• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"

Визитная карточка

Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61
Телефон: +7(855)-523-15-52
E-Mail: Pu80buch@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ «Актанышский технологический техникум»
Руководитель: Шамсунова Ландыш Явдатовна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 342 студента
У нас учат: 33 педагогических работника

Новости Актанышского технологического техникума

СӘХНӘ ТҮРЕНДӘ - БУЛАЧАК ХИСАПЧЫЛАРЫБЫЗ!

Опубликовано: 30.03.2021

"Үз һөнәренең остасы" бәйгесенең "Бухгалтерлык эше" компетенциясенә 30 га якын студент катнашып, бары иң-иңнәр генә финал өлешенә чыгу мөмкинлеген алды.

Әлеге бәйгенең кагыйдәләре һәм эшчәнлек барышы турында, төп эксперт Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы: " Әлеге бәйгедә 1,2,3 курс студентлары катнашып, һәрбер курс арасыннан 2 иң көчле студент сайланып алынды.Шушы алты студент арасында иң көчлесен сайлап алыр өчен, аларга 1С программасында "Банк һәм касса" тармагы буенча эш бирелде, нәтиҗә исә, эшнең дөрес ,төгәл, игътибарлы, җитез эшләүгә карап чыгарылды".

Менә алар, җиңүчеләребез:

1 урын - НУРГАЛИЕВ ИЛДАР, 2 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.

2 урын - ХӨРМӘТУЛЛИНА АЙЗИЛӘ, 3 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.

3 урын - ӘХМӘДУЛЛИНА АНИЯ, 1 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.

Сәхнә түренә күтәрелгән студентларыбызны Казан аграр университетының инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хамидуллин котлады.

Җиңүче студентларыбызның җитәкчесе Гөлназ Ходайбирде кызына исә, уңышлар телибез. Үз һөнәренең остасы булган студентларыбызның һөнәри үсешендә, Сезнең куйган хезмәт - ныклы нигез һәм киләчәккә зур юллар!



К списку новостей