерлы мәктәбе” базасында “Цветаевские костры”регионара укулар булып узды. Конференция үткәрелә башлавының 10 еллык юбилей булуы, чарага илебезнең 5 төбәгеннән Татарстан республикасы,Мәскәү,Түбән Новгород.Пермь өлкәләреннән катнашучылар булуы искәртелде. Шулай ук КФУ да белем алучы Индия. Кытай, Индонезия, Пакистан, Сирия студентлары рус телендә һәм үз телләренең тәрҗемәләрендә Марина Цветаева шигырьләрен башкарып, конкурсантларны тәбрикләделәр. Эшләр 6 секциядә каралды: татар теле, рус теле, Россия Федерация халыклары телләре,юбиляр шагыйрьләр иҗаты,педагогик секция. Безнең районыбыздан да катнашучылар булып,алар үз телебездә – татар телендә чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәяләнде.Байсар мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахов Рамил Җәмигнур улы 1 урын, Иске Комаш мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы 3 урын, Чуракай мәктәбенең 6 класс укучысы Салахова Таңсылу 2 урынны яуладылар.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 28.10.2022

28 енче октябрь көнне “4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан Татар Суыксуы 7 нче сыйныфта “Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле” темасына әдәби кичә (җитәкчесе Халикова Илиза Нәсих кызы), 4 енче сыйныфта “Дуслык белән без көчле” дигән темага викторина (җитәкчесе Галиева Чулпан Шәйхенур кызы) уткәрелде.
-
“Мин-яшь мультфильм ясаучы” 28.10.2022

28 октябрь – Халыкара анимация көне. Мультфильмнар балаларга гына түгел, яше ничәдә булуга карамастан, һәрбер кешенең күңеленә якын. Чөнки алар безне балачак белән тоташтыручы бер басма кебек. Шул уңайдан 1 нче балалар бакчасы “Мин-яшь мультфильм ясаучы” төбәкара мультфильмнар бәйгесе игълан иткән иде. Бер ай дәвамында Башкортостан Республикасының Югары Яркәй балалар бакчаларыннан, республикабызның 12 районыннан , 5 шәһәреннән барлыгы 54 мультфильм килде. Әлеге мультфильмнарны балалар үз куллары белән ясаганнар. Һәрбер герой, һәрбер образ үзенчәлекле, кабатланмас. 24 нче октябрь көнне мәртәбәле жюри һәрбер мультфильмны җентекләп карап, урыннар чыгарды. Бүген, шундый матур бәйрәм көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бакчага чакырылган кунакларыбыз буш кул килмәгәннәр, кызыклы мастер-классларын күрсәтеп, тәҗрибә уртаклаштылар. Матур җырлар, биюләр, кызыклы уеннар, нәни мультипликаторлар өчен оештырылган флешмоблар белән үрелеп барган бәйрәмебез җиңүчеләрне бүләкләп, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
28 октября – Международный день анимации. Мультфильмы близки не только детям, но и каждому человеку, независимо от возраста. В связи с этим в МБДОУ №1 был объявлен межрегиональный конкурс мультфильмов “Я-юный мультипликатор”. За один месяц поступило 54 мультфильмов из 12 районов, 5 городов республики. Эти мультфильмы дети сделали своими руками. Каждый герой, каждый образ уникален, неповторим. 24 октября авторитетное жюри присудило каждому мультфильму призовые места. Сегодня, в этот прекрасный праздничный день, состоялась торжественная церемония награждения победителей. Приглашенные в сад победители показали интересные мастер-классы и поделились опытом. Наш праздник, сопровождавшийся красивыми песнями, танцами, веселыми играми, флешмобами для маленьких мультипликаторов, завершился награждением победителей.
-
Бөтенроссия географик диктанты 27.10.2022

Рус география җәмгыяте чаралары кысаларында 27 октябрьдә Актанышның 1 нче мәктәп укучылары Бөтенроссия географик диктантында катнаштылар. Барысына да таныклыклар тапшырылды. Диктант нәтиҗәләре ноябрь ахырында географик диктант рәсми сайтында бастырылачак.
В рамках мероприятий Русского географического общества 27 октября учащиеся АСОШ №1 участвовали во Всероссийском географическом диктанте. Всем были вручены свидетельства. Результаты диктанта будут опубликованы в конце ноября на официальном сайте географического диктанта.
-
Баскетбол ярышы /Баскетбол 27.10.2022

«Батыр» спорт комплексында баскетбол буенча кызлар һәм малайлар арасында район ярышлары булып үтте. Уразай мәктәбе егетләр командасы беренче урынны алды, кызлар командасы – 2 урын.
Муниципальный этап соревнований по баскетболу состоялся в спортивном комплексе «Батыр». Команда мальчиков Уразаевской школы заняла первое место, команда девочек - 2 место.











