Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
Телефон: | |
E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 792 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз!/Поздравляем! 15.05.2023
11 май көнне Балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалында авылдашыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Галим улы Баянов истәлегенә башлангыч класс укучылары арасында районара көрәш ярышы уздырылды. Әлеге чарада Актаныш һәм Минзәлә районы мәктәпләреннән 7 команда көч сынашты, барлыгы 39 яшь көрәшче катнашты. Үз авырлык үлчәүләрендә түбәндәге укучылар абсолют җиңүчеләр булдылар:
22 кг - Малихов Гомәр (Т.Суыксу)
25 кг - Шәйхетдинов Сәид (Пучы)
28 кг - Вәлиуллин Артём (Киров)
32 кг - Хөснетдинов Рөстәм (Пучы)
36 кг - Соловьёв Андрей (Минзәлә)
40 кг - Факаев Радмир (Минзәлә)
50 кг - Федотов Дамир (Минзәлә)
50 кг югары - Рахматуллин Самат (И.Кормаш)
Ярышны уздыруда матди ярдәм күрсәтүче "Нур Баян" исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе Гәпсәләмов Айрат Салихҗан улына укучылар, ата-аналар һәм тренерлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Мөгаллимннәр очрашты/Встреча педагогов 15.05.2023
Илһам алам хезмәтемнән: Бүген районыбызның иҗат итүче педагоглары очрашты. Бер күрешү -үзе бер гомер. Иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәр «Яшьлек» яшьләр үзәгендә җыелдылыр.Кичә башланганчы мөгаллимнәрне редакция хезмәткәрләре "Актаныш таңнары"газетасының 2023 елның икенче яртыеллыгына яздырды. Шулай ук Балалар иҗат үзәге педагогларының иҗади эшләре каршылады.
-
Алдынгылыр хәрәкәте - Движение первых! 15.05.2023
Бүген районыбызда мөһим вакыйга- «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актанышка килде, район җитәкчелеген, мәгариф җитәкчеләрен, укучыларны «Движение первых- Алдынгылар хәрәкәте»нең максаты, хәрәкәтнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Бүгенге очрашу Актаныш районында "Движение первых- Алдынгылар хәрәкәте"нә нигез салуга багышланды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләймановны районыбыз балалары Җиңү паркында каршы алды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар кунакларга патриотик, милли, экология, ЮХИДИ һәм башка юнәлешләрдәге балалар хәрәкәтләре эшчәнлеге турында сөйләделәр.
-
День Победы/ Җиңү көне белән! 09.05.2023
Актаныш районы халкы 78- нче Бөек Җиңү бәйрәмен каршылады.Йөрәкләргә аеруча нык тәэсир итә,күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган бәйрәм бу! Бөек Җиңү көнен якынайтып, яу кырларында һаләк булганнарны да, тылда көнне төнгә ялгап,хезмәт куйганнарны да онытырга беребезнең дә хакы юк.Алар безнең бүгенге буынның тыныч тормышы,киләчәге өчен көрәшкәннәр,хезмәт куйганнар.батырлар даны мәңгелек!
Актаныш встретил 78-й День Победы.
Это была особая, по сравнению с другими годами, праздничная церемония.
Несмотря на то, что годы кровопролитной, страшной войны уходят далеко, подвиг наших предков, боровшихся против нацизма, за мир будущих поколений, наших бабушек и сестер, самоотверженно трудившихся в тылу, вечен. -
"Безопасное колесо"/ "Куркынычсыз көпчәк" 03.05.2023
Балалар иҗат үзәгендә "Куркынычсыз көпчәк" "Безопасное колесо" бәйгесенең муниципаль туры 3 нче май көнне үтте. Тантаналы ачу өлеше "Яшьлек" янындагы мәйданда оештырылды. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне һәм тикшерүне күздә тоткан әлеге бәйгене район Юл хәрәкәте инспекциясе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре ачып җибәрде. Белем бирү оешмаларыннан 20 команда катнаша. Бәйгенең медицина юнәлеше,юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, велосипед төзелеше буенча теоретик эшчәнлек, музыкаль - иҗади чыгышлар Балалар иҗат үзәгендә бара. Укучылар берничә этапта катнашып, хәзреге вакытта биремнәрне үти. Уңышлар сезгә!
-
Карга боткасы гөрләп узды. 02.05.2023
Бүген Бүләк урманы аланында Карга боткасы гөрләп узды. Балалар гына түгел, алар белән халкыбызның милли гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгән әти-әниләре дә бәйрәмне көтеп алган. Балалар иҗат үзәге педагоглары балалар өчен күңелле уен-тамаша әзерләделәр. Әлегә тамашада балалар үзләре дә актив катнашучылар булдылар.Тәмле ботка белән сыйлану бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
1Май бәйрәме белән!/С праздником весны! 01.05.2023
Хөрмәтле хезмәттәшләр!1 Май яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез!Барыгызгатда аяз күк йөзе, тыныч тормыш,гаилә иминлеге,уңышлар телибез!
С праздником весны и труда!
-
Укытучылар һәм остазлар очрашты 27.04.2023
Технология фәненең район методик берләшмәсе Балалар иҗат үзәге белән берлектә “Укытучы һәм остазлар елы” уңаеннан очрашу оештырды.
Эшлекле дә, гамәли дә киңәшмәдә районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче технология укытучылары остазлары- үзләренә кадәр мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәткән педагоглар белән түгәрәк табын янында очрашты. Остазлар һәм педагоглар хәзерге уку- укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элеккеге укыту методикасы турында сөйләштеләр.Укытучыларыбыз технология, элеккеге хезмәт дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде.Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова район мәгарифендә тирән эз калдырган лаеклы ялдагы остазларга- Розалия Мансуровага, Рәмилә Газизовага, Зәкия Вәлиәхмәтовага, Хөршидә Зәйнуллинага, Гөлүсә Фазуллинага, Саҗидә Шәймөхәммәтовага Рәхмәт хатларын тапшырды, сау-сәламәт булып киләчәктә матур яшәүләрен теләде.
Түгәрәк өстәл янында узган киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы булды.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 18.04.2023
14 апрель көнне Минзәлә районы Калтак урта мәктәбендә районара татар көрәш буенча ачык турнир уздырылды. Пучы Балалар иҗат үзәге көрәшчеләре әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
1 урын - Хөснетдинов Рөстәм, Салихов Фаяз,Кашапов Айрат
2 урын - Шәйхетдинов Сәид, Вахитов Ислам
3 урын - Шәмсиев Ильяс
Әмиров Самат - "Махсус бүләк"кә лаек булды! Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Көрәшчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Поздравляем/Котлыйбыз 14.04.2023
Республиканский фестиваль-конкурс, посвященный Году педагогов и наставников, «Браво - 2023» прошел с октября 2022 года по март 2023 года. Конкурс организован ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр» МО и Н РТ, МБУДО «Центр детского творчества» Вахитовского района г. Казани. Цель фестиваля-конкурса - содействие развитию творческих способностей детей и подростков; формирование гражданских и нравственных ориентиров, уважительного отношения к профессии - Учитель.
Педагоги дополнительного образования Мухамадиев Д.С., Хасанова Н.Н. стали победителями фестиваля-конкурса в номинации “Методическая копилка”. Работа воспитанника кружка «Оригами» в номинации «Для Вас, учителя!» оценена Дипломом победителя. Руководитель кружка – Султанова Ф.М. Поздравляем!
“Браво -2023” фестиваль-бәйгесе “Укытучылар һәм остазлар елы”на багышланып,2022 нче елның октябрь аеннан,2023 нче елның март ае аралыгында оештырылды.Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары “Методик җыентыклар” номинациясендә җиңү яулап, Дипломнарга ия булдылар. “Оригами” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучының эше “Сезнең өчен,укытучылар!” номинациясендә җиңеп,Дипломга ия булды.Түгәрәк җитәкчесе – Солтанова Ф.М. Котлыйбыз!