Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 342 студента |
У нас учат: | 33 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туган телем-Татар теле!
12.04.2024
Бүген уку йортыбызда урта һөнәри белем бирү уку йортлары өчен республикакүләм татар теле фәненнән олимпиада уза. Чараның максаты - студентларда туган телебезгэ мәхәббәт, кызыксыну уяту, бу өлкәдә иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне билгеләү.
Техникумыбыз директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова:"Актаныш,чын мәгънәсендә, татар районы. Без туган телебездә сөйләшәбез, телебезне хөрмәт итәбез. Бүгенге чара ТР мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылды. Белем дәрәҗәсе - мөһим күрсәткеч. Мондый төр чаралар студентларның белемнәрен ачыкларга ярдәм итә. Студентларның төрле уку йортларыннан булуы да җиңүгә омтылышны үстерә. Уңышлар телибез сезгә, кызлар-егетлэр!"
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да катнашучыларга матур телэклэрен җиткерде.
Уку йортыбыз бүген гә 10га якын уку йортыннан студентларны кабул итте. Дустанә аралашу, җыр-бию белән башланып киткән очрашу, эшлекле рухта дәвам итә.
Матур нәтиҗәләр көтәбез катнашучылардан!
-
Встреча активистов профсоюза
01.04.2024
29 марта в Дворце труда Республики Татарстан состоялась встреча активистов профсоюза по работе с молодежью. Перед началом работы участников встречи поприветствовала председатель рескома образования Проценко Ирина Владимировна Она поблагодарила профсоюзный молодежный актив образования за деятельное участие во всех важных мероприятиях, проводимых по инициативе татарстанских профсоюзов. На встрече обсудили новые проекты, участвовали в тренинге и обсудили перечнем предстоящих мероприятий среди молодежи.
-
Үз һөнәренең остасы
28.03.2024
Бүген Актаныш технология техникумында укучы студентлар арасында "Үз һөнәренең остасы" бәйгесе булып узды. Әлеге конкурс студентларыбызга үзләре сайлаган һәнәрләре буенча белемнәреп сынап карарга булышты. Студентларыбыз "Поварлык эше", "Сварка", "Ветеринария", "Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонлау", "Электрик" һөнәрләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Конкурста 1,2,3 курс студнтлары катнашты. Конкурста дөрес, гадел нәтиҗә ясау максатыннан хәр белгечлек буенча да экспертлар чакырылды.Конкурснын нәтиҗәсе буларак студентларга урыннар чыгарылачак һәм җиңүчеләр диплом белән бүләкләнәчәкләр.
-
Отчетное собрание о работе профсоюзного комитета
28.03.2024
Сегодня прошел отчетное собрание о работе профсоюзного комитета за 2023 год. Председатель первичной профсоюзной организации Лилия Валиева ознакомила о проделанной работе, участие в конкурсах, льготной аттестации педагогических работников, о работе системе АИС, социальной партнерстве, о получение сотрудниками льготной оплачиваемых дней. О оздаровление в санаториии "За пол цену", и получение на основание заявление сотрудника от территориального и первичного профсоюза материальную помощь за операцию и расходом денежных средств за отчетный период. На собрании участвовал и выступил руководитель территориальной организации Общероссийской организации образования Карамов Айрат Сунагатович. Он оценил положительную работу профкома техникума и ознакомил изменениями в законодательстве и внесением их КД. В конце самых активных членов профсоюза вручил почетные грамоты и благодарственеые письма от Рескома, а председатель профкома вручила денежные вознаграждения.
-
9 КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ КӨЧ СЫНАША: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА ЯНӘДӘН "ҺӨНӘРИ ДЕБЮТ"
13.03.2024
Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - "Һөнари дебют" старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша.
Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!"
Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде.
"Һөнәри дебют"бәйгесе, заманча җихазландырылган эш мәйданчыкларында үтә. Егет-кызларга үзләрен һөнәр осталары итеп тою мөмкинлеге бирелде: пешекчеләр, төзүчеләр, икъдисадчы, эретеп-ябыштыручы һәм шоферлар алар бүген!
Бәйгенең нигезләмәсе буенча, укучылар алдан әзерләп килеп проект эшләре яклады, шулай ук практик биремнәрне үтәде. Шунысы сөендерә, егет -кызлар арасында чын-чынлап һөнәргә гашыйклар күп. Киләчәктә алар районыбызның лаеклы киләчәге булыр дигән матур ышанычта калабыз.
Бәйгедә катнашучыларга исә уңышлар телибез, күркәм нәтиҗәләр көтеп калабыз
-
"ТӘҮЛЕККӘ 350 000 ТОННА СӨТ ҖИТЕШТЕРЕЛӘ, ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИРЕДӘ": ТЕХНИКУМЛЫЛАР - АКТАНЫШ СӨТ КОМБИНАТЫНДА
22.02.2024
Бу көннәрдә Актаныш технология техникумының чыгарылыш курс егет-кызларына Киров авылында урнашкан сөт комбинатының җитештерү эшчәнлеге белән танышу оештырылды. Инвестиция кертелгән заманча, югары технологияләр белән җиһазландырылган комбинатта атланмай, эремчек, коры сөт, 40 процентлы каймак, коры эремчек сывороткасы, сыр җитештерелә.
"Белоруссия, Грузия һәм Россиядә заводларыбыз бар. Җитештерелгән продукцияне төрле регионнарга житкерәбез..."Экскурсия барышында студентлар продукция җитештерү процессы белән якыннан танышты. Эшкә урнашу шартлары, яшь белгечләр өчен мөмкинлекләр, кадрларга ихтыяҗ турында мәгълүмат алды егет-кызлар. Сораулар да күп, билгеле. Студентларны хезмәт хакы, яшәү шартлары кызыксындыра.
Булачак һөнәр ияләренең фикерләрен тыңлыйбыз:"Экскурсия бик ошады, күбрәк булсын иде мондый очрашулар-сәяхәтләр. Районыбызның башка оешмалары белән дә танышсак иде. Әлеге экскурсияне оештырган директорыбыз Ландыш Җәүдәт кызына,әлбәттә, зур рәхмәт!".
Актаныш сөт җитештерү заводына экскурсияләр дәвам итә, иртәгә 3 курс механик егетләребез биредәге эшчәнлек белән танышачак.
-
Транспортный грант 2024
22.02.2024
22 февраля 2024 года стали известны имена студентов, которые выиграли Транстпортный грант 2024
Рахимов Рустам Глебович
Бакирова Айзиря Айдаровна
Бахтиев Айдар Рузилович
Салихов Ильнур Ирекович
-
Наша победа
22.02.2024
21 февраля на базе ГАПОУ "Чистопольский сельскохозяйственный техникум имени Г.И.Усманова состоялся 5 Всеросийский конкурс студенческих проектов "Профессионалитет : формула профессионального успеха" для обучающихся профессиональных образовательных организаций.
В данном конкурсе принимали участие преподаватели нашего техникума Нуруллина А.Н. Гилаев А.М.и студент 1 курса Юсупов Салават. После заочного тура участники были приглашены на очный этап конкурса. Студент Юсупов Салават занял 3 место, подготовил преподаватель английского языка Нуруллина Алия Назиловна.
-
ИЛГӘ БУЛГАН ЧИКСЕЗ МӘХӘББӘТ ДӘЛИЛЕ - БАТЫРЛАРЫБЫЗ ҮРНӘГЕНДӘ
20.02.2024
Хәрби-патриотик айлык кысаларында уку йортыбызда күп төрле чаралар уздырыла. Бүген исә техникумлыларны "Ягез әле,егетләр!" ярышы үзенә дәште. Инде икенче ел рәттән әлеге чара узебезнең уку йортыбызны тәмамлаган Надриев Равил Марсель улының якты истәлегенә багышлана. Батыр егет тәрбияләп үстергән Марсель абый Надриевның чарабызда катнашуы - зур горурлык. Рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез аңа!
Чарабызда хөрмәтле кунаклар - Әфган сугышының ачысын үз җилкәләрендә татыган, илебез тынычлыгы өчен яшьлек көннәр-төннәрен аяусыз хәрби хәрәкәтләрдә намус белән үтәгән батырларыбыз! Галимов Марат Назыйф улы, Хамматуллин Фикус Габдел улы, Хазиев Газинур Минсалих улы - тантаналы линейкада катнашучы батырлык урнәкләре.
Газинур Минсалих улы студентларыбызга тормыш китабының иң мөһим битләреннән хатирәләрен барлый... Озын, мактауга лаек юл үтелгән. Әфган сугышы ветераннарының үзләре генә белгән батырлык юлы.
Актаныш технология техникумында озак еллар хезмәт куйган, егетләребезне хәрби хезмәткә өйрәтүче, иминлек нигезләре фәнен укытучы Илшат Гәскәр улы Измайловның якты истәлеге - уку йортыбызда мәңгелек. Хөрмәткә лаек остазыбыз үзе дә Әфган сугышы ветераны. Бүген студент егетләребез батыр остазыбызга зиярат кылдылар.
Уку йортыбыз директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова: "Актаныш технология техникумында, әйтергә кирәк, 70% егетләр һөнәр үзләштерә. Һөнәр остасы булу белән беррәттән, егетләребез - булачак ил сакчыларыбыз. Илебездә барган вакыйгалар - һәрберебез тормышында авыр сынау. Батырлыкның күркәм, мәңгелек үрнәге - егетләребез! Үзебезнекеләр алар! Илләребез тыныч булса иде...."
Безнең киләчәк - егетләребез! Актаныш технология техникумында - бүген хәрби көрәш. "Ягез әле,егетләр!" ярышы барышында иң-иңнәр билгеләнде. Чараны оештыручы тарих фәне укытучысы Рөстәм Робсон улы Мусин: " Батырларыбыз үрнәгендә тәрбия бирергә, батырларыбызны белергә бурычлы без!!!"
-
Именные посылки для наших героев
26.01.2024
Преддверие праздника День защитника Отечества студенты группы 011 п поддержали своих одногруппников. Они собрали именные посылки для наших Героев СВО отцу Дениса и брату Айзире. Куратор группы и родители студентов поддержали их в добром деле. На днях посылки с письмами и необходимыми вещами отправят на передовую.