Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Бөтенроссия йөгерү көне - Татарстан кроссы 2022"/"Всероссийский день бега - Кросс Татарстана 2022" 16.09.2022
Бүген үзәк стадионда район балалар бакчалары балалары арасында "Бөтенроссия йөгерү көне - Татарстан кроссы 2022" узды. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көчләрен сынадылар.
Сегодня на Центральном стадионе прошел "Всероссийский день бега - Кросс Татарстана 2022" среди детей детских садов района. Испытали свои силы дети из подготовительной группы детского сада.
-
Көзге уңыш/Осенний урожай 15.09.2022
Бакчабызның тәҗрибә участогында балалар җәй буе бик күп яшелчәләр үстерделәр. Инде көз җиткәч, бакчадан мул итеп уңыш та җыеп алдылар.
На участке нашего сада дети все лето выращивали много овощей. И вот наступила пора собрать богатый урожай.
-
Өстәл театры/Настольный театр 14.09.2022
Өстәл театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Өстәл театрын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә. Баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Театрда балалар бик теләп катнашалар.
Настольный театр помогает раскрыть творческие способности детей, развивает разговорную речь, эстетическое и нравственное воспитание. Игра в театры помогает развивать у детей память, внимание, воображение, чистоту речи. У ребенка увеличивается словарный запас. В театре дети участвуют с удовольствием.
-
Стэп аэробика 13.09.2022
Балалар бакчасында балаларга физик тәрбия бирү буенча максатчан системалы эш алып барыла, ул традицион һәм традицион булмаган формаларны үз эченә ала. Физкультура шөгыльләрендә степ-эскәмияләрне куллану физик үсешнең традицион булмаган формаларыннан берсе булып тора.
Степ – эскәмияләрне куллану балаларда физик культура белән шөгыльләнүгә карата ныклы кызыксыну булдырырга мөмкинлек бирә, бу сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның мөһим шартларыннан берсе булып тора.
В ДОУ проводится целенаправленная системная работа по физическому воспитанию детей, которая включает в себя традиционные и нетрадиционные формы. Одной из нетрадиционных форм физического развития является использование степ – скамеек на занятиях физкультурой.
Использование степ – скамеек позволяет сформировать у детей стойкий интерес к занятиям физической культурой, что является одним из важнейших условий формирования мотивации здорового образа жизни.
-
Совет чоры музеенда/В музее советского детства 12.09.2022
Бакчабызда "Совет чоры балачагы" музее почмагы эшләп килә. Балалар бик кызыксынып музейдагы экспонатлар белән танышалар.
В нашем саду работает уголок музея "Советское детство". Дети с интересом знакомятся с экспонатами музея.
-
Гомәр белән Гөлбикә бездә кунакта/Гульбика и Гумар у нас в гостях 09.09.2022
1 кечкенәләр төркеме нәниләре янына Гөлбикә белән Гомәр бүген кунакка килде. Алар әле күчтәнәч итеп бик кызыклы, үзләре сөйли торган китаплар да алып килгәннәр. Балалар китаплардагы шигырьләрне тыңлап, рәсемнәре белән таныштылар. Очрашу бик кызыклы узды.
Гульбика и Гумар пришли сегодня в гости к малышам 1 младшей группы. Они принесли книги, которые очень интересны, рассказывают сами о себе. Дети слушали стихи из книг, знакомились с рисунками. Встреча прошла очень интересно.
-
Көзге табигатьне күзәтәбез/Наблюдаем осеннюю природу 07.09.2022
Зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән бергәләп көзге табигатьне күзәттеләр. Көзге чәчәкләрнең ямансулап утыруларын күреп, матур җырлар җырладылар.
Дети старшей группы вместе с воспитателями наблюдали осеннюю природу. Увидев, что осенним цветам грустно, дети спели веселые песни.
-
Елның иң актив төркеме/Самая активная группа года 05.09.2022
Ел дәвамында бакчабызның нәниләре бик күп районкүләм, республикакүләм бәйгеләрдә, чараларда актив катнашып киләләр. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Елның иң актив төркеме" номинациясендә җиңүче дип табылды.
В течение года наши малыши принимают активное участие во многих районных и республиканских конкурсах, мероприятиях. Сегодня дети из подготовительной к школе группы стали победителями в номинации "Самая активная группа года".
-
Белем бәйрәме/День знаний 01.09.2022
Дуслар бүген нинди көн?
Сез беләсездер бәлкем.
Белмәсәгез үзем әйтәм:
Бүген безнең бәйрәм көн.
Әнә шундый матур шигырь юллары белән башланып китте безнең "Белем бәйрәме". Балалар үзләренең матур шигырьләре, дәртле җырлары белән барлык кунакларның күңелләрен күтәрделәр. Кунак булып килгән Белмәмеш белән Кирлемән кичәгә күңелле рух өстәп, бәйрәмне үзләренең кызыклы уеннары белән баеттылар.
Красивыми стихами начался наш "Праздник знаний". Дети своими веселыми песнями подняли настроение всем гостям. Пришедшие в гости Белмәмеш и Кирлеман придали веселый дух и обогатили праздник своими интересными играми.
-
Республика көне/День Республики 29.08.2022
Балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү кечкенәдән килә. Шуны истә тотып, 1 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән һәрдаим әңгәмәләр, очрашулар, экскурсияләр оештыралар. 30 нчы август-Республика көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балалары саф һавада дәүләт символикалары – флаг белән таныштылар. Бигрәк тә флаг төсләре турында сөйләшү балаларга кызыклы булды.
Воспитание у детей любви к родному краю идет с малых лет. С учетом этого воспитатели детского сада №1 регулярно проводят с детьми беседы, встречи, экскурсии. 30 августа-в честь Дня республики – дети младшей группы на свежем воздухе ознакомились с государственной символикой-флагом. Особенно детям была интересна беседа о цветах флага.