Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Ура, каникуллар. / Ура, каникулы.
28.12.2022
Бүгеннән барлык мәктәп укучылары өчен кышкы озын каникуллар башлана. 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сузылган каникуллар күңелле һәм файдалы узсын.9 гыйнвардан 3 чирек башлана.
С сегодняшнего дня для школьников начались зимние каникулы. Они продлятся с 28 декабря по 8 января, а 3 четверть начинается с 9 января.
-
Яңа ел
27.12.2022
Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Тәүгеләрдән булып башлангыч класс укучылары бәйрәм иттеләр.
-
Район башлыгы Чыршы бәйрәме-2022
26.12.2022
Мәктәбебезнең уку, спорт, мәдәният, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, уку елы дәвамында һәр өлкәдә актив 6 укучы 25 декабрь көнне Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Укучыларны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
ЮХИДИ башлыгы белән очрашу
24.12.2022
Мәктәбебездә юл хәрәкәтенең яшь инспекторларыннан торган отряд актив эшли. һәр көнне яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген пропагандалый. ЮИДчылар дәүләт автоинспекциясенең төп ярдәмчеләре булып торалар. 23 нче декабрь көнне укучылар Актаныш районы ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очраштылар. ЮИД отряды белән мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зәлинә Назыйф кызы Вахитова җитәкчелек итә, барлыгы 35 бала шөгыльләнә. Яшь инспекторларының максатлары якты, изге.
-
СУДТАН КУРКЫРГАМЫ, ӘЛЛӘ ИНДЕ АНДА ХЕЗМӘТ КУЯРГАМЫ?
24.12.2022
23 нче декабрь көнне мәктәбебезнең 10-11 класс укучылары район суды эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан экскурсиягә бардылар.
Алар хөкемдар ярдәмчесе Эльмира ханым Авзалова җитәкчелегендә хокук дәрьясенә сәяхәт иттеләр. Судның төрле заллары, аның мәгълүмат тактасы, ничәмә еллар дәвамында эшләр сакланган архив белән кызыксынып, бик күп сорауларга җавап алдылар.Ахырдан хөкемдар, төбәгебезнең абруйлы шәхесе Хәмит Хәйберҗан улы Янгиров белән әңгәмә кордылар.Хокук бозмасаң, тәртипле булсаң, бер дә борчыласы юк, ә киресенчә бу өлкәдә эшләргә була икәнен ачыктан-ачык аңладылар укучылар. -
Пришкольный лагерь. / Мәктәп яны лагере.
24.12.2022
С сегодняшнего дня, во время зимних каникул при школе работает лагерь. Он будет функционировать с 24 по 30 декабря с соблюдением всех санитарно-эпидемиологических требований.
Бүгенге көннән, кышкы каникуллар вакытында мәктәп яны лагере эшли башлый. Ул, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 24-30 декабрь көннәрендә эшләячәк.
-
Итоги олимпиады по русской литературе
24.12.2022
Поздравляем призёра муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русской литературе:
Исламова Алина (10 класс), учитель Шарифуллина Ангелина Вячеславовна.
-
"КЭС -Баскет"
24.12.2022
Мәктәбебезнең егетләр командасы "КЭС -Баскет" ярышында катнашып мактаулы 2 урынга ия булдылар.Тренерлары Солтанов Нәсих Рифкат улы. Егетләрне котлыйбыз! Молодцы!
-
Биология һәм химия укытучыларының район семинары
23.12.2022
Кичә, ягъни 22 нче декабрь көнне мәктәптә биология һәм химия фәннәре укытучыларының район семинары үтте. Семинарның беренче өлешендә Вагизова Алсу Мирзаян кызы 7 класс укучылары белән биология, ә Галеев Айзат Әхмәтвәли улы 5А классы укучылары белән географиядән ачык дәресләр үткәрделәр."Үсеш ноктасы"үзәге җиһазлары ярдәмендә 10 класс укучылары белән Алсу Мирзаян кызы мастер-класс күрсәтте. Икенче өлештә районның химия һәм биология укытучылары тәҗрибә уртаклаштылар. Килгән кунаклар һәм җитәкчелек тарафыннан эшчәнлеккә уңый бәя бирелде.
-
Итоги олимпиады по русскому языку
22.12.2022
Поздравляем призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русскому языку:
Закирова Эльвина (8 класс), учитель Зарипова Гульназ Амирхановна;
Исламова Алина (10 класс), учитель Шарифуллина Ангелина Вячеславовна ;
Фазуллина Айзиля (11 класс), учитель Зарипова Гульназ Амирхановна.