Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
"Ягез әле,кызлар" 06.03.2023
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп, март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә бәйрәм чаралары башланып китте. Фотода 1 класс укучылары. Класс җитәкчесе-Айзирә Хәбип кызы Акмалова.
-
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы 06.03.2023
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары да катнашты.
Район башлыгы Ленар Зарипов, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне!" дип теләкләрен җиткерде ул һәм Наилә Вәлиеваның "И, хатын-кыз!" шигырен укып китте.
Бәйрәм барышында нәфис затларыбызга дәүләт һәм район бүләкләре тапшырылды. Чара, якташыбыз, эстрада йолдызы Лилия Муллагалиеваның концерты белән дәвам итте. -
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллык юбилее./ЮИД отмечает 50-летний юбилей. 06.03.2023
Бүген “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең 5А классы укучылары Гыйлемов Инсаф, Зарипова Лилиана, Шагалиева Зәлия, Нәзмиев Инсаф катнаштылар.
Сегодня в центре "Яшьлек" состоялось торжественное мероприятие, посвященное 50-летию группы пропагандистов безопасности дорожного движения. В мероприятии приняли участие ученики 5А класса нашей школы Гилемов Инсаф, Зарипова Лилиана, Шагалиева Залия, Назмиев Инсаф.
-
Поздравляем!/ Котлыйбыз! 06.03.2023
6 марта 2023 года в центре “Яшьлек” в ходе большого торжества по случаю 50-летия ЮИД заместитель директора по воспитательной работе нашей школы Вахитова Залина Назифовна награждена Благодарственным письмом Актанышского ГБУ "Безопасность дорожного движения".
2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана барышында мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы Актаныш “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой" X республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшлэр конкурсы 06.03.2023
Закирова Эльвина, Нуриева Ләйлә, Латыпова Нәзлия, Вәлиева Назлыгөл Яшел Үзән районында узган "Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой" X республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшлэр конкурсында катнаштылар. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. Котлыйбыз!
-
Республика фәнни-гамәли конференциясе 04.03.2023
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы 3 март - Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау көне уңаеннан үткәрелгән "Яшь буында экологик культура формалаштыру" республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
-
"Без табигать дуслары" 03.03.2023
Бүген мәктәптә экология юнәлеше буенча "Без табигать дуслары" исемле ачык чара үтте. Чарада Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Галимова Ләйлә Назыйр кызы, Актаныш районы экология юнәлеше методисты Загирова Алсу Миңнулла кызы катнашты.
-
Профдебют бәйгесе 02.03.2023
9 класс укучылары Нуртдинова Инзилә "Пешекче эше", Имамова Энҗе "Бухгалтер хисабы" номинациясе (җит. Вахитова З.Н.), Муллагалиев Азат "Эретеп-ябыштыру эшләре", Давлетов Айгиз "Төзүче эшләре", Гыйбадуллин Йосыф "Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү" номинацияләре (җит. Тимеров Илназ Мирзагали улы) буенча Актаныш технологик техникумында үткән Профдебют бәйгесендә катнаштылар. Котлыйбыз!
-
Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәгендә белем бирү момкинлекләре” темасы астында район мәктәп җитәкчеләре семинары / Семинар руководителей школ района на тему «Образовательные возможности центра дополнительного образования «Точка роста» 02.03.2023
2 март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта мәктәбе базасында ““Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәгендә белем бирү момкинлекләре” темасы астында районның мәктәп җитәкчеләре семинары узды. Шулай ук ““Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәкләренең укучылары җыелма командалары арасында шахмат ярышы узды. Аны Актаныш шахмат мәктәбе тренеры Галимов Фәһим Галим улы, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең шахмат түгәрәген җитәкләүче Амирханов Инсаф Әфтах улы оештырды.Шахмат ярышында катнашып мәктәбебез укучыларыннан торган команда актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык"та балкый! 02.03.2023
Районда "Йолдызлык - 2023" конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Муниципаль этапта мәктәп 2 урынны яулады! Без укытучыларга һәм сәләтле укучыларыбызга иң матур һәм сыйфатлы концерт номерлары белән шатландырулары өчен һәм конкурска яхшы әзерләнгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!!! Котлыйбыз һәм сезгә иҗади уңышлар телибез!!!
В районе завершился муниципальный этап Республиканского конкурса "Созвездие - 2023". На муниципальном этапе наша школа заняла 2 место! Благодарим педагогов и наших талантливых учащихся за то, что порадовали нас своими самыми красивыми и качественными концертными номерами и за отличную подготовку к конкурсу!!! Поздравляем и желаем дальнейших творческих успехов!!!