Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Акция "Сбор отработанных источников тока" 24.03.2023
Атна дәвамында мәктәп укучылары кулланылган батареяләр җыю акциясендә катнашалар. Активлык күрсәткән барлык укучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
В течение недели проводится акция по сбору отработанных батареек. Ученики нашей школы активно участвуют в этой акции. Выражаем им огромную благодарность.
-
Экологический урок 24.03.2023
Учитель биологии и химии Вагизова Алсу Мирзаяновна провела экологический урок в 5А классе на тему "Хранители воды", посвященный Всемирному дню водных ресурсов.
-
Кошларга оя. 24.03.2023
Табигатьтә яз хакимлек итә. Кошлар туган якларына очып кайта. Мәктәбебезнең 5-11 класс укучылары, яңа кош оялары ясап, кошларны каршылады.
-
Результаты муниципальной олимпиады по русскому языку. 23.03.2023
Поздравляем призеров муниципальной олимпиады по русскому языку среди 3-х и 4-х классов:
- Кашапова Зиля (3кл.), учитель Давлетова З.Ф.
- Фатхетдинова Назиля (3кл.), учитель Давлетова З.Ф.
- Велиханов Тимур (4кл.), учитель Хайбрахманова Л.З.
-
"Җаным һаман сезнең янда яши" Республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе 22.03.2023
Эльвира Ибраһимова исемендәге "Җаным һаман сезнең янда яши" Республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясау Балтач районы Балтач мәдәният сараенда зур күңелле чара итеп уздырылды. Чарада "Укытучылар һәм остазлар елы" на да старт бирелде. Әлеге чарада бәйгенең Гран-при иясе мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Латыпова Нәзлия, остазы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева,катнаштылар һәм чыгыш ясап бүләкләнделәр. Шулай ук,мәктәбебезнең 7Б классы укучысы Газизов Инсаф II дәрәҗә, 8 класс укучысы Нуриева Ләйлә һәм 9Б классы укучысы Хасанов Айгиз III дәрәҗә дипломга ия булдылар. Гөлназ Кашаф кызын һәм укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Результаты муниципальной олимпиады по татарскому языку./ Татар теле фәненнән муниципаль олимпиада нәтиҗәләре. 22.03.2023
21 март көнне 3 класс укучылары Кашапова Зилә һәм Фәтхетдинова Нәзилә башлангыч класс укучылары арасында татар теле фәненнән узган муниципаль олимпиадада призер булдылар. Укытучылары: Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
21 марта учащиеся 3 класса Кашапова Зиля и Фатхутдинова Назиля стали призёрами на муниципальной олимпиаде по татарскому языку среди учащихся начальных классов. Учитель: Давлетова Зульфия Фоатовна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Профориентация юнәлеше 22.03.2023
Минзәлә урман хуҗалыгы Калинин участогы урманчысы Насыйров Рүзил Данил улы профориентация юнәлеше буенча 9 класс укучылары белән очрашты. Урманчы профессиясе белән якыннан таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Очрашу чыгарылыш класс укучылары өчен файдалы һәм кызыклы булды.
-
Ватанпәрвәрлек конкурсында зур җиңүләр 21.03.2023
Бөтендөнья татар конгрессының “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы быел 1-19нчы февраль көннәрендә оештырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды, 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.
“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты.
Мәктәбебезнең 7А классы укучысы Айгөл Сафина "Солдатка хат" номинациясендә җиңүче булды.
Айгөл Бөтендөнья татар конгрессында оештырылган бүләкләү тантанасында катнашты. Җиңүче укучылар Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Җитәкчесе Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызын һәм Айгөлне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!!! -
Кошлар -безнең якын дуслар! 21.03.2023
Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Кошлар - табигать сакчылары. Укучылар "Кошлар - безнең якын дуслар!" темасына проект эшләделәр. Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат тупладылар, алар кошларны якларга һәм сакларга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Халыкара урман көне 21.03.2023
Быелгы уку елыннан мәктәптә урманчылар классы ачылды. Халыкара урман көне уңаеннан мәктәбебезнең урманчылар классы Минзәлә урман хуҗалыгы Калинин участогы урманчысы Насыйров Рүзил Данил улы белән очрашты. Урманнарыбызны саклауда укучыларыбызның өлеше зур булыр дип ышанабыз!