Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
До свидания, птицы!/Саубулыгыз кошкайлар! 15.10.2019
Урманнар тынып, табигать ямансулап калды. Чөнки безнең сайрар кошларыбыз җылы якка киттеләр. Бүген бакчабызның 2 кечкенәләр төркеме балалары матур шигырьләре, дәртле җырлары аша безгә әнә шул турыда җиткерделәр. "Нәни кошчыкларыбыз", кунакка кергән Колобок та тамашачылар күңелендә күчмә кошларга һәм бездә калучы кошларга карата сакчыл караш һәм ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Затихли леса, обесцвела природа. Потому что наши странные птицы улетелии в теплые края. Сегодня дети 2 младшей группы нашего детского сада через красивые стихи и задорные песни рассказали нам об этом. "Маленькие птички" - дети, рассказали зрителям о необходимости помогать зимующим птицам.
-
"Здравствуй осень"/ "Исәнме көз" 11.10.2019
Бүген бакчабызда узган "Көзге буяулар" атналыгының йомгаклау кичәсе узды. Җаваплы тәрбияче Гөлгенә Рафаэлевна барлык катнашкан балаларга рәхмәт әйтеп, күләмле эш эшләгән җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләде.Бәйрәм ахырында көз турында матур мультфильм балаларны тагын да куандырды.
Сегодня в нашем детском саду прошел заключительный вечер недели "Осенние краски". Ответственный воспитатель Гульгена Рафаилевна выразила всем присутствующим слова благодарности и наградила победителей, проделавших большую работу, грамотами.В конце праздника дети получили массу положительных эмоций от просмотра мультфильма об осени.
-
Краски осени/Көзге буяулар 08.10.2019
7 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр бакчабызда "Көзге төсләр" атналыгы бара. Әлеге атналык кысаларында бакчабызда бик матур итеп, көзге яфраклардан эшләнгән күргәзмә оештырылды. Әлеге эшләнмәләрне балалар әти-әниләре белән бергәләп ясаганнар.
С 7 по 11 октября в нашем саду проходит неделя "Осенние краски". В рамках этой недели в нашем детском саду была организована выставка поделок из осенних листьев. Эти поделки дети сделали вместе с родителями.
-
Растём играя/Уйный-уйный үсәбез 07.10.2019
Балалар бакчасында уен - тәрбия һәм белем бирүнең иң отышлы формасы. Шуны истә тотып, кечкенәдән балалар белән шөгыльләр вакытында кызыклы уеннар оештырыла. Бүген 2 кечкенәләр төркеме балалары белән Фәрсия Фәһимовна кызыклы уеннар аша танып белү эшчәнлеге оештырды. Балалар урамдагы көзге яфракларны саный-саный тартмаларга җыйдылар.
Игра в детском саду - это лучшая форма воспитания. Учитывая это, с малых лет во время занятий с детьми проводятся интересные игры. Сегодня с детьми 2 младшей группы Фарсия Фагимовна провела познавательную деятельность с интересными играми. Дети считали осенние листья на улице-собрали в считаные ящики
-
День учителя/Укытучылар көне 04.10.2019
Бүген Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында "Укытучылар көне" гөрләде. Әлеге бәйрәмдә алдынгы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, профессиональ бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган педагогларны котладылар. Безнең балалар бакчасыннан Айгөл Дамировна һәм Эльвира Рафисовнаның да әлеге бүләкләнүчеләр арасында булуы безне сөендерде. Без аларга тагын да иҗади уңышлар телибез.
Сегодня в ДК им.А. Афзаловой состоялся праздник "День учителя". На этом празднике чествовали лучших учителей и воспитателей, педагогов-победителей профессиональных конкурсов. Нас обрадовало то, что среди награжденных есть и наши воспитатели Айгуль Дамировна и Эльвира Рафисовна. Мы желаем им дальнейших творческих успехов.
-
Осень жизни/Гомер көзе 02.10.2019
Табигатьнең алтын-сары төскә кереп, бераз моңаеп утырган мәле. Көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – 1 октябрь “Өлкәннәр көне”. Бәйрәм хөрмәтеннән бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбызның дәү әниләре һәм дәү әтиләре “Ягез әле өлкәннәр” дип исемләнгән кичәгә чакырылды. Бәйрәм матур җырларга, биюләргә, кызыклы уеннарга үрелеп барды. Балаларның шигырьләре аша җиткерелгән матур, җылы сүзләрне ишетеп, алар куанып утырдылар.
“Бала баласы балдан татлы”, диләр. Чыннан да бүгенге көндә лаеклы ялга чыгып, оныкларының һәр уңышына куанып яшәүче әби-бабайларыбыз өчен бу кичә олы бүләк булды.
Балаларга булган фатихаларын дәү әниебез – Рәвидә Нурлыева моңлы җыр аша җиткерде. Уразай авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче шагыйрәбез-дәү әниебез Кадрия Саматова матур җырына өстәп, үзенең “Күңел авазы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын төркемебезгә бүләк итеп калдырды. Әлеге җыентыкта бакчабыз турында матур шигырьләр дә урын алган.
Сәлам юллыйбыз Сезгә, Өлкәннәр!
Куңел җырыбыз булсын бүләккә.
Матур, назлы, изге сүзләр генә
Кабул итсен Сезнең йөрәкләр!
Осень- немного грустное время года. 1 октября “День пожилых людей” – один из самых красивых праздников осени. В честь праздника бабушки и дедушки наших детей, посещающих детский сад подготовительной группы, были приглашены на вечер под названием” А ну-ка, бабушки!". Праздник сопровождался красочными песнями, танцами, интересными играми. Они радовались, услышав теплые слова своих внуков.Говорят, что внук сладок как мед. Действительно, для наших бабушек и дедушек этот вечер стал большим подарком. -
"С международным днём пожилых людей!"/"Халыкара өлкәннәр көне белән!" 01.10.2019
Котлыйбыз Сезне өлкәннәребез,
Шушы матур бәйрәм көнендә.
Җылы, назлы, җәйге җилләр генә
Кагылып үтсен Сезнең күңелгә.
Бүген әлеге матур бәйрәм хөрмәтеннән кунак итеп бакчабызда хезмәт куеп, лаеклы ялда булган һәм бүгенге көндә бакчабызда ялда булган һәм бүгенге көндә бакчабызда эшләп йөрүче өлкәннәребез "Ягез әле өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәмгә чакырылды. Кадерле кунакларыбызга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
Сегодня в честь замечательного праздника, ко Дню пожилых людей, в нашем детском саду прошло торжественное мероприятие " А ну-ка, бабушки!". Дети подготовительной группы подарили нашим дорогим гостям свои красивые песни и танцы..
-
27 сентябрь-Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне 27.09.2019
Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр, сәламәтлек телибез. Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар.
Уважаемые коллеги! От всей души поздравляем вас с праздником. Желаем вам в нелегком труде терпения, душевного спокойствия в вашей семье, счастья, здоровья и всего самого наилучшего. Пусть все ваши дети будут добрыми, умными.
-
День рождения/Туган көн 24.09.2019
Кешегә ничә яшь кенә булуга карамастан, иң көтеп алган бәйрәме - ул туган көн. Безнең балалар бакчасында да бик матур тардиция бар. Балаларның туган көннәрен уздыру. Башта музыка залында "Ак калач" җырлыйбыз, соңыннан күңелле ярышлар яисә дискотека оештырыла. Балалар шуңа күрә дә туган көннәрен шундый көтеп алалар.
Несмотря на юный возраст, самый долгожданный праздник - это день рождения. В нашем детском саду тоже есть прекрасная традиция. Проведение Дней рождения детей. Сначала в музыкальном зале поем "Ак калач", затем организуются веселые соревнования или дискотека. Так дети и ждут своего дня рождения.
-
Мы подросли/Без зур үстек 20.09.2019
Балалар уку елы тәмамланып, төркем бүлмәләрен алыштыргач, үсеп китәләр. Ә менә өлкән шәфкать туташы үткәргән процедуралар балаларның чыннан да зур үскәнлеген исбатлады.
Дети по окончании учебного года после смены групповых помещений подрастают. А вот процедуры, проведенные старшей медсестрой, доказали, что дети действительно выросли.