Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" ll республикакүләм фәнни-гамәли конференция нәтиҗәсе 10.02.2023
Кукмара районы Олыяз урта мәктәбендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" ll республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә "Энҗеләрен барлыйм телемнең" юнәлешендә мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Зөлфия Фоат кызы проза әсәрен сәнгатьле башкарып, 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе/Итоговое собеседование для учащихся 9 класса 09.02.2023
8 февраль көнне безнең мәктәп базасында, 9 класс укучылары төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга мөмкинлек алу өчен, йомгаклау әңгәмәсендә катнаштылар.
8 февраля на базе нашей школы выпускники 9 класса, прошли итоговое собеседование по русскому языку, которое является условием допуска к государственной итоговой аттестации.
-
Спорт яңалыклары 09.02.2023
Татарча көрәш буенча 2 - 4 нче февраль көннәрендә Биектауда 13 - 14 яшьлек яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелегендә укучыбыз Шәмсиев Ильяс Нияз улы 3 нче урын яулады! Котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
Остазы - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. -
"Ленинград блокадасы" 09.02.2023
Укучылар "Ленинград шәһәре Совет гаскәрләре тарафыннан тулысынча азат итү көне" уңаеннан "Татаркино" тарафыннан тәкъдим ителгән кинофильм карадылар.
-
Профессиональный конкурс педагогов-организаторов /Педагог- оештыручыларның һөнәри конкурсы 08.02.2023
7 февраль көнне район педагог- оештыручыларның һөнәри конкурсы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Алар ачык чара күрсәтеп һәм чыгыш ясап, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең педагог- оештыручысы Солтанова Гөлчәчәк Васил кызы катнашып лауреат булды. Котлыйбыз!!!
-
Кошларга җимлекләр 08.02.2023
Башлангыч класс укучылары әти-әниләре белән берлектә кошларга жимлекләр ясадылар. Укучылар кошларны күзәтеп җимлекне һәрдаим тулыландырып торалар.
-
Студентлар белән очрашу 06.02.2023
4 февраль көнне мәктәптә студентлар белән очрашу узды.
-
"Созвезди-Йолдызлык-2023" 06.02.2023
"Созвезди-Йолдызлык-2023" фестиваленең район турына сайлап алу башланып китте. 4 февраль көнне мәктәп укучылары җюри каршында талантларын күрсәтте. Район турында катнашучы укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года-2023"/"Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабы 04.02.2023
"Ел сыйныф җитәкчесе - 2023" бәйгесенең муниципаль этабында 9б нчы сыйныф җитәкчесе Гараева Ралина Хамзанур кызы уңышлы чыгыш ясады.
-
Спорт хәбәрләре 04.02.2023
3 февраль көнне "Батыр" спорткомплексында мәктәп укучылары арасында волейбол лигасы узды. Әлеге уенда катнашып мәктәбебезнең егетләр командасы мактаулы 3 урынга ия булды. Укытучылары Солтанов Нәсих Рифкатович. Афәрин ,егетләр! Котлыйбыз!