Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
Телефон: | |
E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 792 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Профилактик визит 07.09.2023
7 сентябрь көнне Актаныш балалар иҗат үзәгенең актлар залында хезмәткәрләр белән «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәрендәге баш табибның Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова санитар-эпидемиологик таләпләр торышы һәм үтәлеше буенча профилактик визит үткәрде.
-
Яңа уку елы белән! С началом учебного года! 01.09.2023
Хөрмәтле педагоглар, кадерле укучылар, әти-әниләр, барлык хезмәткәрләр! Барыгызны да чын күңелдән 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
Уважаемые педагоги, все работники образования, ветераны, учащиеся!
От всей души поздравляем вас с 1 сентября – Днем знаний. Пусть новый учебный год будет наполнен новыми успехами, радостями и достижениями!
-
Соблюдай правила! 14.06.2023
Безопасное общение с животными.
-
Каждый должен знать ! 14.06.2023
Летний отдых должен быть безопасным.Соблюдай правила!
-
Безопасность в лесу 14.06.2023
Безопасность в лесу.
-
Балачак бәйрәме/Праздник детства 03.06.2023
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы. Балалар иҗат үзәге коллективы бу көнне бәйрәм-тамаша оештырып, балаларга бүләк ясады. Төрле уеннар,җырлар, күмәк биюләр белән үрелеп барган тамашадан һәрбер бала бүләк белән кайтып китте.
-
Эшлекле очрашу 26.05.2023
Балалар иҗат үзәгендә караучысыз яки ятим калган, тәрбиягә алынган балалар белән күңелле очрашу үтте.Өстәмә белем бирү педагоглары Рәзифә Акмалова һәм Алинә Солтанова балаларга мастер-класс күрсәттеләр. Рәзифә Мирсәгыйть кызы балалар бергә “Георгий чәчәге – Җиңү билгесе” ясадылар. Алинә Илфак кызы гадәти булмаган ысул белән рәсем ясарга өйрәтте.Балалар остазлары белән бергәләп эшләүдән уңай кичерешләр,яңалык һәм истәлек эшләре алып киттеләр. Мондый очрашуларның дәвамлы булуын да теләделәр.
-
Экологик тәрбия эшчәнлеге/Семинар по экологическому воспитанию 24.05.2023
Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы бездә борчылу тудыра. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәжәсе, культурылылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шушы максатларны үз эченэ алган семинар "Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия"темасына Балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалында 22 май көнне үтте.Семинарда Пучы урта мәктәбенең 5 класс укучылары, "Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары,тәрбиячеләр,Пучы,Айман, Күҗәкә мәктәбенең биология фәне укытучылары,тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты.Семинарда Балалар иҗат үзәге методисты А.М.Заһирова чыгыш ясады.Семинар барышында төрле эшлекле чаралар:квест уеннар,мастер-класслар оештырылды.
На базе Поисевского филиала Центра детского творчества прошел семинар на тему "Экологическое воспитание в дополнительном образовании". На данном семинаре А.М.Загирова (методист по экологческому воспитанию) выступила по теме "Экологическое воспитание подрастающего поколения". Участники Поисевской СОШ,Староаймановской ООШ,Кузякинской ООШ, воспитатели и воспитанники детского сада "Сандугач" с.Поисево поделились опытом работы по экологическому воспитанию,участвовали в мастер- классах.
-
Рәсем бәйгесе җиңүчеләре/Поздравляем победителей конкурса рисунков 16.05.2023
Воспитанники кружка "Волшебное искусство"Центра детского творчества приняли участие в республиканском конкурсе рисунков "Я рисую Победу" посвященном 78-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне.Назмиева Регина заняла третье место в номинации "История большой Победы". Работа Яхиной Зили отмечена сертификатом конкурса.Руководитель кружка- шарипова И.З.
Яр Чаллы балалар технопаркы "Кванториум" үткәргән "Мин Җиңү рәсемен ясыйм" республика рәсем бәйгесендә балалар иҗат үзәгенең "Серле сәнгать" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар катнашты.Назмиева Регина "Зур Җиңүнең тарихы" номинациясендә III урынга лаек булды.Яхина Зиләнең эше сертификат белән бәяләнде. Түгәрәк җитәкчесе- Шарипова И.З.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз!/Поздравляем! 15.05.2023
11 май көнне Балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалында авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә башлангыч класс укучылары арасында районара көрәш ярышы уздырылды. Әлеге чарада Актаныш һәм Минзәлә районы мәктәпләреннән 7 команда көч сынашты, барлыгы 39 яшь көрәшче катнашты. Үз авырлык үлчәүләрендә түбәндәге укучылар абсолют җиңүчеләр булдылар:
22 кг - Малихов Гомәр (Т.Суыксу)
25 кг - Шәйхетдинов Сәид (Пучы)
28 кг - Вәлиуллин Артём (Киров)
32 кг - Хөснетдинов Рөстәм (Пучы)
36 кг - Соловьёв Андрей (Минзәлә)
40 кг - Факаев Радмир (Минзәлә)
50 кг - Федотов Дамир (Минзәлә)
50 кг югары - Рахматуллин Самат (И.Кормаш)
Ярышны уздыруда матди ярдәм күрсәтүче "Нур Баян" исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе Гәпсәләмов Айрат Салихҗан улына укучылар, ата-аналар һәм тренерлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.