Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Гасыр авазы" 26.02.2020
Район оешмалары арасында узган театр бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасы 2 урынны яулады. Һәм "Иҗадилык" номинациясендә җиңүгә ирештек. Коллектив белән бердәм булганда гына шундый зур уңышларга ирешеп була. Афәрин Кызлар!
Подведены итоги театрального конкурса среди организаций района. Наш детский сад занял 2 место. Только при единстве с коллективом можно добиться таких больших успехов. Молодцы!
-
"Лучшая методическая разработка по ранней профориентации воспитанников"/"Балаларга профессиональ ориентация бирү буенча методик эшләнмә"
25.02.2020
"Балаларны иртә профориентацияләү буенча иң яхшы методик эшләнмә" бәйгесенә нәтиҗәләр чыкты. Безнең балалар бакчасыннан Мазнавиева Миләүшә 1 урын, Марданова Айгөл 3 урын, Мансурова Айгөл "Сөйләм үстерү" номинациясендә җиңүче дип табылдылар. Афәрин!
Подведены итоги конкурса" Лучшая методическая разработка по ранней профориентации детей". Мазнавиева Миляуша из нашего детского сада заняла 1 место, Марданова Айгуль-3 место, Мансурова Айгуль победила в номинации "Развитие речи". Молодцы!
-
21 февраля- Международный день родного языка/21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2020
Бүген бакчабызда Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан бакчабызда логопед-тәрбияче Алия Ильгизовна бик матур чара оештырды. Балалар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, туган телгә кагылышлы кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Туган телгә багышланган кичәбез Г.Тукайның "И туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
Сегодня Международный день родного языка. В связи с этим логопед-воспитатель Алия Ильгизовна организовала очень красивое мероприятие. Дети пели красивые песни, читали стихи, отвечали на интересные вопросы, касающиеся родного языка. Вечер, посвященный родному языку, завершился песней Г. Тукая "И туган тел".
-
"Вместе с папой"/"Әти белән бергәләп" 20.02.2020
Бакчабызда әти-әниләр белән тыгыз эшчәнлек алып барыла. "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан бакчабызда бик күп күргәзмәләр оештырылды. Әлеге күргәзмәләр арасында "Әти белән бергәләп..." диеп исемләнгәне аеруча үзенчәлеккә ия. Чөнки балалар әтиләре белән бергәләп эшләгән кул эшләнмәләреннән ясалган ул.
В нашем детском саду ведется плодотворная работа с родителями. В честь" Дня защитника Отечества " в нашем саду было организовано много выставок. Среди этих выставок-выставка " Вместе с отцом..." очень понравилась детям. Потому что она сделана из поделок, которые дети сделали вместе с отцом.
-
Папа-моя гордость/Әтием - минем горурлыгым 19.02.2020
Бүген зурлар төркеме балалары әтиләр өчен бик күңелле чара оештырдылар. "Әтием-горурлыгым" диеп исемләнгән әлеге бәйрәмдә балалар әтиләренә багышланган матур-матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Әтиләребез исә кызыклы уен-конкурсларда катнашып, зирәклекләрен сынадылар.
Сегодня дети старшей группы организовали для пап очень веселое мероприятие. На празднике под названием " Папа- моя гордость " дети пели красивые песни, читали стихи, посвященные папе. Наши отцы участвовали в интересных играх и конкурсах.
-
"Созвездие-2020"/"Йолдызлык-2020" 18.02.2020
Бүген район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Йолдызлык-2020" бәйгесенең 2 туры узды. Безнең балалар бакчасы балалары да үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр: җырда да, биюдә дә, нәфис сүздә дә сынатмадылар. Афәрин балалар!
Сегодня в районном Доме культуры прошел 2 тур конкурса "Созвездие-2020", посвященный 75-летию Великой Победы, 100-летию ТАССР. Дети нашего детского сада показали себя только с хорошей стороны: и в песнях, и в танцах, и в художественном слове не подвели. Молодцы дети! -
Осторожно, ГРИПП! Сак булыгыз,ГРИПП! 11.02.2020
Грипп-вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Аның вируслы селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Шуңа күрә һәрдаим кулларны юып торырга, төчкергәндә авызны капларга кирәклеге турында балалар белән еш кына әңгәмәләр оештырыла. Бүген дә балалар белән вирусларның кеше организмына ничек килеп эләгүе турында видеоязма карадылар.
Грипп-относится к группе вирусных инфекций дыхательных путей (ОРВИ). Она становится эпидемией. Вирусная слюна распространяется через мокроту, образовавшуюся при дыхании, при разговоре, кашле. Поэтому часто организуются беседы с детьми о том, что необходимо постоянно мыть руки, прикрывать рот во время чихания. И сегодня с детьми посмотрели видеозапись, про то, как вирусы попадают в организм человека.
-
"Лыжня России-2020" 08.02.2020
Бүген Бөтенрәсәй чаңгычылар көне уңаеннан ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган "Лыжня-2020" массакүләм чаңгы ярышы узды. Безнең бакча балалары да әлеге ярыштан читтә калмады. Уртанчылар төркеменнән Иманаев Самат, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Бикмитова Самира, Рахманова Зөләйха, Гафуров Тимур, Салахов Сөләйман бирелгән араны тиз арада урап килделәр. Молодцы балалар!
Сегодня в честь Всероссийского дня лыжника прошла массовая лыжная гонка "Лыжня-2020", посвященная 100-летию образования ТАССР. Не остались в стороне и дети нашего детского сада: из средней группы Иманаев Самат, из подготовительной группы Бикмитова Самира, Рахманова Зулейха, Гафуров Тимур, Салахов Сулейман быстро прошли эту дистанцию. Молодцы дети!
-
"Гасыр авазы" районкүләм театр бәйгесе 03.02.2020
Бүген район мәдәният йортында балалар бакчалары арасында "Гасыр авазы" дип исемләнгән районкүләм театр бәйгесе узды. Безнең балалар бакчасы кызлары Ф.Шарапованың "Сугыш тынган арада..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициясен куйдылар. Сәхнәләштерелгән әсәр жюри әгъзаларының күңеленә хуш килде.
Сегодня в районном Доме культуры прошел районный театральный конкурс среди детских садов "Гасыр авазы". Девочки нашего детского сада показали литературно-музыкальную композицию. Инсценировка понравилась членам жюри.
-
Мы любим театр/Без театр яратабыз 29.01.2020
Балаларның иң яратып карый торган мультфильмы бүген бездә кунакта. Чаллыдан килгән "Барбоскины" мультфильмы геройлары балаларга бик кызыклы итеп театр куйдылар. Балалар театрда катнашып, үзләре дә әкият геройлары белән аралашып утырдылар.
Самый любимый детский мультфильм сегодня у нас в гостях. Герои мультфильма "Барбоскины" из Набережных Челнов показали детям очень интересный театр. Дети и сами участвовали в театре, общались с героями сказок.