• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12
Телефон: +7(855)-525-12-32/ 5-12-34
E-Mail: Spo.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Поисевская СОШ"
Руководитель: Шайхутдинова Алсу Рашитовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 230учащихся
У нас учат: 23 педагогов Язык обучения: татарский

Новости Поисевской школы

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Опубликовано: 09.05.2022

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

 

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын!



К списку новостей