Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
VIII республикакүләм "Фоат Садриев укулары - 2023" фәнни-гамәли конференциясе 17.04.2023
14 апрель көнне Мөслим гимназиясендә VIII республикакүләм "Фоат Садриев укулары - 2023" фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада ТР Язучылар Союзы әгъзасы, язучы Фоат Садриев, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рафкать Шаһиев, ТР Язучылар берлеге әгъзалары язучы Минзифа Әхмәтшина, шагыйрә Лилия Садриева, "Авыл утлары" газетасы баш мөхәррире Р. Авзалова; Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, методистлар һәм башка мөхтәрәм затлар катнашты һәм укучыларның эшләренә гадел бәя бирделәр. Конференциядә мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары Закирова Эльза һәм Нуртдинова Инзилә "Якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнү" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, призер булдылар, Диплом һәм бүләккә ия булдылар. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
-
Спорт яңалыклары 15.04.2023
14 апрель көнне Минзәлә районы Калтак урта мәктәбендә районара татар көрәш буенча ачык турнир уздырылды. Пучы мәктәбе командасы көрәшчеләре әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Хөснетдинов Рөстәм (28 кг) - 1 урын
Салихов Фаяз (40 кг) - 1 урын
Кашапов Айрат (50 кг) - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид (28 кг) - 2 урын
Вахитов Ислам (40 кг) - 2 урын
Шәмсиев Ильяс (50 кг) - 3 урын
Әмиров Самат - "Махсус бүләк"кә лаек булды!
Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.
Көрәшчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз! -
Агач утырту өмәсе 15.04.2023
15 апрель көнне Пучы авылы "Ленин паркы"нда агач утырту өмәсе узды. Бу өмәдә мәктәп укучылары актив катнашты.
-
Китапханәгә экскурсия 14.04.2023
14 апрель көнне мәктәпнең 1 класс укучылары класс җитәкчесе белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче балаларны актив укучылары булырга чакырды. Укучылар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, аннан соң үзләренә ошаган китапны сайлап, иллюстрацияләр карадылар һәм шигырьләр укыдылар.
-
"Тисби-Олимп" 14.04.2023
Поздравляем ученика 9А класса Муллагалиева Азата за участие во Всероссийской предметной олимпиаде для учащихся 9-11 классов "Тисби-Олимп" по предмету Татарский язык. Учитель- Муллагалиева Гульназ Кашафовна.Поздравляем, желаем дальнейших успехов!
-
Китапханә яңалыклары 13.04.2023
3 класслар мәктәп китапханәсендә.Китап сөючеләргә "Яңа китап-яңа дус" күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үзләренә уку өчен китаплар сайлап алдылар.Класс җитәкчесе Давлетова З.Ф.
-
Экскурсия 13.04.2023
Бүген 2 класс укучылары "Бабайда кунакта" паркына экскурсиягә бардылар. Класс җитәкчесе Кашапова Гөлия Галимулловна.
-
Итоги республиканской олимпиады по английскому языку 12.04.2023
Ученики нашей школы Шайхутдинова Раяна, Набиева Амелия(2 класс), Хуснетдинов Рустам(3 класс),Зарипова Лилиана (5А) стали победителями республиканской олимпиады по английскому языку для школьников 2-6 классов "Эрудит". Учителя Р.З. Нуртдинова и З.Х. Исламова. Поздравляем!
-
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2023
12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апреле кешенең беренче тапкыр космоска очуы һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле көн. Шул уңайдан мәктәпнең 1 класс укучылары эшләнмәләр әзерләделәр. Класс җитәкчесе А. Х. Акмалова.
-
Космонавтика көне 12.04.2023
2 класс укучылары белән класс җитәкчесе Кашапова Г.Г. "Космонавтика көне" темасына класс сәгате үткәрде. Укучылар космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Технология дәресендә эшләнмәләр ясадылар.