Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 93 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
День учителя/Укытучылар көне 04.10.2019
Бүген Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында "Укытучылар көне" гөрләде. Әлеге бәйрәмдә алдынгы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, профессиональ бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган педагогларны котладылар. Безнең балалар бакчасыннан Айгөл Дамировна һәм Эльвира Рафисовнаның да әлеге бүләкләнүчеләр арасында булуы безне сөендерде. Без аларга тагын да иҗади уңышлар телибез.
Сегодня в ДК им.А. Афзаловой состоялся праздник "День учителя". На этом празднике чествовали лучших учителей и воспитателей, педагогов-победителей профессиональных конкурсов. Нас обрадовало то, что среди награжденных есть и наши воспитатели Айгуль Дамировна и Эльвира Рафисовна. Мы желаем им дальнейших творческих успехов.
-
Осень жизни/Гомер көзе 02.10.2019
Табигатьнең алтын-сары төскә кереп, бераз моңаеп утырган мәле. Көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – 1 октябрь “Өлкәннәр көне”. Бәйрәм хөрмәтеннән бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбызның дәү әниләре һәм дәү әтиләре “Ягез әле өлкәннәр” дип исемләнгән кичәгә чакырылды. Бәйрәм матур җырларга, биюләргә, кызыклы уеннарга үрелеп барды. Балаларның шигырьләре аша җиткерелгән матур, җылы сүзләрне ишетеп, алар куанып утырдылар.
“Бала баласы балдан татлы”, диләр. Чыннан да бүгенге көндә лаеклы ялга чыгып, оныкларының һәр уңышына куанып яшәүче әби-бабайларыбыз өчен бу кичә олы бүләк булды.
Балаларга булган фатихаларын дәү әниебез – Рәвидә Нурлыева моңлы җыр аша җиткерде. Уразай авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче шагыйрәбез-дәү әниебез Кадрия Саматова матур җырына өстәп, үзенең “Күңел авазы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын төркемебезгә бүләк итеп калдырды. Әлеге җыентыкта бакчабыз турында матур шигырьләр дә урын алган.
Сәлам юллыйбыз Сезгә, Өлкәннәр!
Куңел җырыбыз булсын бүләккә.
Матур, назлы, изге сүзләр генә
Кабул итсен Сезнең йөрәкләр!
Осень- немного грустное время года. 1 октября “День пожилых людей” – один из самых красивых праздников осени. В честь праздника бабушки и дедушки наших детей, посещающих детский сад подготовительной группы, были приглашены на вечер под названием” А ну-ка, бабушки!". Праздник сопровождался красочными песнями, танцами, интересными играми. Они радовались, услышав теплые слова своих внуков.Говорят, что внук сладок как мед. Действительно, для наших бабушек и дедушек этот вечер стал большим подарком. -
"С международным днём пожилых людей!"/"Халыкара өлкәннәр көне белән!" 01.10.2019
Котлыйбыз Сезне өлкәннәребез,
Шушы матур бәйрәм көнендә.
Җылы, назлы, җәйге җилләр генә
Кагылып үтсен Сезнең күңелгә.
Бүген әлеге матур бәйрәм хөрмәтеннән кунак итеп бакчабызда хезмәт куеп, лаеклы ялда булган һәм бүгенге көндә бакчабызда ялда булган һәм бүгенге көндә бакчабызда эшләп йөрүче өлкәннәребез "Ягез әле өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәмгә чакырылды. Кадерле кунакларыбызга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
Сегодня в честь замечательного праздника, ко Дню пожилых людей, в нашем детском саду прошло торжественное мероприятие " А ну-ка, бабушки!". Дети подготовительной группы подарили нашим дорогим гостям свои красивые песни и танцы..
-
27 сентябрь-Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне 27.09.2019
Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр, сәламәтлек телибез. Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар.
Уважаемые коллеги! От всей души поздравляем вас с праздником. Желаем вам в нелегком труде терпения, душевного спокойствия в вашей семье, счастья, здоровья и всего самого наилучшего. Пусть все ваши дети будут добрыми, умными.
-
День рождения/Туган көн 24.09.2019
Кешегә ничә яшь кенә булуга карамастан, иң көтеп алган бәйрәме - ул туган көн. Безнең балалар бакчасында да бик матур тардиция бар. Балаларның туган көннәрен уздыру. Башта музыка залында "Ак калач" җырлыйбыз, соңыннан күңелле ярышлар яисә дискотека оештырыла. Балалар шуңа күрә дә туган көннәрен шундый көтеп алалар.
Несмотря на юный возраст, самый долгожданный праздник - это день рождения. В нашем детском саду тоже есть прекрасная традиция. Проведение Дней рождения детей. Сначала в музыкальном зале поем "Ак калач", затем организуются веселые соревнования или дискотека. Так дети и ждут своего дня рождения.
-
Мы подросли/Без зур үстек 20.09.2019
Балалар уку елы тәмамланып, төркем бүлмәләрен алыштыргач, үсеп китәләр. Ә менә өлкән шәфкать туташы үткәргән процедуралар балаларның чыннан да зур үскәнлеген исбатлады.
Дети по окончании учебного года после смены групповых помещений подрастают. А вот процедуры, проведенные старшей медсестрой, доказали, что дети действительно выросли.
-
Сбор семян цветов/Чәчәк орлыгы җыю 18.09.2019
Җәй буе бакчабыз төрле төстәге матур-матур чәчәкләргә күмелеп утырды. Яздан балалар белән бергәләп утырткан әлеге чәчәкләрне балалар җәй буе карап, су сибеп, төпләрен йомшартып тордылар. Инде көз җиткәч, бергәләшеп, күңелле итеп тәрбияче апалары белән орлыкларын да җыеп, киләсе язда утыртырга диеп әзерләп куйдылар. Балаларның кечкенәдән хезмәтне белеп, яратып үсүләре күңелне сөендерә.
Все лето наш сад утопал в красочных цветах. Воспитатели вместе с детьми ухаживали за ними в течение всего лета, поливали и размягчали дно. А когда пришла осень, вместе с воспитателем дети собрали семена и подготовили их к следующей весне. Отрадно, что дети с малых лет знают и любят труд.
-
Спорт наш друг/Спорт безнең дустыбыз 16.09.2019
Спорт - сәламәтлек нигезе. Моны барыбыз да бик яхшы беләбез. Бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Эльвира Бәһрәм кызы һәм Нәзифә Мирзаһидан кызы, физкультура инструкторы Зөлфия Зәет кызы белән бергәләп "Батыр" спорт комплексына барып, спорт төрләре белән танышып кайттылар. Волейбол, баскетбол уйнап, тренажер залы белән танышып, андагы гантельләрне күтәреп тә карадылар. Бүгенге экскурсия балаларда тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Спорт-это основа здоровья. Мы все прекрасно это знаем. Сегодня дети средней и старшей групп вместе с воспитателем Эльвирой Баграмовной и Назифой Мирзагидановной, инструктором физкультуры Зульфией Заетовной побывали в спорткомплексе" Батыр " и ознакомились с видами спорта. Играла в волейбол, баскетбол, знакомилась с тренажерным залом, поднимала гантели. Сегодняшняя экскурсия оставила у детей лишь положительные впечатления.
-
В гости к осени/Көзге табигатькә сәяхәт 10.09.2019
Табигатьне алтын төскә манып көз җитте. Агачлар әкияттәге кебек төрле төскә кереп, балкып утыралар. Бүген безнең бакча балалары көзге табигатькә сәяхәткә барып, әлеге матурлыкны күреп кайттылар. Агачларның исемнәрен ныгытып, гербарий өчен матур яфраклар җыйгач, кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар.
Пришла осень. Деревья желтеют, как в сказке. Сегодня дети нашего детского сада побывали в гостях у осенней природы и увидели эту красоту. После того, как они закрепили названия деревьев, запрягли красивые листья для гербария, они веселились и играли в веселые игры.
-
Весёлые старты/Күңелле спорт уеннары 09.09.2019
"Сәламәтлек атналыгы" кысаларында бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре арасында күңелле спорт уеннары оештырылды. Физик тәрбия инструкторы Зөлфия Зәет кызы оештырган әлеге чарада һәр бала ярышларда катнашып, үзенең җитезлеген сынап карый алды. Нәтиҗәдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җитезрәк булып чыкты. Актанышбаш авылы спорт мәйданчыгында узган әлеге чара һәр баланың күңеленә һуш килде.
В рамках" Недели здоровья " сегодня были организованы веселые спортивные игры среди средних, старших и подготовительных групп. На мероприятии, организованном инструктором по физкультуре Зульфией Заетовной, каждый ребенок смог проверить свою ловкость. В результате дети подготовительной группы оказались быстрее. Мероприятие прошло на спортивной площадке села Актанышбаш.