Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Район китапханәчеләре семинары 21.04.2022

21 нче апрель көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә функциональ грамоталылык юнәлешендә район китапханәчеләре семинары булып узды.Семинарның темасы: "Гаилә укуы: укучы бала формалаштыруда гаилә, мәктәп һәм китапханәнең үзара хезмәттәшлеге". Китапханәче Сабирова Гөлнар Фоат кызы "Укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары" темасы буенча мастер - класс күрсәтте. "Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше" темасы буенча чыгыш ясады. Шулай ук укучылар "Тел һәм моң - күңел көзгесе" дигән ачык чара да тәкъдим итте. Әлеге семинарда Пучы мәктәбе китапханәчесе Солтанова Гөлчәчәк Вәсил кызы да катнашты.
-
Юл куркынычсызлыгы өчен - бергә! 21.04.2022

Бүген “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйге кысаларында районыбыз укучылары юл йөрү кагыйдәләре белүләре белән беррәттән иҗади сәләтләрен дә күрсәтте. Балалар иҗат үзәге педагоглары каршында “Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!” исем белән үткәрелгән конкурста командалар тематик театраль күренешләр, җырлар, шигырьләр башкарды. Укучыларның махсус киемнәрдән булулары, рольләрен оста уйнаулары, теманы ачып бирүләре бәяләнде. Безнең Пучы мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды! Афәрин!
-
Бөтенроссия "Илһам" бәйгесе \ Всероссийский конкурс "Илһам" 20.04.2022

20 апрель көнне мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтенроссия "Илһам" бәйгесенең йомгаклау өлеше үткәрелде. Әлеге конкурста Пучы мәктәбеннән Нуриева Ләйлә - 2 урын яулады, Кашапова Сөмбел - лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре - Муллагалиева Г.К. Укучыларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
Финальная часть Всероссийского конкурса «Илһам» прошла 20 апреля в нашей столице Казань. Нуриева Лейла заняла 2 место, Кашапова Сюмбель стала лауреатом в этом конкурсе. Руководитель - Муллагалиева Г.К. Ученикам были вручены дипломы и денежные сертификаты. Поздравляем наших победителей!
-
Башлангыч мәктәп методик берләшмә җитәкчеләренең киңәшмәсе 19.04.2022

Заман мәгариф системасы балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Шул исәптән, 19 апрель көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның барлык башлангыч мәктәп методик берләшмә җитәкчеләрең чираттагы кинәшмәсе булып узды. Киңәшмәнең төп темасы: "Укучыларның рухи-әхлакый үсешендә ОРКСЭ фәненең роле: проблемалар, эзләнүләр һәм перспективалар. Цифрлаштыру". Әлеге киңәшмәдә Пучы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоатовна да катнашты.
-
Класс сәгате. 19.04.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап 4 сыйныфта класс сәгате үтте. Класс сәгате герой пионерларга багышланды.
-
Көрәш ярышы \ Соревнования по борьбе "Көрәш" 16.04.2022

Татарча көрәш буенча 16нчы апрельдә Актанышта район башлыгы бүләкләре өчен уздырылган ярышта Пучы мәктәбе командасы 2нче урын яулады! Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәйхетдинов Сәид ( 3 сыйныф) - 1 урын
Шәмсиев Ильяс ( 5 сыйныф) - 1 урын
Гыйлемов Салават ( 11 сыйныф) - 1 урын
Хөснетдинов Рөстәм ( 2 сыйныф) - 2 урын
Кашапов Айрат ( 6 сыйныф) - 2 урын
Салихов Рамазан ( 2 сыйныф) - 3 урын
Гарфиев Данил ( 2 сыйныф) - 3 урын
Ахметов Илназ ( 8 сыйныф) - 3 урын
-
"Ажаган-2022" \ "Зарница-2022 15.04.2022

"Аҗаган-2022" хәрби- спорт уенының муниципаль этабында II урын алган мәктәп командасын котлыйбыз!
Поздравляем команду школы занявшую II место на муниципальном этапе военно-спортивной игры "Зарница-2022"!
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2022

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста да раслаган вакыйга булып узды. СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп узды.Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмады. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытмыйбыз. Бу безнеӊ тарих, бу безнеӊ хәтер…
-
"Көмеш кыңгырау" газетасы белән даими хезмәттәшлек 06.04.2022

Кызыклы иҗаты hәм "Көмеш кыңгырау" газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен Яр Чаллы шәhәрендә узган чарада 9 нчы класс укучысы Ибатуллина Әдилә Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Династии России 01.04.2022

4нче сыйныф укучылары Давлетов Ильмир, Шагалиева Зәлия, Нургалиева Язилә "Династии России" региональ иҗади проектлар бәйгесендә катнашып сертификат алдылар. Җитәкчеләре: Акмалова Айзирә Хәбип кызы. Котлыйбыз!







