Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 342 студента |
У нас учат: | 33 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Эшчән егетләр!
04.04.2023
"Миргалимовлар булдыра ул! Илфат та чемпионатта алдынгылыкны бирмәде. Эшчән егетләр!", дип горурланып сөйли остазы Нурсил Фирдәвес улы Мөхәметдинов.
Рифат Миргалимов 3 курс студенты, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәрен үзләштерә. Техника "җене" кагылган диләр андыйлар турында. Әлбәтттә, мондый җиңүләр җиңел бирелми. Һәрбер хезмәтнең матур нәтиҗәсе нигезен уртак, бердәм максат һәм шул максатка омтылыш төзи.
Чемпионатта җиңү яулаган егет-кызларыбыз белән дә сөйләштек. Остазларына рәхмәтләре чиксез аларның. Һәр баланың мөмкинлекләрен күрә белеп, сәләтләрен ачуга зур хезмәт куйган мастер-укытучыларның тырышлыгына, һөнәри осталыгына хөрмәт белән карыйлар җиңүче студентлар.
Алга таба да уңышлар телик булачак һөнәр осталарына. Әле алда башка компетенцияләр буенча да ярышлар көтелә. Уңышларыбыз күп булса иде!
-
1 апреля-День математики
31.03.2023
1нче апрель югары һәм урта белем бирү йортларында математика көнен билгеләп үтәләр. Безнең дә техникумда әлеге көн уңаеннан беренче курслар арасында математика фәне укытучысы Эльвира Фавадим кызы , математик КВН үткәрде. Чарада 5 команда катнашты. Студентлар төрле биремнәр чишеп, үзләренең белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә түбәндәге урыннар: I – 022п, II – 132а, III – 022э, “белемгә омтылу” номинациясендә – 022ис, “иҗади тырышлык өчен” номинациясендә җиңүче – 022эр.
-
Иң тәмле осетин пирогы пешеруче бездә укый
27.03.2023
20 апрельдэн 24 апрель кадэр Ботенрэсэй хонэри осталык чемпионатынын регион ара этапында Актаныш технология техникумы студенты Биганаева Аделина Илдар кызы "Осетин пирогларын пешеру"компетенциясендэ катнашып бакыр медаль явлады житэкчесе хонэргэ ойрэту остазы Лилия Ринат кызы Вэлиева.
-
ГАДИЛЕК, ҖАВАПЛЫЛЫК, ТЫРЫШЛЫК - ЗУР ҖИҢҮЛӘР ЮЛДАШЫ
28.02.2023
ГАДИЛЕК, ҖАВАПЛЫЛЫК, ТЫРЫШЛЫК - ЗУР ҖИҢҮЛӘР ЮЛДАШЫ: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ СТУДЕНТЫ ИЛЬНУР САЛИХОВ - ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ СТИПЕНДИЯТЫ.
Яшь буынга яңа мөмкинлекләр ачу, ирешкән уңышларын зурлау максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, махсус стипендия гамәлгә кертелде. Әлбәттә, әлеге стипендиягә иң- иң дип табылган студентлар, аспирантлар гына дәгъва итә ала. Шушы көннәрдә 2021- 2022 уку елына йомгак ясап, җиңүчеләр билгеләнде. Республика буенча 90 студентка әлеге бәхет елмайды.
Җиңүчеләр сафында үзебезнең студент Салихов Илнурның булуы, чыннан да, зур горурлык. Тырыш, гади, эшчән егебезне чын күңелдән котлыйбыз. Гомумән, Илнур шундыйлардан, күп сөйләшергә, "балкып" йөрергә яратмый үзе, матур нәтиҗәләре бизи аны.
Әңгәмәгә чакыруыбызны белгәч тә, җитди караш белән: "Озак булмаса гына, апа. Дәрескә барасым бар", дип кисәтеп куйды ул.
Татарстан Республикасы Президентының махсус стипендиясенә лаек булган 3 курс студенты Салихов Илнур белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез...
- ИЛНУР, СИН МӘКТӘПТӘ ДӘ "5"ле БИЛГЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ УКЫГАНСЫҢ, ТЕХНИКУМДА ДА АЛДЫНГЫЛАР САФЫНДА. СЕРЕ НИДӘ?
- Әйе, мин Богады мәктәбен кызыл аттестат белән тәмамлап, техникумга укырга килдем. Кечкенәдән укырга, ниндидер яңа әйберләр белергә тели идем. Бу уку йортында укыячагымны 6 класста ук белә идем. Теләп, максатчан килдем. Абыем да монда укыды. Яхшы укуның сере нидә дип, аерым сере юктыр инде аның, тырышырга, нинди максатка ирешергә теләвеңне ачык белергә...
- ТЕХНИКА БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУЫҢ КӨЧЛЕ, ШУЛАЙ БИТ?
- Егет кеше кызыксынырга тиеш инде техника белән. Бәләкәйдән әти, абыем янында гел кайнашып, күреп, өйрәнеп беттем. Тизрәк права аласы, машина йөртәсе килә иде. Тырышсаң була, минемчә, 2 курста машина йөртү таныклыгы алып, машинага утырдым. Әти-әниемнең терәге, ярдәме зур булды, рәхмәт аларга.
- ИЛЬНУР, ТЕХНИКУМДА УКУ ОШЫЙМЫ?
- Ошый. Егет кеше өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Мин үзем авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәрен сайладым. Белем алу, тәҗрибә туплау өчен заманча мәйданчыклар бар. Рәхәт, эшләп карыйбыз, өйрәнәбез. Мастерыбыз Нурсил Фирдәвис улы Мөхәметдинов техниканың бөтен нечкәлекләрен белә!
- ГОМУМӘН, КИЛӘЧӘКТӘ СИН ҮЗЕҢНЕ КЕМ БУЛАРАК КҮРӘСЕҢ?
- Ммм, авыр сорау. Һөнәр үзләштереп, армия сафларында булып, югары белем алып, яраткан эшемдә эшләргә иде дисәм, ярыймы? Бу, минемчә, иң актуаль җавап. Күз күрер, диләрме әле?
... Звонок була бугай, Зилә апа, дәрескә китсәм буламы?- ӘЛБӘТТӘ, ИЛНУР. РӘХМӘТ ӘҢГӘМӘ ӨЧЕН, УҢЫШЛАР АЛГА ТАБА ДА!!!
Шушы урында җитди, гади егет белән әңгәмәбез төгәлләнде. Чыннан да, зур уңышларга ирешү һәркемнең үзеннән тора. Төгәл билгеләнгән максат һәм максатка ныклы адымнар!
-
Всероссийский конкурс индивидуальных студенческих проектов «Формула профессионального успеха»
27.02.2023
21 февраля на базе ГАПОУ "Чистопольский сельскохозяйственный техникум им. Г.И. Усманова прошел Всероссийский конкурс индивидуальных студенческих проектов «Формула профессионального успеха». На конкурсе участвовали, студент первого курса Гараева Л.Н. и студент второго курса Биганаева А.И. по итогам конкурса студенты стали победителями в номинации. Преподаватели Нуруллина А.Н. и Валиева Л.Р. получили сертификаты выступления. Проектная деятельность позволяет студентам приобретать и развивать практические знания и умения, необходимые в будущей профессиональной деятельности, а также опыт самоорганизации.
Мы еще раз поздравляем студентов и преподавателей и желаем новых достижений, совершенствования своих знаний и дальнейших побед! -
БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕ - МӨҺИМ КҮРСӘТКЕЧ": АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ОЛИМПИАДА
27.02.2023
үген уку йортыбызда урта һөнәри белем бирү уку йортлары өчен республикакүләм биология фәненнән олимпиада узды. Чараның максаты - студентларда биология фәненә карата кызыксыну уяту, бу өлкәдә иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне билгеләү.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамис Зинарис улы Нуруллин: "Бүгенге чара ТР мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылды. Белем дәрәҗәсе - мөһим күрсәткеч. Мондый төр чаралар студентларның белемнәрен ачыкларга ярдәм итә. Студентларның төрле уку йортларыннан булуы да җиңүгә омтылышны үстерә", дигән фикерләрен җиткерде.
Уку йортыбыз бүген 10гә якын уку йортыннан студентларны кабул итте. Дустанә аралашу, җыр-бию белән башланып киткән очрашу, эшлекле рухта дәвам итте. Егет-кызлар, олимпиада барышында, тере организм төзелеше һәм үзенчәлекләре темаларын үз эченә алган теоретик һәм практик биремнәрне башкарды.
Лаеклы 1 урында Түбән Кама педагогия көллиятеннән Пантина Надежда Сергеевна .
Үзебезнең уку йортыбыз данын бәйгедә програмист һөнәрен үзләштерүче 1 курс студенты Салахова Язилә яклады һәм мактаулы 2 урынны яулады. Афәрин, Язилә.
-
Примерный студент!
21.02.2023
Нашему студенту Салихову Ильнуру вручили специальную государственную стипендию Республики Татарстан.Также он принял участие в конкурсе «Экономические проекты» в г. Мамадыш.Получил диплом 1 степени.Желаем Ильнуру успехов в дальнейшем.
-
Яшь гвардия
20.02.2023
Бүген актаныш технология техникумы базасында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь гвардия» яшьләр иҗтимагый хәрәкәте утырышы булыдп узды. «Яшь гвардия» яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенә яңа җитәкче - Моһтазиров Денис Илнур улы билгеләнде. Хәрәкәт җитәкчесе белән районыбызның актив яшьләрен район башлыгының урынбасары Илшат Габулхаев таныштырды.
-
Тагын Бер жину!
17.02.2023
Тагын Бер жину! Буген Минзэлэ педагогик коллиятендэ узган М.Жэлил конференциясендэ Исламова Л.Ф катнашты,hэм ул 2 нче турга да утеп мастер класс курсэтеп, 3 нче урынга ия булган!! Котлыйбыз! Алда да жинулэрегез куп булсын!
-
Студентларның җиңүләре
16.02.2023
Кукмарада уткэн Республика конкурсы "Проф-Квест" студентлар конкурсында техникумыбыз "Агыйдел -Лачыннары" командасы 3 нче урын алган!!! Котлыйбыз! Эзерлэучелэре Нурсил Фирдависович!